Барлык игътибар спорт объектларына

29 июньдә округыбызга эш сәфәре белән Нытва шәһәр округы башлыгы Р.М. Хәертдинов, әлеге муниципалитет администрациясе вәкилләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Краснокамск шәһәр округы администрациясенең спорт һәм физик культура идарәсе начальнигы Л.А. Вороная килде. Делегацияне муниципалитет башлыгы Х.Г. Алапанов каршы алды.

Кунаклар иң беренче Үдик авылында булды. Әлеге территориядә инде күп еллар төрле спорт объектларын төзү һәм ремонтлау буенча планлы эш алып барыла. Бу ел да искәрмә булмады, агымдагы елда мәктәп спорт залы төзекләндерелде. Моннан тыш, Пермь крае Физик культура һәм спорт министрлыгына яңа спорт объектын урнаштыруга гариза җибәрелде. Шуңа күрә Пермь крае хөкүмәтенең 2019 елның 14 мартындагы 158-п санлы карары нигезендә тиздән бу торак пунктта ГТОның кече спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк, дигән өмет бар.

Каенавылда клубны, спорт залын һәм хоккей бортлары булган универсаль спорт мәйданчыгын караганнан соң, делегация Барда гимназиясенә юнәлде. Биредә кунаклар ике спорт мәйданчыгына аерым игътибар бирделәр. Шуларның берсе 9 ел элек “Газпром” МГ ЛПУсы средстволарына “Газпром — балаларга” программасы буенча оештырылган иде, ә икенчесе — кече мәйданчык Пермь крае хөкүмәтенең 2019 елның 14 мартындагы 158-п санлы карары кысаларында 2019 елда барлыкка килде.

Барда мәдәният һәм ял үзәге халыкны җәлеп итүче урыннарның берсе, биредә һәркем үзенә ошаган шөгыль таба алачак. Төрле программалар, край хөкүмәте карарлары кысаларында төрле дәрәҗәдәге бюджетлар хисабына һәм округта яшәүчеләр средстволарына бию һәм җыр белән мавыгучылар, өчен дә спортчылар өчен дә барлык шартлар тудырылган. Сәхнә, зал ремонтланды, барлык кәнәфиләр алыштырылды, бина тышкы яктан тышланды, территориядә асфальт салынды. Барда мәдәният һәм ял үзәгендә милли көрәш үзәге эшчәнлек алып бара, анда милли көрәш, дзюдо һәм башка спорт төрләре үсеш алган. БЦКД янында хоккей бортлы универсаль спорт мәйданчыгы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен кече спорт мәйданчыгы һәм мәктәпара стадион урнашкан. Бу объектларда халык һәрвакыт күп җыела. Кышын бозда хоккейчылар уйный, ә җәй көне балалар туп куа, җиңел атлетлар шөгыльләнә, биредә төрле яшьтәге актив ял яратучылар вакытны күңелле үткәрә. Кунаклар Барда җыены мәйданында урнаштырылган спорт объектларын да игътибарсыз калдыра алмады. Узган ел “Без спортны сайлыйбыз!” региональ проектын тормышка ашыру кысаларында биредә воркаут-мәйданчык барлыкка килде, ә быел край хөкүмәте карарларының берсе буенча – чаңгы-роллер трассасы.

Беренче Әрҗәндәге хоккей бортлы спорт мәйданчыгында һәм “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында булганнан соң, округ администрациясендә киңәшмә уздырылды. Чараны сәламләү сүзе белән Хәлил Газбулла улы ачып җибәрде: “Бүген бездә уңышлы очрашу узды. Барда җирендә тәҗрибә уртаклаштык. Кунаклар территориябез белән таныштылар, үз округлары турында сөйләделәр. Без төрле спорт, мәдәният һәм мәгариф объектларында булдык. Округыбызда авыл хуҗалыгы тармагы үсеш алуын билгелим, халыкның 90 проценттан артыгы – татарлар һәм башкортлар”.

Барда округы белән таныштырган фильмнан соң, җыелучылар алдында балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Р.Р. Мусалева чыгыш ясады. Роза Рафил кызы округның спорт өлкәсендәге казанышлары турында җентекләп сөйләде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә муниципалитетта 76 спорт объекты исәпләнә, алар барысы да спорт җиһазлары һәм инвентарь белән җиһазландырыла. Халыкны сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә җәлеп итү буенча зур эш алып барыла. Статистика буенча, узган ел ахырына округ халкының 51,7 проценты яки 11518 кеше даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә 1437 кеше ГТО нормаларын отличие? билгеләренә тапшырды. Спорт өлкәсендәге казанышлар өчен огругыбыз Пермь крае Физик культура һәм спорт министрлыгы тарафыннан “Кама буеның спорт элитасы 2021” край конкурсында “Пермь краеның иң яхшы муниципаль округы” исеменә лаек булды, шулай ук Барда муниципалитеты Пермь краеның авыл “Спорт уеннары-2021” бәйгесендә 3 урынны алды. 2021 ел нәтиҗәләре буенча, Пермь крае муниципаль берәмлекләрендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексын кертү һәм гамәлгә ашыру буенча гомуми рейтингта безнең округ үз төркемендә 3 урынга иреште.

— Бардага күптәннән килергә планлаштырган идек, нәкъ менә спорт объектларын күрәсе килде, чөнки безнең округ та спорт юнәлешенә ия. Бездә ике спорт мәктәбе эшли, өченче спорт учреждениесе булдырылды. Шуңа бәйле рәвештә аларның эшчәнлеген үстерү буенча күп кенә планнар бар. Бүгенге сәфәрнең төп максаты ирешелде. Алынган тәҗрибә безгә күп файда китерер дип уйлыйм, сезнең эшләнмәләрне үз территориябездә кулланачакбыз. Без барлык мәйданчыкларның да универсаль булуын, бердәм стиль сакланып калуын күрдек, бу объектларны гамәлгә ашыруны гадиләштерә һәм бәяне арзанайта. Физкультура-сәламәтләндерү комплексы аеруча кызыксындыра иде, ниһаять, аны күрдем, барлык уңай якларын бәяләдем. Нытвада мондый объект юк, без аның турында хыялланабыз, тиздән проект эшләрен башларга телибез, — дип уртаклашты Нытва шәһәр округы башлыгы Ринат Менсәгыйрь улы.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *