Утызынчы еллар башы. Район үзәгеннән еракта, ат белән түгел, җәяүле дә барып җитә алмас кара урман эчендә урнашкан Федорки авылына СССРда уздырылган сөрген кампаниясе бик тиз килеп җитте. Беренчеләрдән булып, мал-мөлкәтен тартып алып, Хәсәнҗан мулланы Сарапул төрмәсенә алып киткәч, авыл халкы куркуга төште. Озак та үтми, мулла артыннан авылныӊ хәллерәк кешеләрен дә берәм-берәм чүпли башладылар. Менә бүген дә кулакларны сөрүчеләр авылда икән дигән сүзләр ишеткәч, эш-йомышларын онытып, Муллаяр карт үз Хәсәнҗаны (1899 елныӊ 16 ноябрендә туган) турында кайгыртып, өенә таба юнәлде. Ул бер мулланы атлы өч кеше авыл урамы буйлап алып киткәннәрен кабат-кабат күз алдыннан уздырды. Әйе, ул бик авыр кичерде Хәсәнҗан мулланы кулга алуларын, чөнки малае тугач та шул мулла исемен үзе биргән иде. Авыл халкы улыныӊ исемен кыскартып Хәсән дисә дә, Муллаяр карт, мулла исемен хөрмәтләп, улына Хәсәнҗан дип дәште. Ул өенә кайтып: “Улым, сиӊа тиз көннәрдә авылдан китәргә кирәк”, — дип Хәсәнҗанны күндерде. Муллаяр карт улына ышана иде, улы югалып калмас, бик кыю йөрәкле ул, хезмәт сөючән, нинди эш башласа да аны ахырына җиткерә торган, авыл халкы арасында ихтирам яулаган, абруйлы кеше. Хәсәнҗан да каршы килмәде, чөнки ул яшь булуына карамастан, чыннан да, тәҗрибәле, үҗәт, заманасына яраклаша белә торган кеше: 1918-1923 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән, 1932 елдан ВКП(б) әгъзасы. Ул ил өстендә кара болытлар куерганын бик яхшы аӊлый иде. Озак уйлап тормыйча Хәсән әтисенә атларын калдырды да, шәхси әйберләрен генә алып гаиләсе – Галиясе hәм улы Мәсгут (1935 елныӊ 26 маенда туган) белән билгесезлеккә атладылар.
Яӊа тормышны Хәсән белән Галия Лысьва районы Заимка авылында башлап җибәрделәр. Мәсгут мәктәпкә укырга китте дә Михаил булды, ә Хәсән белән Галия тиз арада колхозга урнаштылар. Алар сөенеп туя алмадылар, чөнки гаилә яӊадан аякка басты. Федоркидан да әтисе килеп йөреде, бер-бер артлы авыл кешеләре репрессиягә эләккәнгә хәбәрдар булдылар. Бу яшь гаиләгә күрше-күләм дә, авыл халкы да сокланып карадылар, бик яраттылар, ихтирам иттеләр. Чыннан да, Хәсән белән Галия икесе дә бик килешкән, Ходай бу парга бәхетне дә, чибәрлекне дә жәлләмәгән, өеп биргән: икесе дә коӊгырт бөдрә чәчле, янып торган кара күзләр, хәтта икесенеӊ дә елмайганда бит очлары чокыраеп тора. 1939 елда гаиләдә тагын бер шатлыклы хәбәр – Хәсән белән Галиянеӊ күптән көткән кызлары Роза туа. Шуннан да зур бәхет бармы икән бу дөньяда! Тормыш арбасы тәгәри, алга бара, 1941 елныӊ 22 маенда тагын бер кызлары Кәнисә (архив документларында шулай язылган) дөньяга аваз сала. Ләкин бу сугыш башланырга бер ай калган вакыт… Төгәл бер айдан илебездәге кебек бу гаиләдә дә тормыш бик күп елларга челперәмә килә…
Сугыш башлангач, 1941 елныӊ 23 августында Хәсәнне сугышка алалар. Дөнья йөген үз иӊсәләренә салып калган Галияне кызлары да мәӊгелеккә ташлап китә. Бу ике кызчыкныӊ да гомерләре бик кыска була: 1941 елныӊ 6 сентябрендә нәни Кәнисә вафат була hәм сеӊлесе артыннан Роза да якты дөньяны калдырырга ашыга. Ә уналты яшьлек Мәсгут-Михаилны Свердловск шәhәренә хәрби хезмәткә алалар. Хәсән 1941 елныӊ көзендә Чибәркүл шәhәрендә оештырылган 371нче укчылар дивизиясенә эләгә. Озакламый дивизия Мәскәү янындагы фронт сызыгына күчә hәм 5 декабрьдә башланган контр-hөҗүмдә катнаша. 1941 елда Мәскәү өчен сугышларда, 1942-1943 елларда — Ржев-Сычевск hөҗүм итү операциясендә, 1944 елда Орша, Витебск, Минск шәhәрләрен азат итүдә, 1945 елда Көнчыгыш Пруссия җирендәге сугышларда катнаша. Хәсән Морадымов ике тапкыр каты яралана. 1943 елныӊ 6 январенда Калинин өлкәсе Зубцово шәhәре өчен барган сугышларда каты яралана hәм аны Мәскәүдәге Н.А. Семашко исемендәге үзәк клиник хастәханәсенә җибәрәләр. Бу батырлыгы өчен ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Хәсән Морадымовныӊ бүләкләү битендә батальон командирыныӊ шундый сүзләре бар: “Иптәш Морадымов батальон оештырылганнан бирле рота командиры вазыйфасында үзен шәхси составны яхшы оештыручы итеп күрсәтә, үзе югары дисциплиналы, үзенә hәм үз җитәкчелегендәге хәрбиләргә карата таләпчән. Безнеӊ армия hөҗүм иткән вакытта, ротаныӊ шәхси составы армиянеӊ тыл объектлары буенча күпләп таралган шартларда, иптәш Морадымов рота белән оператив рәвештә җитәкчелек итә, нәтиҗәдә шәхси состав командованиенеӊ барлык биремнәрен вакытында hәм өзлексез үти. Моннан тыш, өлкән политрук Морадымов ротаныӊ шәхси составы арасында көндәлек сәяси тәрбия эшен системалы рәвештә үзе алып бара”. Капитан Морадымов Хәсән Муллаяр улы шулай ук Кызыл Йолдыз ордены, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиӊгән өчен”, “Сугышчан казанышлары өчен“ медальләре белән бүләкләнә.
Михаил да әтисеннән калышмый. Унсигез яшен дә тутырмаган кече лейтенант Морадымов 1943 елныӊ 5 январенда Свердловск шәhәренеӊ Октябрьский район хәрби комиссариатыннан көнбатышка юл ала. Ул сугыш юлын 13нче гвардия кавалерия дивизиясенеӊ 46нчы кавалерия полк составында башлый. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиӊгән өчен” медале hәм тагын бик күп медальләр белән бүләкләнә. “Иптәш Морадымов, дошманныӊ көчле утына карамастан, үз автоматчылары белән торак пунктка тиз бәреп керә hәм урам сугышында дошманныӊ ике ут ноктасын юк итә, 5 солдатны әсирлеккә ала. Үз взводы белән батырларча алга бара hәм эскадрон составында каршылыкны җимерә, Новые Замки шәhәренә бәреп керә, шунда каты яралана”. Бу батырлыгы өчен капитан Морадымов Михаил Хәсән улы Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Сугыш… Бу әтиле-уллы ике каhарман – ике капитан батырларча сугышып исән кайталар.
Сугыш бетсә дә тәҗрибәле рота командиры, политрук, капитан Морадымов Хәсән Муллаяровичны hәм яшь, кыю взвод командиры, капитан Михаил Хәсәновичны хәрби бүлекләренеӊ урнашу урынына җибәрәләр. Хәсән Гриммен шәhәрендә хезмәт итә, 1947 елныӊ 28 февралендә демобилизацияләнә hәм Галия янына кайтып совхозга бригадир булып урнаша, йорт төзи башлый. Аларныӊ 1950 елда тагын бер уллары Сәйфулла туа. Хәсәннеӊ инде шушы яшенә сәламәтлеге бик нык какшаган була. Аныӊ ике аягын кисәләр, алтмышынчы елларда вафат була.
Михаил Хәсән улы сугыштан кайтып 1948 елныӊ 1 июленнән Заимка мәктәбе директоры урынбасары булып эшли башлый, шул ук елны аны мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы итеп куялар. 1949 елда Молотов педагогия институтыныӊ тарих факультетына укырга керә hәм аны уӊышлы тәмамлый. Институтны бетергәч, Лысьва шәhәренеӊ 15 санлы мәктәбендә 1959 елга кадәр тарих укытучысы булып эшли, 1959-1967 елларда 4нче мәктәпнеӊ директоры итеп куялар. Соӊгы елларда 10нчы мәктәптә тарих укытучысы була hәм 1974 елда лаеклы ялга китә. Михаил Хәсәновичны бергә эшләгән коллегалары хәзер дә җылы сүзләр белән искә алалар. Ул районда үткән барлык җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, Бөек Ватан сугышы ветераннары арасында чыгышлар ясый. Аныӊ үз гаиләсе булмый, бөтен көчен мәктәп балаларын тәрбияләүгә бирә. Аӊа да әтисенеӊ кебек сугыш яралары тынгылык бирми, берничә тапкыр Свердловск (Екатеринбург) хастәханәләрендә операция ясыйлар. 1994 елныӊ 5 августында бакыйлыкка күчә.
Фирдәния Ромашева, Федоркида туып-үскән, хәзер Пермь шәhәрендә яши.
Здравствуйте,очень хорошая история спасибо за ваши труды.
Я являюсь прямым потомком этих героев, меня зовут Мурадымов Руслан Сайфуллович, я внук Хасана, племянник Михаила, сын Сайфуллы.
Михаил(Масагут) родился в 1925 году, Хасан(Хасанзян) умер в 1960 году