hәрвакыт туган җиремдә яшәргә теләдем
Дамир Муса улы hәм аныӊ гаиләсе яшәгән Түбән Искилдегә кадәр шактый озак бардык. Тирә-якта урман, ә юл буенда үскән чыршы hәм каеннар үтеп баручыларга ботакларын сузып, “исәнләшергә“ телиләр сыман. Килеп җиттек, бусагада безне гаилә әгъзалары белән Барсик кушаматлы песи каршы алды. Мул әзерләнгән табын артында әӊгәмә башланды. Дамир Муса улы сүзләренчә, ул Түбән Искилдедә туып-үсә. Җирле башлангыч мәктәпне тәмамлый, аннары Печменьдә укый. Аттестат алгач, “Нинди hөнәр үзләштерергә?“ дигән сорауга туктала. “Узган елларда биредә тормыш кайный иде. Зязелгада “Новая жизнь“ колхозы



