Туберкулез — дөньяда киӊ таралган авыру. XX гасырга кадәр ул еш кына “чахотка” дип аталган hәм аны дәвалап булмаган диярлек. 1919 елда туберкулезга каршы вакцина ясала hәм аныӊ зарарсыз булуы исбатлана, ә вакцина куйдыручылар арасында авырулар саны күпкә кими. 1930 елдан вакцина (БЦЖ) белән прививка ясату киӊ кулланыла башлый, ә 1950 елдан яӊа туган балаларны вакциналау мәҗбүри була.
Бүгенге көндә туберкулезны диагностикалау hәм дәвалауныӊ яӊа ысуллары табибларга диагнозны вакытында куярга hәм авыруга каршы нәтиҗәле чаралар кулланырга булыша. Ләкин бу hәрвакытта да алай булмаган, үз чорыныӊ күп кенә танылган кешеләре авыруны вакытында ачыкламау hәм дәваланмау аркасында үлгәннәр. Мәсәлән: Белинский, Николай hәм Антон Чеховлар, Габдулла Тукай h.б.
1909 елда туберкулезга каршы көрәш буенча Бөтенрәсәй Лигасы оештырыла, ә 1911 елда Лиганыӊ Пермь бүлеге эшли башлый.
1912 елныӊ апрель аенда өлкәдә туберкулез белән авыручыларны дәвалау өчен амбулатория ачыла. 1954 елда Бардада амбулатория каршында туберкулез кабинеты, ә терапия бүлегендә аларны дәвалау өчен аерым палата булдырыла. Бу эшне ул вакытта табиб Корнилаева Анна Васильевна җитәкли (1962 елга кадәр), аныӊ белән шәфкать туташы Аптукова Нәҗмекамал апа эшли (1980 елга кадәр). Шунысын да билгеләргә кирәк, аныӊ хәтере искиткеч яхшы була, барлык авыруларны белә, картотека алып бара. Ул hәрчак әдәпле, грамоталы, hәркемгә ярдәм итәргә әзер кеше була. Берничә тапкыр социалистик ярышларда җиӊә, Бөек Ватан сугышында Җиӊүнеӊ 50 еллыгы хөрмәтенә юбилей медале, аналар медале белән бүләкләнә.
Район больницасы каршында туберкулезныӊ актив формасы белән авыручыларны дәвалау өчен 20 урынлык аерым стационар була. Биредә бик рәхимле шәфкать туташлары: Ремизова Александра Константиновна, Симонова Лидия Ивановна, Кирьянова Раиса Филиповна, Юсуфкулова Хаҗилә Вәсил кызы; соӊрак Хәсәнова Альбина, Аткулова Рәсимә, Мөстәкыймова Гөлфизә, Исмакаева Дария, Мансурова Ясилә эшли. Алар барысы да квалификацияле категория белән хезмәт куя. Туберкулез бүлеге hәрвакыт үзенеӊ чисталыгы белән аерылып тора, чөнки биредә тырыш “тәртип саклаучылар”: Әмирова Тәкмилә, Бухарова Назимә, Лучникова Федосья, Әмирова Тәскирә, Усаева Рәисә, Нәкыйфә h.б. апалар пенсиягә чыкканчы 10-30ар ел эшли.
1971 ел башыннан 2004 елга кадәр туберкулез белән авыручыларны дәвалау эшен югары категорияле табиб, “Сәламәтлек саклау отличнигы” Әлфия Мәхмүт кызы Назарова җитәкли. Ул елларда районда якынча 42000 кеше яши, туберкулезныӊ актив формасы белән ел саен 20-30 авыру ачыклана. Авырулар да, нигездә, тәртиплерәк, сабырлырак була, 1,5-2 елга кадәр өзлексез дәвалана. Бигрәк тә Үдик, Уймуж, Федорки авылларында авырулар күп ачыклана. Алар район больницасыныӊ туберкулез бүлегендә дәвалана, кайберләре бик начар хәлдә килә. Дәвалау шактый нәтиҗәле, үлем очраклары аз (елына 1-3 кеше) була.
1980 елдан 2018 елга кадәр туберкулез кабинетында югары категорияле шәфкать туташы Карычева Наилә Сәет кызы эшли. Мондагы эш аерым игътибар таләп итүче картотека булуы белән үзенчәлекле. Наилә Сәет кызы даруларны җентекләп бүлә, авыруларга тарата, ә кайберләре аныӊ контролендә кабинетта препаратлар кабул итә. Шәфкать туташына табиб белән бергә чирне йоктыручылар саны күп булган авыллар буйлап йөрергә, авыруныӊ гаиләсендә чирне кисәтү белән шөгыльләнергә, аларга дезинфекция чаралары бирергә туры килә.
1980 елдан 1992 елга кадәр кабинетта югары категорияле шәфкать туташы Кучукбаева Фәнүзә Тамимдар кызы эшли. Балаларда туберкулезны кисәтү буенча зур эш алып бара. Балаларны санаторийга җибәрәләр, туберкулезны туберкулин пробалары (Манту реакциясе) ысулы белән тикшерәләр, вакытында прививка ясатуны hәм дәвалауны күзәтәләр.
Бу авыруны башлангыч стадияләрдә, профилактик тикшерүләр вакытында ачыклау бик мөhим. Шул чакта 100 процентка дәваланырга була. Ә.М. Назарова җитәкчелегендә район халкыныӊ флюорографик картотекасы булдырыла. Моныӊ өчен торак пунктларныӊ барлык участокларына өстәмә түләүсез стационарлар, поликлиникалар шәфкать туташлары, авылларныӊ фельдшерлары бүленә. Алар биредә бик зур эш башкара.
1994 елдан балалар арасында, ә 2004 елдан өлкәннәр арасында да туберкулезга каршы эшне фтизиопедиатр, югары категорияле табиб, грамоталы, әдәпле белгеч Тляшева Римма Гарифҗан кызы алып бара.
Туберкулез белән шулай ук еш кына төрмәдән кайткан, алкоголизм, наркомания, СПИД белән чирләгән кешеләр авырый. Күпләр дәваланудан баш тарта. Аларны дәвалау, якыннарын инфекциядән саклау кирәклеге турында үгетләргә туры килә.
1990-2000 елларда туберкулез флюорографик тикшерүләр вакытында күбрәк ачыклана башлый hәм дәвалана бара. Профилактик күзәтү кирәклеге турында пропаганда алып барыла, оешмаларда лекцияләр укыла, радио, телевидениедә чыгышлар ясала.
2005 елдан районнарда туберкулез бүлекләре ябыла, авырулар край туберкулез диспансерында заманча ысуллар белән дәвалана башлый hәм амбулатор рәвештә шифалануны дәвам итә.
Бүген авыруны ачыклауныӊ төп ысулы булып флюорографик тикшерү кала, аны вакытында билгеләү мөhим.
Әлфия Назарова,
“Сәламәтлек саклау отличнигы”, хезмәт ветераны.