Тарихны саклап

Газетабызныӊ узган санында хәбәр иткәнчә, 16 ноябрьдә Барда җирендә Башкортостан Республикасыннан килгән кунаклар булып китте. Очрашу кысаларында 1812 елгы Ватан сугышыныӊ 210 еллыгына багышланган чараларда катнашу билгеләнгән иде.

Башкортостан Республикасы вәкилләре белән очрашу Гәйнә волосте старшинасы Туктамыш Ижбулатов бюстына чәчәкләр салудан башланды. “Бөтендөнья башкорт корылтае“ халыкара җәмәгать оешмалары берлеге Башкарма комитеты рәисе Ю.М. Юсупов, “Бөтендөнья башкорт корылтае” халыкара җәмәгать оешмалары берлеге Башкарма комитеты әгъзасы, Башкортостан Республикасы Милли архивы бүлеге начальнигы А.Ш. Ярмуллин, “Амантай” иҗат үзәге директоры, Башкортостан Республикасыныӊ халык артисты Р.А. Амантаевны Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов, башлыкныӊ социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева, Дума рәисе И.Р. Вахитов, округ администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев, мәдәният идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова, “Барда районы татар һәм башкортлары мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасы рәисе С.Н. Назин, Гәйнә ыруы советы рәисе М.Н. Мозафаров, Пермь краенда Башкорт тарихи-мәдәни үзәгенеӊ баш белгече Р.Р. Мукаев, җирле җәмәгатьчелек, мәдәният хезмәткәрләре каршы алды.

Очрашу кысаларында 1812 елгы Ватан сугышыныӊ 210 еллыгына багышланган чаралар уздырылды. Туктамыш Ижбулатов бюсты янында булганнан соӊ делегация Барда мәдәният һәм ял үзәгендә урнашкан туган якны өйрәнү музеена юл алды. Биредә 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан һәм Франция армиясен Рәсәйдән куганы өчен көмеш медаль белән бүләкләнгән якташларыбызга багышланган стенд ачылды. Бу исемлектә 14 якташыбыз исемнәре язылган: Адутов Баһаутдин (Үдик), Адилев Хәбибулла, Азменов Гаделша (Сараш), Акбашев Хәбибулла (Акбаш), Әширов Каһарман (Тауавыл), Габтыкаев Ибнеәмин (Үдик), Габдуллин Солтанбәк (Федорки), Илмакаев Габделвәли (Озын Ялан), Канчурин Гобайдулла (Төнгүк), Мәхмүтов Сәйфелмөлек (Барда), Муракаев Әмкай (Каенавыл), Савинов Габдулла (Аклыш), Сакаев Тахавый (Сүҗде), Якшиев Мөхәммәтрәхим (Уймуж). Алар 20нче башкорт полкыныӊ гайрәтле сугышчылары булган.

Тарихка күз салсак, 20нче атлы башкорт полкы патша хөкүмәте Указы буенча 1812 елныӊ августында Пермь өязенеӊ Гәйнә волосте Кояново авылында беренче һәм икенче кантоннарда яшәүче башкортлар исәбенә оештырыла. Ул 1812 елгы Ватан сугышында һәм 1813-1814 елларда рус армиясенеӊ чит ит походларында катнаша. 1838 елда 14 якташыбыз Рәсәй империясенеӊ “1812 елгы Ватан сугышы истәлегенә” көмеш медаленә лаек була. Күрсәтелгән батырлыклары өчен башкорт сугышчыларын “төньяк амурлары” дип атыйлар.

Алга таба очрашу үзәк китапханә базасында “Мин – Төньяк амурлары нәселеннән” темасына багышланган түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Кунаклар башта быел гына файдалануга тапшырылган китапханәне карады. “Рәсәй сугышларында башкортлар” темасына доклад белән Юлдаш Мөхәммәт улы Юсупов чыгыш ясады. Азат Шакирҗан улы Ярмуллин “1812 елгы Ватан сугышында башкорт полклары” темасын яктыртты. Марат Нәшәт улы Мозафаров чыгышы 1812 елгы сугышта катнашучы гәйнә башкортлары – Рәсәй империясенеӊ “1812 елгы Ватан сугышы истәлегенә” көмеш медале белән бүләкләнүчеләргә багышланды. Рафис Рәмис улы Мукаев “Без – гәйнә башкортлары нәселләре” турында җиткерде. “19 гасыр башкорт сугышчыларыныӊ амунициясе һәм хәрби кирәк-яраклары” турында Рафаэль Альберт улы Амантаев таныштырды.

Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүне алып баручы М.Н. Мозафаров:

— Башкорт полкы оешуына 210 ел тулган бу истәлекле көннәрдә ата-бабаларыбыз батырлыгын онытмыйк. Безнеӊ халкыбызныӊ үткән тарихы сокланырлык кына түгел, ә горурланырлык та. Үткәндәге хаталарны кабатламас өчен тарихны белү кирәк, — диде.

Тарихыӊны өйрәнү, аны киләсе буыннарга җиткерү олы мәгънәгә ия ул. Моныӊ шулай икәнлеген безгә тормыш еш искәртә.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *