Эзләнүләр, ачышлар вакыты

Менә беренче җәй ае да узып китте, безне кояшлы июль каршы алды. 27 июньдә бөтен ил буенча Яшьләр көне билгеләп үтелде, бардалылар да бу датадан читтә калмады, Барданыӊ Җиӊү мәйданында 1 июль киче бик күп кешене җыйды.

Бәйрәмдә катнашучыларны округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, администрация башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Р. Әмирова hәм мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова котлады hәм актив яшьләрне рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Кичә дәвамында “ПартиниКа”, “Withes”, “Тормыш ритмы”, “Дуслык”, “Барда гүзәле”, “Ассорти” бию hәм вокаль коллективлары, Милена Биктимирова, Айваз Мәсәгутов, Рафаэль Абдалов тамашачыларны үз чыгышлары белән сөендерде. Әлбәттә, яшьләр кичәсендә юмор элементлары да булды — “СТС” КВН командасы егетләре көлкеле кыска күренешләре белән халыкныӊ кәефен күтәрде. Кечкенәдән алып өлкәннәргә кадәр — барысы да матур концерт программасыннан канәгать калды, алып баручылар интерактив уеннар үткәрде, дискотека оештырылды, аттракционнар hәм сәүдә палаткалары эшләде. Чарага Пермьнән җырчы hәм алып баручы Руслан Габтрахманов чакырылган иде.

Интерактив уеннарда аеруча актив катнашучыларга Ришат Төхвәтуллин концертына билетлар бүләк ителде, бу алар өчен күӊелле сюрприз булды. Тантана бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Бардадан Лена Рангулова hәм Эльза Мусина үз тәэсирләре белән уртаклаштылар:

— Мондый чараларга теләп йөрим. Аквагрим белән шөгыльләнәм. Концерт программасы hәрвакыт бик ошый, — диде Лена.

— Бардада мондый бәйрәмнәр оештырулары бик яхшы. Алар ешрак булсыннар иде, — дип уртаклашты Эльза.

Ахырда шуны әйтәсе килә, яшьлек — ул hәр кеше тормышында искиткеч матур чор гына түгел, ә күӊелнеӊ яшәргә, зур тормышка ашкынган чагы да. Бу эзләнүләр, ачышлар hәм иӊ кыю өметләрне тормышка ашыру вакыты да. Нәкъ менә алар — бүгенге мәктәп укучылары, студентлар, яшь хезмәткәрләр, эшмәкәрләр, галимнәр тиздән җәмгыятьнеӊ үсеш юлларын билгеләячәкләр.

Венера Уразова.

Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *