Аталы-уллы Алешкиннар

Әниемне« сөйләве буенча, әти сугыштан 1945 елныӊ 28 июль иртәсендә кайтып кергән. Куеда станциясеннән җәяүләп кайтканга, бик кичкә калган. Шуӊа Башап Түз авылында юл өстәге бер өйгә кереп йоклап чыккан. Моӊа йорт хуҗасыныӊ әлерәк кенә фронттан кайтуы да роль уйнагандыр инде. hәм әти иртүк торып Сөҗән авылына – гаиләсенә юл тоткан.

Еллар үткән. 1964 елда апам Рәсилә, бу вакыйгадан соӊ 19 ел үткәч, әти сугыштан кайтып килгәндә хәл алырга туктаган йортка килен булып төшкән. Инде бу вакытта йорт хуҗасы Алешкин Шәрифулла да, әтиебез Миргунов Нәҗмехан да гүр ияләре иде. Апабыз: ”Әти, сугыштан кайтканда, үзе кунып чыккан йортта әйбәт кешеләр яшәвен, үзендә 4 яшьлек кызына аларда 7 яшьлек Рәмис исемле малае барлыгын карап кайткан”, — дип шаярта иде бу вакыйга турында сөйләгәндә.

Менә шушы көннән башлап Башап Түз авылыныӊ Алешкиннар гаиләсе белән без туганлашып яшәдек.

Бөек Җиӊүгә 75 ел тулган көннәрдә апамныӊ каенатасы Алешкин Шәрифулла Нигамәй улы hәм аныӊ улы Алешкин Хәлим турында Хәрби министрлыкныӊ “Сугыш геройлары” сайтыннан мәгълүматлар эзләп таптым. Язганнарым аларга дога булып ирешсә иде.

Алешкин Шәрифулла 1896 елда Башап Түз авылында Нигамәй hәм Бәнәтләрнеӊ ишле гаиләсендә беренче бала булып туа. Бу гаиләдә тагын аныӊ 4 сеӊлесе дә була. Шәрифулла граҗданнар сугышында катнаша. Дөньялар тынычлангач, 1920 еллар башында шул ук авылдан Корбангалиева Камилә Шакир кызына өйләнә. 1936 елда Алешкин Шәрифулла, беренчеләрдән булып, 10 гаилә белән бергә үзләренеӊ атларын да алып “Йолдыз” колхозына керә. Бөек Ватан сугышына кадәр бу гаиләдә 6 бала туа: 3 ул hәм 3 кыз. Ата-ана гаиләне тәэмин итү өчен мал карау, кап сугу белән шөгыльләнә.

1941 елныӊ 22 июне. Бөек Ватан сугышы башлана. Шәрифуллага 45 яшь, 6 бала атасы. Иӊ кечкенә кызы Хәниягә нибары 12 көн. Ул шул елны сугышка алына hәм Беренче Белоруссия фронты составында озын сугышчан юл үтә. Тыныч холыклы, юаш, эшчән, тырыш, өлкән яшьтәге авыл абзые Алешкин Шәрифулла ездовой була. “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнүгә тәкъдимнамәсендә мондый юллар бар: “Полк оешканнан бирле хуҗалык взводында йөк ташый. Эшкә намуслы hәм гадел карый. Повозканы hәм ат составын үрнәк тәртиптә тота. Полкны өзлексез тәэмин итү максатларында йөк ташу буенча йөкләнгән бурычын төгәл башкара”.

Ә 1943 елда ул “Сталинградны саклаган өчен” медале белән бүләкләнә.

Алешкин Шәрифулла 1945 елда сугыштан кайта. Ә өендә 2 яшүсмер кызы Фәгыйлә hәм Хәнифә, 7 hәм 9 яшьлек уллары Рәмис белән Гарибҗан hәм 4 яшьлек Хәниясе каршы ала. Ә өлкән улы Хәлим сугыш кырында ятып калган була.

Хәния апа, очрашканда, әтисе турында бер кызык истәлек сөйләде. Фронттан кайткан әтисен ул башта озак кына кабул итмәгән. Әнисенә: ”Теге кешене туйдырма, әни, ачтан үлсен,”- дип әйтә торган булган. Әтисе дә, әнисе дә баланы ашыктырмаганнар, күнексен, дигәннәрдер. Бервакыт Шәрифулла абзый, чабата ясап утырганда, кечкенә Хәния әнисе Камиләгә: ”Бу кешене “әти” дип әйтимме?”- дигән. Әнисе ризалык биргән. Шуннан соӊ гына ул аӊа “әти” дип эндәшә башлаган.

Сугыштан соӊ Алешкин Шәрифулла колхозда эшли: ат көтә, каравылда тора. Ике сугышта катнашу эзсез узмый шул, сәламәтлеген дә какшаткандыр, күрәсеӊ. 1957 елныӊ 23 февралендә 61 яшендә ул гүр иясе була.

Ә менә Шәрифулланыӊ өлкән улы Хәлимгә сугыш башланганда нибары 15 яшь була. Бик җитез, тырыш, укуга hәвәс егет туган авылы Башап Түздә башлангыч белем ала, аннан Султанай авылында 7 класс бетерә, комсомолга керә. ”Йолдыз” колхозында эшли. Әнисенә үзеннән кечкенәләрне карарга булыша.

1944 елда аӊа да хәрби бурычын үтәргә чират җитә. Ул Икенче Балтыйк буе фронты составында сугышчан юл үтә. Хәрби званиесе – ефрейтор.

1944 елныӊ 28 августында Икенче Балтыйк буе фронтыныӊ 182нче укчы Дно дивизиясе 140нчы укчы полкыныӊ приказы нигезендә Алешкин Хәлим “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. “Мейрани hәм Дамбри авыллары өчен барган сугышларда, кул пулеметыннан 7 немец солдатын атып үтереп, дошманныӊ каршы hөҗүмен кире кагуга ярдәм күрсәтте”, диелгән приказда.

Дүрт ай узгач, Гвардия укчы Невель дивизиясенеӊ 1945 елныӊ 1 январендагы приказы нигезендә 59 гвардия полкы укчысы Алешкин Хәлим Шәрифулла улы “III дәрәҗә Дан” ордены белән бүләкләнә. “Немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенеӊ хәрби биремнәрен үрнәк үтәп, шул вакытта күрсәткән батырлыгы hәм кыюлыгы өчен” дип язылган приказда.

Озак та үтми, январь аенда ул хәбәрсез югала. Әнисенә бары кара мөhерле похоронка гына килә. Гомере буе Камилә кодагый улы Хәлимне сагынып яши. Калган балаларына ул: ”Бер дә Хәлим абыегызга охшамагансыз. Ул чабата ясый, шунда ук лозунг яза, дәресен дә әзерләп утыра иде,”- дип сөйләгән hәрвакыт.

Мин “Барда районыныӊ хәтер китабы“ннан мәгълүматлар эзлим. 24 биттә аталы-уллы Хәлим hәм аныӊ әтисе Шәрифулла Алешкиннарныӊ хәбәрсез югалуы турында язылган. Хәлим, 19 яшен дә тулмыйча, туган илдән еракта ятып калган. Хәтта кабере дә билгесез. Ә менә өлкән Алешкинныӊ исән-сау кайтып, сугыштан соӊ әле 12 ел яшәве билгеле бит! Икенче бер Алешкин Шәрифулла бармы әллә? Шушы сорау буенча аныӊ авылдашлары, кызы белән сөйләштем. Ачыкладым. Юк, бүтән Алешкин Шәрифулла юк. Сугыш, сугыш инде… Анда төрле хәлләр булган. Документларда менә шундый буталчыклар да киткән.

Бүгенге көндә Султанай авылында гомер кичерүче Алешкин Шәрифулланыӊ кечкенә кызы, Хәлимнеӊ сеӊлесе Хәния апа, ветеранныӊ бихисап оныклары, оныкларыныӊ балалары аталы-уллы Алешкиннарныӊ рухын саклап яшиләр. Алар Бөек Җиӊүгә өлеш керткән кадерле кешеләре белән чиксез горурланалар.

Кадрия Уразова.

Каенавыл авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *