Сараштан Вердерга кадәр

Рәсәйдә генә түгел, ә дөнья тарихында иӊ канкойгыч сугыш Бөек Ватан сугышы була. Аныӊ турында күп фильмнар төшерелгән, күп кенә китаплар язылган, дәhшәтле вакыйгалар шаhитларыныӊ истәлекләре документлаштырылган. Инде әйтер hәм языласы сүзләр булмас кебек тоелса да, фашистлар белән йөзгә-йөз басып, илебезне нацизмнан саклаган кешеләр исән чакта без алар белән аралашырга, ихтирамыбызны күрсәтергә тиешбез. Безгә ирекле илдә бәхетле киләчәк бүләк иткән кешеләр турында язарга кирәк.

Сараш авылында туган Гаптрәхим Шәрип улы Тимганов хәзерге вакытта исән-сау туган ягыбызга җиӊү белән кайткан ике фронтовикныӊ берсе. 9 Май аларныӊ тормышында иӊ зур бәйрәм. Бөек бәйрәм алдыннан мин 98 яшьлек аксакал белән аралашу бәхетенә ирештем. Олы яшьтә булуына карамастан, Гаптрәхим бабай ачык акылда, ул бик яхшы ишетә, 14 ел инде кызы Мөршидәнеӊ тәрбиясендә яши, аӊа үзенеӊ акыллы киӊәшләрен бирә.

Әтисенә медальләр белән “китель“ кидереп, кызы аны кайгыртучанлык белән уӊайлырак итеп утыртты hәм округ газетасыннан кунакка килүләрен аӊлатты. Гаптрәхим бабай азрак уйланып утырды да сүзен башлады: “Мин 1925 елныӊ 10 сентябрендә тудым. Сугыш башланганда миӊа 16 яшь иде. Авылда барысы да борчылганын, курыкканын хәтерлим. Тора-бара ир-егетләрне фронтка алып китә башладылар. Бу авыр вакыт иде, сугыш белән безгә ачлык та килде. Колхозлар әле ныклап аякка басмаган чор, бер эш көненә 30 грамм он бирделәр. Уйлап карагыз, бу аш кашыгы гына бит (!). Мине 1943 елда өйдән алып киттеләр, 17 яшьтә идем. Фронтка шундук җибәрмәделәр. Ярты ел Златоуст шәhәрендә сәламәтләндерү лагеренда булдым, аннан тагын алты ай Еланьда укыдым. 1944 елныӊ январь аенда хезмәт итәргә җибәрделәр. Җиӊел булмады. Мәсәлән, кыш өчен җылы башлыкларыбыз юк иде. 40 градус салкыннарда башта бары тик шлем. Ә нинди ачлык иде… Ашны туӊган бәрәӊге белән пешердек. Сабын булмау сәбәпле, бетләдек”.

Ветеран сыкрану хисе белән Еланьнан ярты Европа аша Германиягә кадәр барып җиткәнен, Берлинга кадәр 40 км гына калганын, үзенеӊ күп тапкырлар бомба астында калуын hәм hәр яӊа көнгә ничек шатланганын, ничек ул сазлыкта чак батып калмаганын, төнлә Одер елгасын кичкәнен, Дюссельдорфтан Вердерга кадәр барганын, hәм шунда 1950 елга кадәр үз вахтасын алып барганын искә төшерде. Ул сугышта 84нче укчылар дивизиясенеӊ 6нчы полкында моторист булып хезмәт итә, аныӊ бурычларына самолетларга ягулык салу, хезмәт күрсәтү hәм аны саклау кергән.

— Әти сугышны әниебез Тәкъмилә Нурулла кызыныӊ абыйсы белән бергә узган, икесе дә исән-сау әйләнеп кайтканнар. Кечкенә Ватанда тыныч тормыш төзергә кирәк булган. Бер елдан соӊ әти-әни өйләнешкән, шул ук елда Таhир абыем туган. Әтием hәм картәтием кыска вакыт эчендә мин үскән йортны салганнар, бүген дә без биредә гомер кичерәбез. Кызганыч, ләкин 2009 елда әниебез авыр чирдән вафат булды, — дип безгә ветеран кызы Мөршидә апа кушылды. — Мин үземне медицинага багышладым, озак еллар шәфкать туташы булып эшләдем. Бу белемем миӊа бүген дә әтиемне карарга ярдәм итә. Табибныӊ барлык билгеләмәләрен: капельницалар, уколлар куюны үзем башкарам.

Гаптрәхим бабай сугышта авыр яраланмаса да, Мөршидә апа сүзләренчә, бу еллар аныӊ өчен эзсез үтми. Ул хәзергә кадәр төшләрендә бомба шартлавын күрә, еш кына кычкыра. 98 яшендә ул күрми диярлек hәм йөри алмый. Әтисе турында кайгыртуны кызы үз өстенә ала. Бүгенге көндә Гаптрәхим Шәрип улы дүрт бертуганнар арасында үзе генә исән. Аныӊ иӊ олы апасы 94 яшендә вафат була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Тимгановлар затында 90 яшь чиген узучылар күп кенә булган.

— Дөресен генә әйткәндә, йөз яшькә кадәр яшисем килә. Бүген миӊа бик яхшы, тыныч. Кызыма зур рәхмәт. Ул мине бала кебек карый, тәмле ашата, hәрвакыт янәшәдә. Минем ике балам, өч оныгым hәм дүрт оныкчыгым бар. 9 Май алдыннан hәркемгә тыныч күк йөзе телим, сугыш куркыныч ул. Украинадагы хәлләр тизрәк тәмамлансын, ә безнеӊ солдатлар исән-сау әйләнеп кайтсын, — диде саубуллашканда фронтовик.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *