Тигез урамнар – хыял түгел, ә чынбарлык

Ни өчен без, машина йөртүчеләр яки җәяүлеләр, юлларга, аларның торышына, ремонтына, юл катламына шулкадәр нык игътибар итәбез? Бүген үсеш алган транспорт инфраструктурасыннан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. “Юллар булмаса, киләчәк юк”, — диләр. Моның белән килешмичә булмый, чөнки начар юлдан кирәк урынга вакытында барып җитү кыен…

Соңгы елларда округ җитәкчелеге муниципалитет юлларының торышына зур игътибар бирә. Пермь крае хөкүмәтенең 2018 елның 5 декабрендәге 764-п санлы карары нигезендә һәм аукцион үткәргәннән соң, 2021 елның 17 декабрендә Барда муниципаль округы администрациясе һәм “ДОРОС” ОООсы (директоры С.А. Бирин) арасында муниципаль контрактка кул куелды.

Әлеге документ кысаларында автомобиль юлларын ремонтлау буенча эшләр башланды. Үзгәрешләр Барданың Цветочная (Солнечная урамыннан Космонавтлар урамына кадәр), Солнечная (Газчылар урамыннан Цветочная урамына кадәр), Беляев (Громова урамыннан Молодежная урамына кадәр), Леонов (Громова урамыннан Молодежная урамына кадәр), Громова (Беляев урамыннан Леонов урамына кадәр), Молодежная (Космонавтлар урамыннан Леонов урамына кадәр) һәм Беренче Әрҗәннең 8 Март (Ленин урамыннан Западная урамына кадәр), Западная (8 Март урамыннан Ленин урамына кадәр), Солнечная (Ленин урамыннан 8 Март урамына кадәр), Мирная (Ленин урамыннан 8 Март урамына кадәр), 1 Май (Ленин урамыннан 6нчы йортка кадәр), За мир (1 Май урамыннан Ленин урамына кадәр), Механизаторлар (Киров урамыннан 20нче йортка кадәр), Киров (Ленин урамыннан Механизаторлар урамына кадәр), Школьная (Ленин урамыннан 12нче йортка кадәр) урамнарына кагылачак. Ремонт эшләре узачак участокларның гомуми озынлыгы якынча 6 км тәшкил итәчәк.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *