hәрвакыт ярдәмгә килә иде

Искиткеч врач, гаҗәеп кеше, Социалистик Хезмәт Герое, ике тапкыр Ленин ордены кавалеры, РСФСРныӊ атказанган табибы, Бөек Ватан сугышы ветераны Антонина Павловна Курочкина турында материаллар бастыруны дәвам итеп, сезнеӊ игътибарыгызга Фирдәвес Булат кызы Иманаева hәм Рәифә Миргалим кызы Юсупова истәлекләренә нигезләнгән язма тәкъдим итәбез.

Фирдәвес Булат кызы Башкортостан Республикасыныӊ Хәйбулла районы Акъяр авылында туа. Башкорт медицина институтын тәмамлаганнан соӊ Осада ординатурада белем алып, 1977 елда юллама буенча Бардага җибәрелә. Ул вакытта район үзәк больницасында ике балалар врачы: Рәмзия Разаковна hәм Тәлгать Мингали улы хезмәт итә. Юнәлеш буенча өч ел эшләргә кирәк була, әмма Ф.Б. Иманаева монда гомерлеккә кала.

Ф. Иманаева вторая справа. 1980 год.

— Антонина Павловна белән озак эшләргә туры килмәде. Ләкин аны кешелекле, hәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер зат буларак истә калдырдым. Ул мине бик җылы каршы алды hәм шунда ук балалар бүлегенә билгеләде. Бу районнан булмаганга күрә, миӊа тулай торакта бүлмә бирделәр, ул элеккеге бала тудыру йортында урнашкан иде. Кияүгә чыккач, безгә фатир бирделәр, — ди 1 категорияле врач, РФ Хезмәт ветераны.

Фирдәвес апа сүзләренчә, элек балалар үлеме зур булган. Соӊгы ике елда 12 айга кадәрге 1000 баладан 6сы hәм 4е үлсә, элек бу күрсәткеч 30-40 үлем тәшкил иткән. Сабыйлар үлеменә пневмония, ОРЗ, тумыштан килгән патология, шулай ук йогышлы, эчәк инфекцияләре кебек авырулар китергән. Бу елларда ата-аналар да больницага ярдәм сорап соӊ мөрәҗәгать иткән, шуӊа күрә балалар бик начар хәлдә булган. Мондый очракларда врачларга hәрвакыт баш табиблары ярдәмгә килгән. “Антонина Павловна баланыӊ аркасыннан тыӊлап, сабыйныӊ пневмония яки йогышлы инфекция булу-булмавын фонендоскоп кулланмыйча гына җиӊел hәм хатасыз ачыклый иде”, — дип искә ала әӊгәмәдәшем.

Фирдәвес Булат кызы 2015 елдан лаеклы ялга чыга. Аныӊ сүзләренчә, “балалар” врачы хезмәте катлаулы hәм кечкенә пациентларны яратмыйча педиатр булып эшләү мөмкин түгел. Бу hөнәрне үзенчәлекле, мәрхәмәтле hәм ачык күӊелле кешеләр генә сайлый. Авырыйлармы, кәефсезләнәләрме, әллә шаяралармы — сабыйларны яратмаска мөмкин түгел. Аныӊ элекке пациентлары да күптән инде өлкәннәр, үзләре ата-аналар, әлегә кадәр врачны таныйлар, тормышы белән кызыксыналар.

— 1982 елда районга яшь кадрлар: Наилә Мирзәхмәт кызы, Әминә Вәгыйз кызы, Фәния Агат кызы килүен хәтерлим. Ул чакта эшебез тәртипкә салына башлады, балаларны участоклар буенча бүлә алдык. Кызым Нурия эшемне дәвам итте, ул да медик, ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер булып хезмәт итә,- дип билгеләп үтте ахырда Фирдәвес Булат кызы.

РФ Хезмәт ветераны Рәифә Миргалим кызы Юсупованы Яӊавылда яшәүчеләрнеӊ күбесе беләдер, дип уйлыйм. 1953 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый, соӊрак медпунктка санитарка булып урнаша hәм 8 ай үз вазыйфаларын тиешенчә үти. “Районда трахома авыруын бетерү мәсьәләсе күтәрелгәч, әнием Нурисә Бәйрәм кызына мине шул авыру буенча шәфкать туташы курсларына җибәрергә киӊәш итәләр. 1955 елда өч ай белем алып районга кайттым hәм март аенда Яӊавыл ФАПында эшли башладым. Беренче ике ел фатирда яшәдем, аннары кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем Рәхмәтулла Хөрмәт улы белән 46 ел гомер кичердек, ул механизатор булды”,- дип башлады сүзен Рәифә апа.

Р.М. Юсупова.

Ул баштарак алты, аннары дүрт авыл: Яӊавыл, Сарымьяда, Никольск, Шлик Түздә яшәүчеләр өчен җавап бирә. Әӊгәмәдәшем сүзләренчә, 1955 елга яӊавыллыларныӊ яртысы трахома белән зарарлана. Барысы да – олысы да, кечесе дә авырый, әмма өлкән яшьтәге кешеләрнеӊ өзлегүе күзәтелә – күз кабагыныӊ эчке өлеше керфекчек белән каплана, аны, hичшиксез, бетерергә кирәк була. Шәфкать туташына йортлар буенча йөрергә туры килә, процедуралардан курыккан кешеләр дә була, әлбәттә, алар өйләренә кертми, ишекләрен бикләп куйганнар. “Тырышлыгыбыз юкка чыкмады, 1970 елга районда трахома авыруы тулысынча бетерелде, шул рәвешле әлеге чир буенча шәфкать туташларына да ихтыяҗ бетте. Соӊгы 25 ел эчендә процедура шәфкать туташы булып эшләдем. 40 еллык хезмәт стажым дәверендә Яӊавыл ФАПында 11 фельдшер алмашынды, — дип билгеләп үтте Рәифә Юсупова hәм кызыклы факт белән уртаклашты. — Антонина Павловнаны врач буларак кына белмим, 1959 елда аныӊ белән бергә бала тудыру йортында яттык, ул чакта икебезнеӊ дә улларыбыз туды. Ул бик кешелекле, игелекле, hәрвакыт ярдәм итәргә әзер зат буларак истә калды. Ә эштә беркайчан да кешеләрне бүлмәде, аӊа нинди проблема белән килсәӊ дә, hәрвакыт хәл итәргә тырышты”.

Бөек шәхес Антонина Павловна Курочкина белән менә шундый кешеләр янәшә эшләгән. Шул ук сукмаклардан йөргән, аныӊ тәҗрибәсен үзләштергән. Ә бүген без аларныӊ хатирәләрен бөртекләп җыеп, аныӊ нинди кеше булуын күз алдына китерә алабыз…

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *