Атылган йөрәкләр

Илебез тарихында кара көннәр шактый булган. Шундый вакыйгаларның берсе 1930 елларда масса-күләм репрессия белән бәйле чор. Безнең районны да читләтеп үтмәгән ул. Район архивының бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән материаллары шуны сөйли: 1930 елларда яшәп килгән стройга каршы дип тапкан хәллерәк, укымышлырак кешеләрне гаиләләре белән чит җирләргә сөргәннәр, төрмәләргә япканнар. 1936 елдан репрессиянең тагын да катырак формасы алга чыккан, “халык дошманы” дигән тамга белән кулга алу һәм… юк итү. Аның да иң каты чоры 1937 елга туры килә. Безнең якыннарыбыз янә шушы үлем тегермәненә эләккәннәр.

Туганнарыбыздан берничә гаилә 1933 елда Чиләбе өлкәсенең Карабаш поселогына озатылган. Ә картәтиебез Балтаев Касим Фазыл улы районның тагын 27 кешесе белән 1937 елның 6 августында кулга алынган һәм 46 көннән соң 21 сентябрьдә атып үтерелгән.

Вакыт узды. Архивлар ачылды. 1991 елда РСФСР Югары Советы карары нигезендә 30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак игълан ителде.

2002 елда мин Пермь өлкәсенең дәүләт иҗтимагый сәяси архивында булып, картәтинең “дело”сы белән таныштым. Ул “Дело по обвинению Балтаева Касима Фазыловича и других. Всего 28 человек. Количество томов 3” дип атала. Ә аның эчендәге документлар: кулга алуга ордер, тентү беркетмәсе, анкета, шаһитләрнең күрсәтмәләре, кара-каршы очраштыру (очная ставка) һ.б. беркемне дә битараф калдыра торган түгел. Ә акттан күчермә 4 юлга сыйган: 1937 елның 21 сентябрендә, 24 сәгатьтә атылды. (!) Һәм бу акт аның белән бергә булган 26 кешегә төзелгән (составлен). 2 кеше 10ар елга хөкем ителгән. Барда районыннан нәкъ менә шушы чорда репрессиягә эләккәннәрнең күпләренә чыгарылган карар бу. Хаклык һәрвакыт җиңә ул! 1958 елда безнең картәтиләребез реабилитацияләнә.

Шуңа да моннан 20 ел элек әтиләребез, картәтиләребез һәм якыннарыбызны искә алу кичәсе оештырылды. Репрессиягә эләккәннәрнең балалары, оныклары, туганнары аларны ничек алып китүләре, әтисез калган гаиләләргә нинди авырлыклар күрергә туры килүе турында ачынып сөйләделәр. Шунда без мондый очрашуларны 5 елга бер оештырырга дип сөйләшеп куйдык.

Очрашулар 2 тапкыр Әрҗән мәктәбендә, аннан соң Икенче Әрҗән мәдәният йортында оештырылды. Аларда катнашучылар саны арта барды, чаралар репрессиягә эләккәннәргә багышланды. Һәрвакыт алар рухына Коръән укылды, корбанлыклар чалынды. Шәһит киткәннәрнең барысының да рухлары шат булсын иде.

Соңгы очрашуда “Екатеринбург янындагы Мемориалга барырга кирәк иде”, дигән фикер яңгырады. Һәм менә районыбыздан бер төркем кеше агымдагы елның 21 сентябрендә сәяси репрессия корбаннарына багышланган Мемориалга юл тоттык. Юл озын иде. Безне алтынга манылган искиткеч матур көзге урман озата барды.

Бу гайре табигый күренеш иде. Без картәтиләрнең атылган урынына барабыз, ә көн шундый ямьле! Кояш гадәттән тыш җылы нурларын сибә! Бу ничектер башка сыймый торган каршылык иде. Ничек инде шундый матурлыктан мәхрүм булырга кирәк? Моннан 85 ел элек тә шулай булдымы икән?

