Ветеран варислары

БӨЕК Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел үтте, ләкин сугыш кайтавазы кешеләр күӊелендә хәзергә кадәр тынмый. Без бу сугышныӊ куркыныч вакыйгаларын онытырга тиеш түгел, хәзерге яхшы тормышыбыз өчен гомерләрен биргән солдатларны онытырга хакыбыз юк. Без алар турында хәтерләргә тиеш! 41нче ел сугышы минем гаиләмә дә кагылды. Бу мәкаләдә әтием Тякин Хәниф Нәҗмехәмәт улыныӊ сугышчан юлы турында сөйлисем килә. Ул hәрвакыт гаилә өчен терәк, балалар өчен үрнәк, укучылар өчен намуслы тарих укытучысы, илебезнеӊ чын гражданины, зирәк җитәкче (озак еллар мәктәп директоры булып