Мөхәммәтгата Мансуровның Осадагы йорты тарихы
Осада кемнән генә бу нинди йорт дип сорама, һәркем бу сәүдәгәр Мансуров йорты дияр! Чыннан да, кайчандыр Володарский (элекке Гайнинская) урамында, мәчет каршында 527 квадрат метр мәйданлы зур ике катлы йортны, Мөхәммәтгата Әрмәнша улы Мансуров соңгы мәгълүматлар буенча 1901 елда төзегән. Бина күптән ремонтланмаган, хәзер ул авариягә якын хәлдә тора. Тышкы күренеше янкорылмалар белән бозылган, бинага керү урыны йомылган. Хәзер биредә фатирлар урнашкан. Мондый хәлнең сәбәбе — Мансуров үзе төзегән мәчеттән аермалы буларак, йорт хәтта җирле әһәмияттәге мәдәният һәйкәле дә