Минем дөньям больница иде

Күбебез врач Антонина Павловна белән таныш, тик аның больницадан читтә нинди тормыш иптәше, әни, хуҗабикә булуын иң якын кешеләре генә белә. Бу үзенчәлекле шәхесне икенче яктан күрү һәм аның турында тулы “картина” җыю өчен без аның кызы Ольга Алексеевна Курочкинага мөрәҗәгать иттек.

— Безнең әни башка әниләрдән бернәрсә белән дә аерылмады. Ул бик тәмле аш-су әзерләде, шимбә көнне, кагыйдә буларак, пироглар пешерде. Аның борынгы рецепт буенча ботканы сыер ашказанында пешергәнен хәтерлим. Ә әле генә пешеп чыккан ризыкның исе, әйтерсең лә, һаман һавада очып йөри. Ярма белән тутырылган ашказанны мичтән чыгарып кискәч, йөзгә эссе һава бәрелә, бу онытылмаслык хисләр. Әтиебез Алексей Григорьевич аучы һәм балыкчы иде, шуңа күрә өйдә һәрвакыт табигать бүләкләре (байлыклары) булды. Әниебез пешергән яраткан ризыгыбыз — фаршланган чуртан. Ул үлгәннән соң башка беркайчан да тутырылган чуртан ашамадым. Гаиләбез белән пикникка еш йөрдек, уха пешердек, әни су коенырга ярата иде,- дип башлый сүзен әңгәмәдәшем.

Ольга Алексеевна сүзләренчә, аның әнисе һәрвакыт укырга вакыт таба. Өйләрендә акушерлык, хирургия, совет сәламәтлек саклау хыкында мәкаләләр басылган журналлар, шулай ук халык арасында медицина турындагы белемнәрне тарату буенча төрле брошюралар күп була. Кыскасы, аның буш вакыты файдалы уза.

— Әниемнең ике өе (йорты?) булды дияр идем: беренчесе – безнең янәшәдә гаилә учагы, ә икенчесе — пациентлар көткән больница. Аның өчен нәрсә мөһимрәк булгандыр әйтә алмыйм, аерма юктыр, мөгаен. Амбулатория янында ук яшәдек, шуңа күрә минем өчен йорт һәм больница ишегалды арасында аерма юк иде. Беркайчан да балалар бакчасына йөрмәдем, больница коллективы һәм пациентлар тәрбиясендә үстем, дип әйтергә була. Мине барысы да белә иде, операция блогы һәм бала тудыру йортыннан тыш, теләсә кайсы кабинетка кердем. Тешләрне ничек дәвалауларын, эрен җыелган урынны ярып, яралар тегүне күрдем. Каннан да, эреннән дә — бернәрсәдән дә курыкмадым, миңа барысы да кызык иде, — дип дәвам итә әңгәмәне Ольга Курочкина.

Антонина Павловна күп балалы гаиләдә өченче бала булып туа, алар барысы алты: ике кыз һәм дүрт малай тәрбияләнәләр. Мәктәп елларында ул үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөрергә ярата, гимнастика белән шөгыльләнә һәм матур җырлый, шуңа күрә аттестат алгач, артистка укырга барырга планлаштыра. Әмма ул вакытта бер теләк аз: колхоздан юллама алырга кирәк була, әтисе дә аңа доктор белгечлеген үзләштерергә өнди. Шулай итеп, ул Йошкар-Олага килә һәм Мари фельдшерлык-акушерлык мәктәбен тәмамлый.

— Бернигә дә карамастан, әни тормышын бик бай, кызыклы үтте, дип санады. Ул туганда (ә бу 1922 ел) авылда ут булмаган. Дәресләрне керосин лампасы, чыра яктылыгында эшләгәннәр. Вакыт узу белән “Ильич” лампочкасы барлыкка килә. Авылда беренче тракторны күреп, бөтен балаларның аның артыннан урамнар буйлап шатланып чабуы турында да сөйләде ул. Ул вакытта малайлар һәм кызларның аяк киеме дә юнләп булмый, икесенә яки өчесенә бер пар. Әнием элегрәк хыялланырга да кыймаган аяк киеме сатып алулары турында хатирәләре белән дә уртаклашкан иде, — ди Антонина Курочкина кызы.

Фоторәсемнәр кайчагында сүзләргә караганда күбрәк сөйләргә мөмкин. Шуңа күрә гаилә альбомын ачабыз. Кадрлардан безгә кулларына балаларын күтәргән бик яшь Антонина Павловна карый, ә менә чуртан каптырган әтиләре. Кайчагында рәсемнәрдә больница шәһәрчегенең иске корылмаларын, безгә таныш булмаган кешеләрнең күңелле йөзләрен күрергә мөмкин, алар арасында Антонина Курочкина да бар — институтны тәмамлаучылар белән очрашу кичәсе, диңгездә ял итү мизгеле…

Ольга Алексеевнаның әтисе хәрби кеше була, аны Барда районына җибәрәләр. Биредә ул милициядә хезмәт итә, аннан лаеклы ялга чыкканчы янгын частен җитәкли. “Әти дә үз вакытында сугышны үткән, әмма моның хакта беркайчан да сөйләмәде. Әнинең дә сугыш турындагы хатирәләре бик аз иде. Бервакыт аларның — яшь кызларның сугыш кырыннан яраланган солдатларны ничек тартып чыгарулары хакында сорадым, ул: “Сөйрәп ташыдык, сөйрәп” (“Волоком тащили, волоком”), — дип җавап бирде. Ә бервакыт үзе үлемнән ничек калуы турында сөйләде. 1941-1942 елларда әнием Ленинград өлкәсе шәһәрләрен саклаган Волхов фронтында була. Һөҗүмнәр туктатыла, әмма даими бомбалар ташлыйлар. Төнгә каршы блиндажда ашыгыч киңәшмә оештырыла, әни шунда барырга чыга гына, блиндажга турыдан-туры бомба эләгә, әни белән бергә булган медицина хезмәткәрләре, яралылар барысы да һәлак була. Әни бәхеткә исән кала. Әмма бөтен бәладан сакланып булмый, сугышта ул контузияләнә, шул вакыттан бирле аның колаклары белән проблемалар башлана, олыгайган саен ишетү сәләте начарланды”, — ди Ольга Алексеевна.

Әтисеннән аермалы буларак, Антонина Павловна үз балаларына һөнәр сайлаганда тулы иреклек биргән. Улы Алексей — геолог, ә кызы Ольга әнисенең эшен дәвам итә. “Минем дөньям больница иде, ә әни — бөтен яктан үрнәк булды, шуңа күрә медицина институтына укырга кердем. Кызым Яна да медицинага тартылды. Бүген ул край больницасында отоларинголог булып эшли. Әни миңа: “Әгәр бай булырга теләсәң, медицинаны сайлама. Чит кеше кайгысында үз бәхетеңне төзеп булмый”, дигән иде”, — дип билгеләп үтте ахырда Ольга Алексеевна.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *