Хатирәләр яңара…
БЕРЕНчЕ Әрҗәндә яшәүче Мөстәкыймовларның күбесе дәһшәтле сугыш кырларыннан туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Нәҗмехәким Фәсәхетдин улы Мөстәкыймовның гаиләсеннән (балалары 9 булган) Бөек Ватан сугышына бер-бер артлы уллары Гарифулла, Кәлимулла, Шәрифулла, Хәбибулла, Сәмигулла һәм Тайфур китәләр, ләкин исән килеш туган якларына тик икесе: Сәмигулла һәм Тайфур гына кайта. Сугышта барысына да түзәргә, авырлыкларны җиңәргә кирәк була, хәтта каты яраланып госпитальдә булганда да алар җиңүгә ышанычларын югалтмыйлар. Әле авылга кайткач та сугыш газаплары озак еллар, үзәк өзгеч булып, хәтерләрендә саклана. Әтиебез Тайфур








