Тагын бер ветеран авылдашыбызны ачыкладык
Бу мәкаләне язарга мине “Таӊ” газетасында 2020 елныӊ 26 август санында басылган “Картәниемнеӊ сугыш чоры балачагы ” хәбәре этәрде. Печмень авылыннан Альберт Казанбаев үзенеӊ картәнисе Әхмәрова (Балтикова) Хәсинә Хәбиб кызы турында бәян иткән иде. Шунда ук Хәсинә апаныӊ сугышта катнашкан әтисе Балтиков Хәбиб Галимулла улы турында мәгълүмат та бар иде. Менә бу яӊалык, ичмаса! Бөек Җиӊүнеӊ 75 еллыгына багышланган “Авылыбызныӊ хәтер китабы” инде басылган, анда Сөҗән авылыннан (Күтер авылын да кертеп) 145 кешенеӊ Бөек Ватан сугышында катнашып, Җиӊүгә өлеш кертүе







