Мөмкинлекләрегездән тулы файдаланыгыз

30 июньдә 2нче санлы Барда урта мәктәбен тәмамлаучыларга гомуми төп белем hәм гомуми урта белем турында документлар тапшырылды. Егет hәм кызларны мәктәп директоры Т.И. Абузов сәламләде, Таhир Исмәгыйль улы аларны имтиханнарын уӊышлы тапшырулары белән котлады hәм hәркайсына тормыш юлын дөрес сайлауларын, куйган максатларына ирешүләрен теләде.

— Без сезне яхшы итеп тәрбияләдек, ныклы белемнәр бирдек. Сез тормышыгызда гади булмаган чорны уӊышлы үттегез — мәктәп тәмамладыгыз. Хәзер сезнеӊ алда барлык юллар ачык hәм яӊа, мөстәкыйль тормыш чоры башлана. Сезгә уӊышлар телим, хыялларыгыз тормышка ашсын, үз мөмкинлекләрегезне тулы файдаланыгыз. Ә тугызынчы классны тәмамлаучыларныӊ унынчы класска килүләрен телим, — диде ул.

Директорныӊ тәрбия эше буенча урынбасары Г.Ф. Кантуганова, класс җитәкчеләре, ата-аналар җылы тәбрикләүләрен җиткерде, мәктәпне тәмамлаучылар җавап сүзе белән чыкты. Быел мәктәптә тугызынчы классны 111 кеше тәмамлый, алар арасыннан биш кызга отличиеле аттестат тапшырылды. Унбер классны тәмамлаучылардан берсенә “кызыл“ аттестат, Аиша Алапановага “Укуда аеруча уӊышлары өчен“ медале тапшырылды. Тантана чыгарылыш класслар укучыларыныӊ җырлы дулкынландыргыч чыгышы белән тәмамланды.

Узган еллардагыча, Барда урта мәктәбен тәмамлаучылар Пермь дәүләт милли тикшеренү университетына “IT-технология“ юнәлеше буенча керергә телиләр, шулай ук Пермь политехник университетын, дәүләт медицина университетын, Чайковский дәүләт физик культура hәм спорт академиясен сайлыйлар. Теләкләренә нигезләнеп, быел физика, информатика, җәмгыять белеме, биология, әдәбият, тарих, химия фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнары биргәннәр.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *