Җәйнеӊ онытылмас вакыйгасы

Август башында безгә Уфадан “Акбузат” журналыныӊ баш мөхәррире Лариса Абдуллина шалтыратты. Кызым “Борынгы дөя” рәсем конкурсы лауреаты булган икән. Шуӊа күрә безне Башкортостан Республикасы Бөрьян районыныӊ “Шулган Таш мәгарәсе” тарихи-мәдәни музей-тыюлыгына ике көнлек экскурсиягә чакырдылар.

Берничә көннән республика башкаласына киттек. Лариса Хашимовна безне шәхсән үзе каршы алып Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитетына алып барды. Моннан конкурсныӊ калган лауреатлары белән Бөрьян районына кузгалдык. Башкортостан табигатенә, биек ташлы тауларына, көнбагыш, бөртекле культуралар чәчелгән иксез-чиксез кырларына сокланып бардык. Юлда җирле борынгы эпостан “күчкән“ персонаж — Урал батырныӊ мифологик аты Акбузат сыны янында тукталдык. Балаларныӊ тарихи эпос белән яхшы таныш булуы бик гаҗәпләндерде. Акбузат безгә болытларга, әкияткә алып китәргә әзер булган чын ат кебек тоелды.

Музей хезмәткәрләре безне шат йөз белән каршы алып, кунакханә бүлмәләренә урнаштырдылар, балалар өчен төшке аш оештырылды. “Шулган Таш мәгарәсе” музей-тыюлыгы директоры Фәүзил Мәликов hәм “Борынгы дөя” конкурсын оештыручылар катнашында конференция үткәрелде. Безне әлеге музейныӊ үсеш тарихы белән таныштырдылар. Балаларга Урал батыр турындагы эпос белән мультфильм аша танышу кызыклы булды, мәгарә аныӊ абыйсы хөрмәтенә аталган. Барлык катнашучылар да лауреат дипломнары hәм дүрт телдә балалар шигырьләр җыентыгы, “Акбузат” журналыныӊ яӊа саны белән бүләкләнделәр. Конкурста Төркиядән, Гарәп Әмирлекләреннән дә балалар катнашты, ә иӊ кечкенә катнашучыга нибары 3 яшь иде. Диләрәгә, Пермь краеннан бердәнбер катнашучы буларак, сәнгать мәктәбе конкурс өчен балчыктан махсусясалган канатлы ат бүләк итте.

Музей-заповедник

Аннары кунакларга музей күрсәтелде, ул үз ишекләрен 9 июльдә ачкан. Җирдәге тормыш, кешегә охшаган беренче примат барлыкка килүдән башлап, мәгарә диварларындагы беренче кешеләр рәсемнәренеӊ күчермәләре, анда табылган борынгы хайваннарныӊ баш сөякләре, мәгарәне беренче ачучылар әйберләре — барысы да заманча технологияләр ярдәмендә урнаштырылган. Экскурсияне үткәрүче hәр экспонат турында сөйләгәнче, тиктормас балалар үз буйларын кеше сыман примат белән чагыштыра, махсус экраннарда бармак белән рәсем ясый, махсус җайланмалар аша галимнәрне тыӊлый, видеороликлар карый алдылар. Киләчәк буын өчен видеомөрәҗәгать тә калдырырга мөмкин иде. Биредә планетада тормышныӊ, кешеләрнеӊ барлыкка килүен аӊлаешлы hәм кызыклы формада чагылдыру өчен күпме хезмәт салынганын сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый. Музейда булганнан соӊ мәгарәгә экскурсия оештырылды.

Бер көн эчендә бик күп тәэсирләр алдык. Йөз тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күрү яхшырак диюләре дөрес шул.

Икенче көнне барысы да зур кичерешләр белән өйләренә кузгалды. Кайтыр алдыннан Лариса Хашим кызы безгә Салават Юлаев исемендәге мәйданны, Уфаныӊ төп истәлекле урыны — Салават Юлаевныӊ Агыйдел ярындагы атлы сынын күрсәтте, безнеӊ районны белгән кызыклы кешеләр белән таныштырды. Без конкурсны, сәфәрне оештыручыларга бик рәхмәтле. Шулай ук балаларныӊ рәсемнәрен конкурска җибәргән Карман мәктәбе укытучысы Римма Мәхмүт кызы Дускаевага рәхмәтебезне белдерәбез.

Анфиса Мәсәгутова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *