Күӊелләрдә hәрчак яз булсын
ӘЛЕ кайчан гына, яшел чыршы әйләнәсендә яӊа елныӊ тәүге таӊын каршы алган идек, инде язныӊ беренче ае тәмамланып килә. Быел яз иртәрәк киләме дисәк, кыш бирешергә теләми икән әле. Табигатьтә көн дә үзгәреш, көн дә яӊа тамаша — көндезен яӊгыр сибәләсә, кичен кар яварга тотына. Шулай да күӊелләргә яз халәте үтеп керде инде. Бардада язны каршы алу – Нәүрүз бәйрәме 23 мартка билгеләнгән иде. Нәүрүз фарсыча “яӊа көн“ дигәнне аӊлата, бик борынгыдан килгән яӊа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн








