Һәр көн руль артында…

Октябрьнеӊ соӊгы якшәмбесендә автомобиль hәм шәhәр пассажир транспорты хезмәткәрләре коллегаларыннан hәм, әлбәттә, пассажирлардан котлаулар кабул итәчәк. Бүген Бардада hәм гомумән муниципалитет буенча такси хезмәте актив кулланыла. Халык арасында үзен иӊ яхшы яктан күрсәтүчеләрнеӊ берсе — ул “Драйв” таксие. Округта бу хезмәтнеӊ номерын белмәгән кеше юктыр, мөгаен.

“Драйв”ка Г.Ш. Әширова нигез сала hәм бүгенге көнгә кадәр үзенеӊ хезмәт “җимешен” җитәкли. “Бәлки, кемнедер бу гаҗәпләндерер, мин hөнәрем буенча башлангыч класслар укытучысы. Якутиядә яшәгәндә балалар бакчасында тәрбияче вазыйфасында эшләдем, ә 1993 елда кече ватаныма кайткач, 2 санлы Барда урта мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы булып урнаштым. Мәктәптән машина йөртүчеләр сафына, такси хезмәтенә күчәрмен, өстәвенә, бернәрсәдән дә курыкмыйча, үз эшемне ачармын, дип уйламаган да идем”, — дип башлады сүзен Гөлзимә Шәйхиҗан кызы.

Әӊгәмәдәшем сүзләренчә, 2005 елда тиешле еллар эшләгән өчен ул лаеклы ялга чыга. Тик пенсия дә, укытучыныӊ хезмәт хакы да аны канәгатьләндерми. Кесәсендә машина йөртү таныклыгы, ә ишегалдында Kia Rio автомобиле була. hәм 46 яшендә Гөлзимә апа тормышын тулысынча үзгәртергә карар итә. Ике ел берүзе таксида эшли, Барда hәм район буенча гына түгел, бөтен крайны гизә, аннан читкә дә еш кына чыгып китәргә туры килә. Берничә тапкыр Екатеринбург, Чайковский, Ижевск, Сургут, Ноябрьск hәм Казанга кадәр бара.

— 2010 елда үз бизнесымны ачтым hәм шәхси эшмәкәр булдым. Ул вакытта “Молодежное”, “Престиж” hәм “Комфорт” кебек таксилар бар иде. Улларым “Драйв” исемен уйлап таптылар, бу даими хәрәкәт, тәгәрмәчләрдә тормыш дигән сүз. Беренче водительләрне үз “канатым” астына шул елныӊ августында алдым. Алар икәү иде — Альфред Тляшев hәм Данис Азмагулов. Башта заказлар аз булды, соӊыннан әкренләп клиентлар күбәя башлагач, паркны киӊәйтергә дә ихтыяҗ туды. Хәзерге вакытта 12 сәгатьлек смена дәвамында бер машинага 30дан артык заказ туры килә. Бездә барлыгы 50гә якын машина йөртүче эшли, шуларныӊ бишесе — хатын-кыз. Коллективта “Драйв” барлыкка килгәннән бирле диярлек эшләүче төп ун кеше бар. Алар яшь кадрлар өчен үрнәк hәм остаз булып тора. Алар арасыннан Арсен Шәрипов, Данис Дьяков, Айдар Әхмәров, Рафаэль Абузов, Эльмир Киндяшев hәм Венера Аксәетованы билгеләр идем, — ди әӊгәмәдәшем hәм коллективта яхшы кешеләр эшләвен, хезмәтләре өчен hәркемгә рәхмәтле булуын билгели.

Әӊгәмә барышында Гөлзимә Шәйхиҗан кызы водительләрне борчыган төп тема — “юлларныӊ торышы”на да тукталды. Эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә муниципалитетыбызны руль артында аркылыга-буйга гизеп, ул hәр чокырны, hәр тигезсезлекне белә инде. Әӊгәмәдәшем округ үзәге урамнарын да билгеләп үтте: “Асфальт түшәлгән урамнар бик күп, яктырткычлар шәп, бигрәк тә Куйбышев урамында. Хәтта таш юллар да яхшы карала. Гомумән, округ буенча юллар бик үк начар түгел”.

Бүген “Драйв” чын брендка әйләнде. Бу исемне ишеткәч, күз алдында чиста машина, тәртипле, әдәпле шоферлар hәм чакырган автомобильне минималь көтү вакыты барлыкка килә. Такси җитәкчесе hөнәри бәйрәмнәре алдыннан водительләргә алга таба да бергә эшләүләрен, тигез юллар, светофорларда hәрвакыт яшел ут януын, сәламәтлек, бәхет, озын гомер, ә клиентларга күбрәк аӊлау, түземлек hәм үз ташучысына тугры калуларын теләде.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *