Төньяк амурлары

1812 елда Александр I патша Указы буенча 1 Башкорт кантоныныӊ Гәйнә волосте Кояново авылында 20нче башкорт полкы оештырыла. Ул 1812 елгы Ватан сугышында hәм 1813-1814 елларда рус армиясенеӊ чит ил походларында катнаша. 1838 елда Үдик волостеныӊ 14 гәйнә башкорты “1812 елгы Ватан сугышы истәлегенә” Рәсәй империясе көмеш медаленә лаек була. Күрсәтелгән батырлыклары өчен башкорт сугышчыларын “төньяк амурлары” дип атыйлар.

1 октябрьдә Пермь крае Кояново авылында 1812 елгы Ватан сугышында французларны Җиӊүнеӊ 210 еллыгына багышланган “Төньяк амурлары” край фестиваль-конкурсы уздырылды.

Барда округы башкорт корылтае бу фестивальдә барлык номинацияләрдә дә диярлек актив катнашты. “Шәҗәрә” конкурс-күргәзмәсендә 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан зауряд-ясаул Адутов Баhаветдинныӊ буынын дәвам итүче М.Н. Мозафаров уӊышлы чыгыш ясады. “Үзешчән сәнгать” этабында Кодаштан Эльвира Кленкова hәм Каенавылдан Идиал Хисмәтуллин үзләрен бик яхшы күрсәттеләр. Халык иҗаты күргәзмә-конкурсында рәссам, скульптор Наил Габдушев үз эшләре, ә Әнисә Мәүликаева башкортлар турында hәм Пермь крае башкортлары язган китаплар коллекциясе белән таныштырды. “Милли ризык“ конкурсында Сария Уразбаева гәйнә башкортларыныӊ традицион эчемлекләрен тәкъдим итте. hәр катнашучы үз номинацияләре буенча диплом hәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

Барда округы башкорт корылтае рәисе М.Н. Мозафаровка “Төньяк амурлары”нда катнашуны оештырганы, Пермь крае башкорт корылтае башкарма комитетыныӊ барлык әгъзаларына әлеге фестиваль-конкурсны уздырганнары, шулай ук Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапановка транспорт белән тәэмин иткәне өчен hәм машина йөртүче И.М. Мансуровка рәхмәт белдерәбез.

Бәла-каза килгәндә башкорт сугышчылары hәрвакыт үз Ватаннарын, гаиләләрен hәм нәселләрен яклауга күтәрелгән, чөнки алар Төньяк амурлары затыннан.

Әнисә Мәүликаева,
Барда муниципаль округы башкорт корылтае рәисе урынбасары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *