Истә калырга лаек тормыш

Каенавылда 1881 елда Сакай урамында (хәзерге Ленин урамы) яӊа җәмигъ мәчете төзелә. Бу чорда биредә имам-хатыйб, мөгаллим булып Әмиров Бәйрәмхуҗа Мөхәммәтрәхим улы эшләгән була. Аныӊ уллары Әбүбәкер, Госман да әтиләре укыган Байавыл мәдрәсәсендә белем алалар.

1905 елдан әтисенеӊ эшен улы Әбүбәкер дәвам итә. 1913 елда авылда ачылган беренче земство мәктәбендә дә хезмәт куя, дин белемен укыта. Ләкин танылган мулла гына түгел, ә мөхтәсиб тә булган Әбүбәкер Әмировны 1937 елда үлем җәзасына хөкем итәләр.

Ә Бәйрәмхуҗа улы Госман шул ук Сакай мәчетендә хезмәт итүче Әмиров Кавый мулланыӊ кызы Сәкинәгә өйләнә. Госман каенәтисеннән ерак түгел зур яӊа йорт төзи, кызлары Фәридә, Саҗидә, уллары Шамил туа. Колхозга керә, хисапчы булып эшли. Репрессия җилләре бу гаиләгә дә кагылмый калмый. Мулла улы колхозчыларны урман кисәргә бармаска өндәгән дигән сылтау табып, булган малын, йортын конфискацияләп, гаиләсе белән хәзерге Чиләбе өлкәсенеӊ Карабаш бистәсенә сөрәләр. Шәфика Кашиф кызы Мансурова Карабашта кичергән истәлекләрендә (М.Мансуровныӊ “Мәчетләр, мәдрәсәләр, муллалар язмышы“ китабыннан) “Каенавылдан Госман абыйларны яхшы беләм. Ифрат мәрхәмәтле кешеләр иде. Алар урыс поселогында яшәделәр“, — дип яза. Сөрген срогы үтә, hәм Әмиров Госман Башкортостандагы Ишембай шәhәрендә яши башлый.

Ул көчле динле кеше булып гомер иткән. Совет заманындагы тыюлар вакытында балаларыныӊ бармаска үгетләүләренә дә карамастан, хаҗга бару максатына ирешкән.

Госман хаҗи гомеренеӊ соӊгы елларында Уфада гомер итә. Тормышын динне күтәрүгә багышлаган авылдашыбыз ул. Иске Коръән китапларын төпләп, яӊартып саткан акчасын, пенсиясен дә өстәп мәчет файдасына тоткан. Якыннары әйтүенчә, үзе хезмәт иткән мәчеткә ай куйдырыр өчен 19 меӊ акча биргән. (Ул заманда зур акча иде ул). Госман хаҗи Уфада Тукай урамындагы Беренче Җәмигъ мәчетендә имам вазыйфаларын башкарган, шул ук вакытта нәзарәтнеӊ казначее да булган.

Госман хаҗи хәзерге Уфа Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә Бохарада укыган вакытында, шәкерт чагында матди ярдәм иткән. Районда 1990нчы елларда билгеле дин әhеле Җәүдәт хаҗи Батыркаев аныӊ акчасына Бохарада укыган.

Ул туган авылын да онытмый, кайтып йөри, Каенавылда яӊадан мәчет эшли башлагач, мәчеткә келәм бүләк итә.

1989 елныӊ ноябрендә Госман хаҗине соӊгы юлга озатканда мөфти Тәлгать Таҗетдин үзе җеназа намазын укый.

Әхлаклылык өлгесе булып яшәгән авылдашларыбызныӊ исемнәре югалмасын иде.

Фәнзилә Әбүбәкерова.

Каенавыл.

Рәсемдә: алда уӊнан икенче Тәлгать Таҗетдин, аныӊ артында Госман хаҗи Әмиров.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *