Укудагы аерым уңышлары өчен

30 июньдә округ администрациясендә укудагы аерым уңышлары өчен отличиеле аттестатлар һәм медальләр тапшыру тантанасы уздырылды. Округ башлыгы Х.Г. Алапанов һәм округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов мәгариф оешмалары директорлары һәм ата-аналар алдында укуда югары нәтиҗәләргә ирешкән муниципалитет мәктәпләренең 9 һәм 11 класс укучыларын хөрмәтләделәр.

— Бүген истәлекле көн — без иң яхшыларны хөрмәтлибез. Бер яктан, ул күңелсез дә, чөнки сезнең мәктәп еллары тәмамланды, әмма сез икенче, олы тормыш бусагасында басып торасыз. Мәктәпне тәмамлаучыларга сайлаган югары уку йортларына укырга керүләрен, белем туплап, туган якларына кайтуларын, тормышта үз урыннарын табуларын телим. Сез безнең киләчәгебез. Тугызынчы классны тәмамлаган балаларыбыз туган мәктәпләрендә унынчы класста укуларын дәвам итсеннәр. Муниципалитетыбызның һәр чыгарылыш класс укучысы югары белемле булырга тиеш, дип саныйм. Округ җитәкчелеге һәм администрациясе, мәгариф оешмалары укытучылары һәм ата-аналар уку мәсьәләсендә үзләренә бәйле булганны барысын да эшлиләр, чөнки балаларның уңышлары — безнең бердәм хезмәтебез. Медаль алган чыгарылыш класс укучылары елдан-ел күбрәк булсын иде, — дип котлады Хәлил Газбулла улы. Шулай ук Илгизәр Равиз улы, мәгариф идарәсе начальнигы Т.М. Мукаева, Барда гимназиясе директоры Г.Р. Ибраһимова, ата-аналар һәм мәктәпне тәмамлаучылар да җылы сүзләр белән чыгыш ясадылар.

9 классны тәмамлаучыларга төп гомуми белем турында кызыл аттестатлар, округ башлыгы Х.Г. Алапанов имзалаган почет грамоталары, әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу уку елында Сараш, Үдик, Озын Ялан, Барда, Каенавыл, Печмень мәктәпләре һәм Барда гимназиясеннән барлыгы 18 тугызынчы класс укучысы уку елын “бишле”гә генә тәмамлады. Сараш, Озын Ялан, Каенавыл, Үдик, Барда мәктәпләре һәм гимназиядән 11нче классны тәмамлаган 10 укучы, урта гомуми белем турындагы отличиеле аттестатлардан һәм почет грамоталардан тыш, “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале белән бүләкләнде, ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырылды.

— Быел тугызынчы классны тәмамладым, туган мәктәбемдә укуны дәвам итәргә ниятлим. Югары белемле булырга телим. Мине “Синергия” һәм Пермь дәүләт милли тикшеренү университетлары кызыксындыра. Психология факультетына барачакмын, дип уйлыйм. Уңышымның сере — хәтерем бик яхшы, шуңа күрә материалны “тешләргә” туры килми, барысын да җиңел истә калдырам. Китаплар укырга яратам, мәктәп программасыннан тыш детективлар укыйм, яраткан авторларым — Дарья Донцова һәм Агата Кристи, — диде Печмень мәктәбенең чыгарылыш класс укучысы Элеонора Кантуганова.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *