Бабаларыбыз тарихыннан

hәр авылныӊ үз тарихы, анда туып гомер кичергән кешеләрнеӊ үткәне чагылдырылган гыйбрәтле дә, бай да язмышлары кызыксыну уяткан авыллар бар. Төнгүк шундый авылларныӊ берсе.

Мин үзем шушы авылда туып-үстем, гомер кичерәм. Мәдәният училищесын тәмамлап лаеклы ялга чыкканчы мәдәният йортында эшләдем. Бу өлкәдә хезмәт итү hәм әти-әниләр белән бергә яшәү нәсел җепләрен барлауга зур кызыксыну уятты. Максиевлар бер-берсенә ничек туганнар, нәсел җепләре ничек бәйләнгән, дигән сорау белән үземә дә еш мөрәҗәгать итәләр иде. Авылда Максиевлар күп, кемдер әнисе ягыннан, ә кемдер әтисе ягыннан туган тиешле. Юсуп, Касыйм мулла, Шамгун староста кебек Төнгүктә тирән эз калдырган шәхесләр турындагы мәгълүматлар да бу язманы әзерләүгә этәрде.

Безнеӊ авылда яшәүчеләр хәзер 127 төрле фамилия йөртә. Күчеп килүчеләр, ана капиталына йорт сатып алучылар күп. Максиев, Кузаев, Мукаев, Усаев, Кучукбаев, Нурсубин, Маматов, Аков, Юсупов, Шабаев, Забалов, Тюлькин, Шәрипов элеккедән таралган борынгы фамилияләр. Ә 5 фамилиягә игътибар итсәӊ, Максиев, Кузаев, Усаев, Мукаев hәм Юнусов Төнгүктә генә, башка авылларда юк. Юнусовларныӊ нәсел җепләре Татарстанга барып тоташа, көчләп чукындырулар башлангач, Юнусовларныӊ ерак бабалары Татарстаннан күчеп киләләр.

Максиевлар элек Алексеев фамилиясен йөрткәннәр. Борынгы бабабыз Алексей исемле булган, аӊа “Көлек бабай“ дип тә әйткәннәр. Алексей бабайныӊ кайчан туганын hәм кайсы вакытта Төнгүккә килеп урнашканын hәм ни өчен Алексей исемле булганын беркем дә төгәл белми. Моныӊ өчен архивларда эзләнсәӊ, ачыклык кертергә булыр иде. Ә менә 4 фамилия: Алексеев, Мукаев, Усаев, Кузаев Алексей бабай белән бәйле, нәсел җепләре шуннан таралган. Шәҗәрә башында Алексеев Габдулсәлам, аныӊ улы Алексеев Габдулхалик Габдулсәлам улы 1799 елда туган. Алексеев Габдулхаликныӊ 7 улы булган:

Габдулфариз (1824 елгы), Сәетгариф (1825 елгы), Юсуп (1827 елгы), Габдулхафис (1835 елгы), Таюп (1837 елгы), Тавафетдин (1847 елгы), Солтанфаиз (1849 елгы). Габдулфаризныӊ балалары: Ибраhим (1847 елгы), Якуп (1850 елгы), Зыкрая (1853 елгы) hәм Локманхәким (1859 елгы).

Габдулхалик улы Сәетгарифнеӊ 5 улы дөньяга килә: Әхмәр (1846 елгы), Сәетхуҗа (1850 елгы), Миннешакир (1853 елгы), Мөхәммәтдин (1855 елгы) hәм Шәйхмансур (1859 елгы). Тавафетдин белән Солтанфаиз Габдулхаликныӊ икенче хатыныннан туганнар.

Алексеев фамилиясенеӊ Максиевка әйләнеп китүе Юсуп муллага бәйле. Якынча 1850 еллар тирәсендә ул фамилиясен, мәк чәчәген күз алдында тотып, Макчиев дип үзгәртә. Еллар узу белән фамилия Максиев булып китә.

Алексеев Юсуп Габдулхалик улы 1827 елны Төнгүк авылында туып шунда җирләнгән. Авыл мулласы вазыйфаларын башкара, шул ук вакытта Султанай мәктәп-мәдрәсәсендә укыта, дәүләт каршында казначей хезмәтен үти. Юсуп мулла заманына күрә укымышлы, зыялы, алдынгы карашлы кеше була. Аныӊ 4 улы hәм 4 кызы туа: Шамгун, Ибениҗәмин, Кабил, Мөхәммәткасим, Нәҗми, Зәкия, Газизә, Гафифә. Юсуп мулланыӊ өлкән улы Шамгун Төнгүк авылында староста булып эшли. Татарстаннан күчеп килүчеләргә 1913 елда җир кишәрлекләре бүлеп бирә. Шамгунныӊ өлкән хатыны Кучукбаева Маhидан туган балалары:

1.Кызы Хәтимә Сарашка Нәҗмеләхәткә кияүгә чыгып улы Мөбарәк туа, оныклары: Минҗан, Саҗидә, Сөләйман, Исрафил, Кәлимулла.

2.Улы Габбас хатыны Бәйрәмикә белән Төнгүктә торган, балалары: Хәнәфи (сугышта үлгән), Нәсибә, Галим (сугышта үлгән), Төфхәт. Оныклары – Хәлил, Мөнирә.

3.Хәтиянеӊ балалары: Сафа, Мәхмүдә, Шәрифә. Оныклары: Нәсимә, Нәбирә, Тәслимә.

4.Кави белән Нәҗмиҗиянныӊ балалары Мөнибә, Нәзи, Закирә, Нәсимә. Оныклары: Мидхәт, Азат, Мәүлихан, Мәрьямә h.б.

5.Хаммат белән Минҗамалныӊ балалары Мәүләви, Мәрьям, Лотфур, Мәсхүт, Мәсхүдә, Равил. Оныклары: Мөсәвир, Таhирә, Нәҗмениса, Наил, Наилә, Фәйрүзә, Назимә, Назим, Илзирә, Азат, Әлфизә, Фәйрүзә, Зәйтүнә.

6.Әмин белән Хәмдиянеӊ балалары: Миргалим, Мирсаяб (сугышта үлгән), Казыйхан, Мирзалихан. Оныклары: Нәҗмия, Эльза, Әлфирә, Рафаэль.

Шамгунныӊ уртанчы хатыны Маматова Сайраннан туган балалар:

1.Вазифәнеӊ балалары: Мәрзия, Саймә, Әнисә. Оныклары: Юныс, Татимә, Тәгъсимә, Гөлфинә.

2.Казый – Минҗамал, Зәки, Закир (Ватан сугышында hәлак була), Зөлhизә (бала чагында үлә). Оныклары: Нәзи, Рәйсә, Гүзәл, Илгать.

3.Нәкыйныӊ улы Рәшит Савинов. Оныклары Камил, Хәфизә, Әнүзә. (Нәкый мәэзин хезмәтен үти).

4.Габделбәр белән Минҗамал балалары: Хөрмәт, Гөлгенә, Тәтимә, Сәкинә. Оныклары: Ильяс, Галия, Рафис, Әлфия, Рәис, Рифнур, Алсу, Раил, Вәсил, Миләүшә, Марат.

5.Гафуй – 1914 елда сугышта үлгән.

Шамгунныӊ өченче хатыны Нәҗмегөлемнән туган балалары (Нәҗмегөлем Яӊа Казанка авылыннан була):

Сәхия – балачагында үлә, Габдулла, Мәҗит, Хәмит. Оныклары: Хикмәт, Илсөяр, Әлфизә, Гөлфизә, Гөлсинә, Фаиз, Фәнис.

Юсуп мулланыӊ икенче баласы – кызы Гафифә Юсуп кызы (Әпә әби дип йөрткәннәр) Шлик Баш авылына Габдулхак Нурсубинга кияүгә чыга, балалары: Зөлфия, Рафига, Мәрзия, Миргалим, Габделбәр. Оныклары Хәбибрахман, Әсхәт, Мидхәт, Мөршидә, Нәзи, Рәмис, Рәмзия, Рәшит, Рәмилә, Исрафил, Илгать, Данибә.

Газизә Иске Чатка Кучукбаев Сәләхетдинга кияүгә чыга, балалары Мәрфуха, Мөхетдин, Фатимә, Гаделгәрәй, Хәдичә, Хәфәзә, Гыйлемша, Гарифулла, Сәридә, оныклары Сөләйман, Фәридә, Нәгыймә h.б.

Нәҗми Төнгүктән Мукаев Илал белән кавыша, балалары Тайфә, Нәҗибә, Хәбибә, Кәтимә, Хәмидә, Габсәлам, Мулламөхәммәт. Оныклары Вәфирә, Мөнирә, Фуат, Рәмис, Гөлфирә, Мәргубә, Таhирә, Гадил, Камил, Сәмига, Рәйсә, Галидә, Галибә, Хәния, Роза, Зәйтүнә, Рәшит h.б.

