Мөмкинлекләрегездән тулы файдаланыгыз

30 июньдә 2нче санлы Барда урта мәктәбен тәмамлаучыларга гомуми төп белем hәм гомуми урта белем турында документлар тапшырылды. Егет hәм кызларны мәктәп директоры Т.И. Абузов сәламләде, Таhир Исмәгыйль улы аларны имтиханнарын уӊышлы тапшырулары белән котлады hәм hәркайсына тормыш юлын дөрес сайлауларын, куйган максатларына ирешүләрен теләде. — Без сезне яхшы итеп тәрбияләдек, ныклы белемнәр бирдек. Сез тормышыгызда гади булмаган чорны уӊышлы үттегез — мәктәп тәмамладыгыз. Хәзер сезнеӊ алда барлык юллар ачык hәм яӊа, мөстәкыйль тормыш чоры башлана. Сезгә уӊышлар телим, хыялларыгыз

Подробнее

Эзләнүләр, ачышлар вакыты

Менә беренче җәй ае да узып китте, безне кояшлы июль каршы алды. 27 июньдә бөтен ил буенча Яшьләр көне билгеләп үтелде, бардалылар да бу датадан читтә калмады, Барданыӊ Җиӊү мәйданында 1 июль киче бик күп кешене җыйды. Бәйрәмдә катнашучыларны округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, администрация башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Р. Әмирова hәм мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова котлады hәм актив яшьләрне рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Кичә дәвамында “ПартиниКа”, “Withes”, “Тормыш ритмы”, “Дуслык”, “Барда гүзәле”, “Ассорти” бию hәм вокаль

Подробнее

Барлык игътибар спорт объектларына

29 июньдә округыбызга эш сәфәре белән Нытва шәһәр округы башлыгы Р.М. Хәертдинов, әлеге муниципалитет администрациясе вәкилләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Краснокамск шәһәр округы администрациясенең спорт һәм физик культура идарәсе начальнигы Л.А. Вороная килде. Делегацияне муниципалитет башлыгы Х.Г. Алапанов каршы алды. Кунаклар иң беренче Үдик авылында булды. Әлеге территориядә инде күп еллар төрле спорт объектларын төзү һәм ремонтлау буенча планлы эш алып барыла. Бу ел да искәрмә булмады, агымдагы елда мәктәп спорт залы төзекләндерелде. Моннан тыш, Пермь крае Физик культура

Подробнее

Укудагы аерым уңышлары өчен

30 июньдә округ администрациясендә укудагы аерым уңышлары өчен отличиеле аттестатлар һәм медальләр тапшыру тантанасы уздырылды. Округ башлыгы Х.Г. Алапанов һәм округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов мәгариф оешмалары директорлары һәм ата-аналар алдында укуда югары нәтиҗәләргә ирешкән муниципалитет мәктәпләренең 9 һәм 11 класс укучыларын хөрмәтләделәр. — Бүген истәлекле көн — без иң яхшыларны хөрмәтлибез. Бер яктан, ул күңелсез дә, чөнки сезнең мәктәп еллары тәмамланды, әмма сез икенче, олы тормыш бусагасында басып торасыз. Мәктәпне тәмамлаучыларга сайлаган югары уку йортларына укырга керүләрен, белем туплап,

Подробнее

Минем дөньям больница иде

Күбебез врач Антонина Павловна белән таныш, тик аның больницадан читтә нинди тормыш иптәше, әни, хуҗабикә булуын иң якын кешеләре генә белә. Бу үзенчәлекле шәхесне икенче яктан күрү һәм аның турында тулы “картина” җыю өчен без аның кызы Ольга Алексеевна Курочкинага мөрәҗәгать иттек. — Безнең әни башка әниләрдән бернәрсә белән дә аерылмады. Ул бик тәмле аш-су әзерләде, шимбә көнне, кагыйдә буларак, пироглар пешерде. Аның борынгы рецепт буенча ботканы сыер ашказанында пешергәнен хәтерлим. Ә әле генә пешеп чыккан ризыкның исе, әйтерсең лә,

Подробнее

Тигез урамнар – хыял түгел, ә чынбарлык

Ни өчен без, машина йөртүчеләр яки җәяүлеләр, юлларга, аларның торышына, ремонтына, юл катламына шулкадәр нык игътибар итәбез? Бүген үсеш алган транспорт инфраструктурасыннан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. “Юллар булмаса, киләчәк юк”, — диләр. Моның белән килешмичә булмый, чөнки начар юлдан кирәк урынга вакытында барып җитү кыен… Соңгы елларда округ җитәкчелеге муниципалитет юлларының торышына зур игътибар бирә. Пермь крае хөкүмәтенең 2018 елның 5 декабрендәге 764-п санлы карары нигезендә һәм аукцион үткәргәннән соң, 2021 елның 17 декабрендә Барда муниципаль округы

Подробнее

Камыр ризыкларын барысы да ярата

26 майда илнең барлык эшмәкәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен –Рәсәй эшмәкәрләре көнен билгеләп үттеләр. Кече, урта һәм зур бизнес ил икътисадын үстерүдә мөһим роль уйный. Демидовларның коралчылар династиясен, туку фабрикалары хуҗалары – Морозовларны, сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр Елисеевлар һәм Строгановларны искә алырга мөмкин. Барда округы тарихында шулай ук әлеге территорияне үстерүгә үз өлешләрен керткән фамилияләр бар. Бүген муниципалитет халкы файдасына 692 кече һәм урта бизнес субъекты хезмәт куя. Алар барлык өлкәләрне дә диярлек колачлаган, әмма, аеруча авыл хуҗалыгы, сәүдә, хезмәт күрсәтү, җитештерү

Подробнее

Хезмәтенә бирелгән кеше

1975 год, момент операции. Слева направо: Антонина Курочкина,Полина Овчинникова, Фануза Хасанова, Дарья Наумова,Альфия Аптукова (Алексеева). 1922 елны« 25 июнендә Марий Эл Республикасыныӊ Совет районы Яӊа Ургаш авылында бу дөньяга гаҗәеп кеше – Демакова Антонина аваз сала. Тик аныӊ туганнары бу баланы нинди язмыш көткәнен күз алдына да китерә алмый әле. Ә алда аны фельдшер-акушерлык мәктәбендә уку, үз теләге белән күргән сугыш, Молотов медицина институтында белем алу, юллама буенча Барда районына килү, танылу hәм күп санлы дәүләт бүләкләре көтә. Әлбәттә, сүз

Подробнее

Мәктәп белән саубуллашу көне…

Быел Барда муниципаль округы буенча барлыгы 412 бала мәктәпне тәмамлый, шуларныӊ 305е – тугызынчы класс, 107се унберенче класс укучылары, аларныӊ барысына да дәүләт имтиханнарын үтәргә рөхсәт ителгән. 18 май көнне барлык урта, төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә, аларныӊ структур бүлекчәләрендә, шулай ук коррекция мәктәбендә соӊгы кыӊгырау яӊгырады. Печмень мәктәбендә узган hәм әлеге мөhим бәйрәмгә багышланган тантаналы линейкада бик күп кунаклар булды, алар арасында округ башлыгы Х.Г. Алапанов та бар иде. Ул чыгарылыш класс укучыларын, укытучыларны, ветераннарны hәм ата-аналарны җылы сәламләде.

Подробнее