Менә килеп тә җиттек. Мемориал юл читенә генә урнашкан икән. Ул 1996 елның 26 октябрендә Сәяси репрессия корбаннары ассоциациясе ярдәмендә ачылган. 2020 елга кадәр урнаштырылган гранит плитәләргә 1939 – 1950 елларда бер гаепсезгә атып үтерелгән 18475 кешенең исем-фамилиясе теркәлгән. Төрле милләт кешеләре, төрле дин әһелләре…

Автобустан төшеп, һәрберебез картәтиләребез янына ашыкты. Безгә Балтаев Касимнең Пермьнән 2 оныгы да килеп кушылды. Менә без картәтинең исем-фамилиясе язылган плитә янына килеп туктадык. Без – 7 кеше. Күзләргә яшь тулды, Ләбибә апа тәкрарлап картәтигә эндәште. Эчтән дога укыйбыз. Сүзләр артык. Чәчәкләр салабыз. Шулай бик озак торабыз. Калганнар да шундый ук халәттә булгандыр. Менә Каенавылдан Мәхмүт абый Әмиров та картәтисе Әмиров Әбүбәкер Хуҗа улын тапкан. Шунда ук Каенавылның тагын бер кешесе Әмиров Кавый Зыкрыя улының исеме дә теркәлгән.

Икенче Әрҗәннән Мәсхүт абый Балтаев гранит плитәләр арасында шактый озак йөрде. Соңыннан ул 2 картәтисен эзләп табуын әйтте. “Минем картәтием Балтаев Хәсән Хаясетдин улы 26 кеше белән бергә атылган. Абыйсы Закир белән бергә. Ике бертуган. Әнинең әтисе Мансуров Мөхәммәтсафа Гаялтдин улы да шушында 1937 елда атылган. Тик көнен белмим”, — дип сөйләде соңыннан.

Корбан булучылар төрле диндәге кешеләр булганга күрә, Мемориалны төзүчеләр христиан, яһүди, католик һәм мөселманнарга багышлап стела булдырганнар. Без шул стела янында корбан булучыларга Коръән аятьләре укыдык, дога кылдык. Күңелгә ничектер җиңеллек килгән кебек булды. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын!

Инде территорияне иркенләбрәк карарга да була. Мемориал — комплекста бердәнбер бина. Стенасына язылган: “Вам, испившим до дна чашу безвинного осуҗдения,” — дигән сүзләрне укыгач, тәннәр чемердәп китте. Бу юлларда әти-әниләрнең мәңгелек кайгысы, ятим үскәннәрнең ачы күз яшьләре, тол хатыннарның гел саркып торган күңел ярасы чагылган… Репрессиягә эләгүчеләрнең ничек үлүләре, аларның кайда күмелгән булуы турында без озак еллар белмәдек. Шунда тынлыкны бозып, төркемебездән кемдер: “Аларны ничек аттылар икән? Әллә башта үзләренә кабер казыттылар микән?” — дип әйтеп ташлады. Бу сүзләр безне тагын 85 ел элек булган фаҗигагә кире кайтарды. Һич кенә дә үлем турында уйлыйсы килми! Аларның да яшисе килгәндер бит?! Биредә булганнарның күбесе картәтиләребездән күпкә олырак яшьтә…

Без, картәтиләребез белән саубуллашып, тагын килергә вәгъдә биреп, юлга кузгалабыз. Сөйләшеп кайтабыз. Менә Каенавылдан Зәйнәбә Аптукова апасы Әкълимә белән минем янәшәмдә. Картәтиләре Зәетов Мөбәрәкшаның да гомере шунда өзелгән. “Безнең Тәкмилә апа, җизни белән Сургуттан кайтканда, Мемориалга кергәннәр. Әти исән иде әле. Кайткач, аңа сөйләделәр. Әти елады шул чакта”, — диде ул.

Тәлгать абый Балтаев картәтисе Балтаев Закир Хаясетдин турында сөйләде. “Миндә архивтан алынган тентү турында беркетмә саклана. Анда дини китаплар, гарәп телендә язылган хатлар, Уфа Диния нәзарәте белән переписка алынды дип язылган. Картәтине алып чыгып киткәч, бөтен нәрсәне конфискацияләгәннәр. Хәтта соңгы мендәрләренә кадәр алып чыгып киткәннәр. Картәниләр үз көчләре белән гомер иткәннәр. Аллага шөкер, югалмаганнар”.

Кайтып җитәрәк, Байавылдан Шамил абый Юлаев: ”Ничә еллар буе барырга дип уйлап йөргән идем. Сөенеп кайттым. Рәхмәт оештыручыларга. Картәтием Юлаев Мөхлисне таптым. Аның энесе Мирзый да 1937 елның 28 октябрендә кулга алынган, 12 көннән соң атылган. Аны тапмадым. Әле эзлисе бар”, — диде.

Шулай. Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, ди халык. Үткәннәрдән сабак алып, алга таба яшәргә кирәк. Намус белән. Тик мондый фаҗигаләр бүтән кабатланмасын. Дөньялар тыныч, имин торсын! Бу безнең барыбызның да күңелендә булган иң изге теләгебез!

Кадрия Уразова.

Каенавыл авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *