Яшьләргә үрнәк
Барда муниципаль округы территориясендә ике дистә елга якын “Иӊ яхшы ветеран хуҗалыгы” смотр-конкурсы үткәрелә. Коммерцияле булмаган район ветераннар советы җитәкчелегендә жюри әгъзалары авылларда булып хуҗалыклар белән очрашты инде. Газета битләре аша сезне бәйгедә катнашучылар белән таныштырабыз. Туган төбәгебездә тырыш, уӊган гаиләләр күп. Лаеклы ялда булуларына карамастан, алар хезмәтләре исәбенә сокланырлык хуҗалык алып баралар. Барысына да каян өлгерәләрдер, йортлары чиста, бакчалары каралган, бал кортлары, терлекләр hәм кош-корт асрыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, тормышныӊ ямен hәм кадерен тоеп яшиләр, шул рәвешле яшь