Кодашта казыну эшләре
Ике атна — 28 июльдән 10 августка кадәр Кодаш авылында Удмурт дәүләт университетыныӊ Кама-Вятка археология экспедициясе (КВАЭ) отряды эшләде. Казыну эшләре федераль әhәмияттәге археологик объектта — Халыкларныӊ бөек күченү чорындагы Кодаш авылыныӊ I каберлегендә (III-V гасыр) үткәрелде. Күпьеллык археологик өйрәнү тәмамлануга якынлаша. Быел археологларныӊ эшен оештыруда яӊа алым сынап каралды. Каберлекне тикшерүнеӊ беренче атнасында галимнәр (О.А. Казанцева, А.А. Дерюгин), югары уку йортын тәмамлаган тарихчы (Т.М. Чижова (Кузина), университет студентлары (В.В. Антропова, М.А. Мерзлякова) hәм Ижевск шәhәре волонтерларыннан (А.Л. Гребенкин, В.С.







