Ике атна — 28 июльдән 10 августка кадәр Кодаш авылында Удмурт дәүләт университетыныӊ Кама-Вятка археология экспедициясе (КВАЭ) отряды эшләде. Казыну эшләре федераль әhәмияттәге археологик объектта — Халыкларныӊ бөек күченү чорындагы Кодаш авылыныӊ I каберлегендә (III-V гасыр) үткәрелде. Күпьеллык археологик өйрәнү тәмамлануга якынлаша.
Быел археологларныӊ эшен оештыруда яӊа алым сынап каралды. Каберлекне тикшерүнеӊ беренче атнасында галимнәр (О.А. Казанцева, А.А. Дерюгин), югары уку йортын тәмамлаган тарихчы (Т.М. Чижова (Кузина), университет студентлары (В.В. Антропова, М.А. Мерзлякова) hәм Ижевск шәhәре волонтерларыннан (А.Л. Гребенкин, В.С. Чернышев) тыш Каенавыл җирлеге халкы (Ф.Ф. Габдушев, И.М. Илкәев, И.И. Рангулов, А.О. Яббаров), ә икенче атнасында югары уку йортын тәмамлаган тарихчылар (Э.Д. Соловьева, М.С. Клековкина) да катнашты.
Вакытында башкарылган бердәм эшкә hава торышы ярдәм итте. Казыну эшләре нәтиҗәсендә таш hәм пыяла муенсалар, металлдан ясалган пычаклар, сөӊге очлыклары; балчыктан әвәләп ясалган савытлар гына түгел, ә шулай ук борынгы халыкныӊ кремация рәвешендәге җирләү йоласыныӊ яӊа детальләре дә табылды.
Археологларга кунакка Барда җиренеӊ борынгы тарихы белән кызыксынучы дуслары: Е.Н.Кәлимуллина, Ә.С. Мәүликаева килүе сөенечле булды.
Казыну эшләре Ижау иганәчеләре hәм Барда муниципаль округы администрациясе (муниципалитет башлыгы Х.Г. Алапанов) ярдәмендә уздырылды.
Археологлар Каенавыл территориаль бүлеге начальнигы Л.Р. Рангуловага күрсәткән игътибары hәм эшчеләрне казу эшенә оештыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерә. Кодаш авылында яшәүчеләр: А.Б Хаҗиевка hәм аныӊ улына археологларныӊ уӊайлы көнкүрешен булдырганнары өчен, Байсикиннар гаиләсенә туклануда hәм җир эшләрен рекультивацияләүдә ярдәм иткәннәре өчен аерым рәхмәт.
Сезон тәмамланды, алда алынган материалларны фәнни өйрәнү hәм яӊа ачышлар көтә! Кызыксынучыларны киләчәктә хезмәттәшлеккә чакырабыз!
Отряд җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты, Удмурт дәүләт университетыныӊ Удмуртия тарихы, археология hәм этнология кафедрасы доценты
Ольга Казанцева.