Зәкия Икенче Әрҗәннән Хуҗан Сарманаевка кияүгә чыга, балалары Нәзифә, Кашифә, Фазил, Мәннәб. Оныклары Касимә, Гарифә, Рафига, Сөләйман, Камил, Нәсимә, Фәнәви.

Кабил хатыны Минниса, улы Мирзый белән хатыны Вәзифә. Оныклары Марс, Мөршидә, Гөлфирә, Нәфига, Гөлсинә.

Ибениҗәмин хатыны Бибикамалныӊ балалары Сайдыхан, Шафикъ, Шәрифхан, Сәбилә, Гөлҗамал, Гыйлемкамал, Нурикамал, оныклары Фазилә, Сатирә, Сария, Габдрәхим, Мөршидә, Мөхаттәбә, Габидә, Җәүдәт, Мидхәт, Тәкъмилә, Нәҗмеләхәт h.б.

Мөхәммәткасим (Касим дип тә йөрткәннәр) Юсуп мулланыӊ Аксаеттән кияүгә килгән яшь хатыныннан туган улы. Балалары Шәмсия, Тәнзилә, Нәкибә. Кияүләре Габдрахман Мукаев белән кызы Нәкибәдән туган оныклары Роза, Фәрит, Тәскирә.

Касим мулла 1898 елныӊ 30 апрелендә 1340 санлы боерык нигезендә имам-хатыйб итеп билгеләнә. Султанай мәктәп-мәдрәсәсендә укыта, Төнгүктә мулла хезмәтен үти. Касим мулла бик җор телле, гыйлемле кеше була. Аныӊ истәлеге итеп Дамирә Кузаева урамы белән Муса Җәлил урамын тоташтыручы аралык хәзер дә Касим мулла аралыгы дип йөртелә.

Бу тыкрыкта Касим мулланыӊ эре бүрәнәләрдән төзелгән ике катлы йорты була. Аны гаиләсе белән сөргенгә озаткач, йортында уку-өе (изба-читальня) ачыла. Аннары йортны сүтеп, бер катлы итеп салалар. Бу йортта Муса Җәлил исемендәге колхоз правлениесе эшли. 1961 елны кирпечтән 2 катлы идарә төзәләр, ә Касим мулланыӊ йортында Төнгүк ясле бакчасы эшли башлый. Яӊа ясле-бакча төзелгәч, Касим мулланыӊ йортын сүтеп кисәләр. Ул үзе сөргенлеккә озатыла hәм гаиләсе белән Ижевск якларына юл тота. Гомеренеӊ соӊгы көннәрен Төнгүккә кайтып үткәрә, туган авылы зиратында күмелә.

Кешеләрнеӊ язмышлары булган кебек, агачларныӊ да үз язмышы бар. Мәчет янында бүген дә агач үсеп утыра. Әтинеӊ сөйләгәннәре хәтергә кереп калган. Бу агачны Юсуп картәти белән Шамгун картәти икесе утыртканнар. Ул чакта Шамгун картәтигә 12 яшь тулган, агач 1867 елны утыртылган, аӊа инде 155 ел. Авылыбызныӊ шагыйре Мөсәвир абый Максиев үзе дә шушы нәселдән. 1970 елда ул бу агачка багышлап шигырь дә язган, “Вөҗдан сүзе“ китабында урын алган.

Авылымныӊ уртасында бер карагай,

Иркен җәеп шунда ботагын

Нәселемнеӊ ядкаре күк үсә,

Җырын көйләп гәйнә бабамныӊ.

Җырлый-җырлый

утырткандыр бабам:

“Бирешмәгез җилгә-яӊгырга“.

Оныкларым карап киӊәшсен, дип

Ул истәлек безгә калдырган.

Ни әйтсәӊ дә безнеӊ нәселебез

Җор да, шук та, тырыш, кырыс та.

Карагайдай нык тамырлы булып

Үссәк иде без дә тормышта.

Әйе, мин нәселебезнеӊ тарихта, авыл тормышында тирән эз калдырган шәхесләре булуы белән горурланам. Бу язмам әтием Максиев Зәки Казый улы hәм Аклыш авылында туып Түбәнавылда яшәгән Балтаева Мөршидә Сәйдехан кызы сөйләгәннәргә нигезләнеп язылды. Алар икесе дә Юсуп мулла оныкчыклары. Шулай ук “Башкорт Гәйнә ыруы тарихы“ (“История башкирских родов Гайна“) дигән китаптан мәгълүмат файдаланылды.

Гүзәл Максиева.

Төнгүк авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *