Ул, барыннан да элек, бизнес

Дмитрий Владимирович Рожков hәм аныӊ йорт куяннары фермасы бөтен төбәк буенча hәм аннан читтә дә билгеле. Газета битләрендә бу хуҗалык турында бер генә тапкыр язмадык. Йорт куяннарын үрчетүче бу эшкә ничек тотынырга карар итүе, уӊышлары, фермадагы эшләрнеӊ ничек баруы, сату-алу эшен ничек җайга салуы турында сөйләп килде. Бүген дә уӊган хуҗа шаккаттырудан туктамый. 2019 елда биредә “Герефорд“ токымлы мөгезле эре терлек — үгезләр hәм таналар асрый башладылар. — Йорт куяннары үрчетү өлкәсендә тәҗрибәм бик зур. Фермада селекция, йорт куяннарын үрчетү

Подробнее

Кышкы фестиваль

Январь аеныӊ соӊгы шимбәсе күӊелле hәм мавыктыргыч чара белән истә калды – бу көнне “Әтине, әнине hәм хоккейны яратам“ дип исемләнгән гаилә фестивале уздырылды. Рәсәй хоккей федерациясе булышлыгы буенча Елена hәм Геннадий Тимченколар Хәйрия фондыныӊ “Рәхимле боз“ (“Добрый лед“) программасы кысаларында оештырылган әлеге чара зур бәйрәмне хәтерләтте. 29 январьда Барда округы үзәге шаулап, гөрләп торды. Көннеӊ чагыштырмача салкынча булуына да карамастан, уйлар чынга ашты. Бит бу көнгә гаилә фестиваленеӊ бөтен ил буенча алтынчы сериясе планлаштырылган иде — Рәсәйнеӊ 14 регионындагы

Подробнее

Өйгә кайтам

Кулымда якташым — шагыйрь Рәшит Ягъфәровныӊ “Сагынылды” дигән зәвыклы, матур итеп эшләнгән, Бардада нәшер ителгән китабы. Инде ничәнче тапкыр яӊадан укыйм. Китапка кертелгән hәр шигырь туган илгә мәхәббәт белән сугарылган, бала чакларны сагындырып, укучы күӊеленеӊ рухи дөньясына тәэсир итеп уйландыра, дулкынландыра… Шагыйрь өчен туган ягында барысы да кадерле. Ул тауларын, чишмәләрен, авылдашларын сагынып җырлый, моӊсулана. Туган якныӊ илаhи моӊына чумып, безне дә шунда алып китә hәм безне дә тәэсирләндерә, җырлата, елата, хисләр уята. Әйе, туган якныӊ гүзәллеген, аныӊ сихри матурлыгын

Подробнее

Больница ял көннәрсез эшли

Ильнур Сагидуллин

Пермь крае Сәламәтлек саклау министрлыгыныӊ “План тәртибендәге беренчел медик-санитар ярдәмен туктатып тору турында“гы министр вазыйфаларын башкаручы Е.В.Рожнев кул куйган 34-01-02-54 санлы приказы нигезендә, 25 январьдән план тәртибендәге беренчел махсуслаштырылган, медик-санитар ярдәме күрсәтү, диспансерлаштыру, профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү, Профилактик прививкалар милли календаре кысаларында балаларны вакциналаштыру туктатылды. Район больницасыныӊ баш табибы И.Ә.Сәгыйдуллинга бу хәл буенча аӊлатулар сорап мөрәҗәгать иттек. Илнур Әдhәм улы сүзләренчә, кабул ителгән барлык чикләүләр – мәҗбүри чара, чөнки коронавирус инфекциясенеӊ яӊа дулкыны башланды. Узган ел белән чагыштырганда авырулар саны

Подробнее

Гыйлемгә омтылучан

Газета укучыларын танылган якташларыбыз, галимнәр, билгеле шәхесләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу юлы сүзебез фәннәр кандидаты, Бардада туып-үсеп Мәскәү югары уку йортында белем биргән галимә Әнисә Урзый кызы Назарова (Касыймова) хакында. Үзе турында язарга теләкне белдергәч: “Кирәк микән, минем яшьтәшләр барыбыз да тырыштык инде“, диде ул. Чыннан да, балачакларын сугыш уты көйдергән өлкән буын вәкилләренә күп авырлыклар кичерергә туры килә. Тик алар бирешмиләр, белем алалар, лаеклы эшләп яшьләрне тәрбияләүгә өлеш кертәләр. Әнисә Урзый кызы Бардада 1940 елныӊ 23 февралендә әти-әнисенеӊ

Подробнее

Заман белән бергә

Свердлов исемендәге колхоз рәисе Червяков П.А. инициативасы белән 1971 елда Печмень мәдәният йортыныӊ бүгенге бинасы төзелеп, файдалануга тапшырыла. Бу еллар эчендә биредә кеше тормышыныӊ барлык мөhим вакыйгалары: яӊа туган балаларныӊ исемнәрен теркәү, паспортлар тапшыру, Совет Армиясе сафларына озату, никахлашу, лаеклы ялга озату h.б. уза. 1970-1980 елларда терлекчеләр, механизаторларныӊ мәдәни ялын оештыру hәм аларны хөрмәтләү буенча актив эш алып барыла. Фермалар hәм гаражлар каршындагы “кызыл почмаклар” эшлекле очрашулар, атнага йомгак ясау урынына әйләнә. Партия hәм комсомол оешмалары вәкилләре белән бергә авыл

Подробнее

Сөт ашлары — сөзмә hәм кызыл эрек

Бу чыгарылышыбыз Барда төбәгендә яратып кулланыла торган милли ризыкларыбыз: сөт ашлары — сөзмә hәм кызыл эреккә (әдәби телдә — корт) багышланыр. Аларны, гадәттә, көзнеӊ соӊгы айларында — сөт куе hәм каймаклы булганда әзерлиләр. СӨЗМӘ Әниләребез әзерләгән бу ризыклар тәме hаман тел очында тора сыман әле. Башкаларныӊ ничек булгандыр, безнеӊ әнинеӊ сөзмәсе ак кына түгел, ә аксыл сары төстә була иде. Русча ул кремовый дип яӊгырый. Тагын бер сөт ризыгы – кибетләрдә сатыла торган ряженка әнә шундый төстә. Сыерлы көнеӊ –

Подробнее

Гореф-гадәтләрне саклап

Баланыӊ әйләнә-тирә дөнья белән танышуы нидән башлана? Кайда ул мөстәкыйльлеккә, җаваплылыкка беренче адымнар ясый? Әлбәттә, балалар бакчасында. Нәкъ биредә сабыйныӊ беренче дуслары барлыкка килә, биредә ул саннар hәм хәрефләр “дөньясы“ белән таныша. Балалар бакчасы – шәхес формалашу hәм кечкенә кешенеӊ киләчәк тормышы нигезе дип санала. 9 декабрьдә безгә төп хуҗалары балалар булган белем бирү учреждениесендә булу бәхете елмайды. Килүебезгә “Колос“ балалар бакчасыныӊ бер төркеме татар телендә “Әбиемнеӊ сандыгы“ дип исемләнгән чыгыш әзерләгәннәр иде. Йорт хуҗабикәсе ролендә оешманыӊ музыкаль җитәкчесе Рәсимә

Подробнее

Бердәм эш — яхшы нәтиҗә

Октябрьскийда үткән фәнни-гамәли конференция уӊай тәэсирләр калдырды. Ул сылва-ирень татарлары тарихын өйрәнүчеләрне җыйды, hәм әлеге мәсьәләгә багышланган инде дүртенче конференция иде. Октябрьский шәhәр округы татар-башкорт иҗтимагый үзәге рәисе Әлфирә Гыймранованыӊ шундый чара үткәрү буенча проект язып, Татарстан Мәдәният министрлыгы грантын яулавы, үзәк әгъзалары – ныклы ярдәмчеләре белән бергә оештыру мәсьәләләрен уӊышлы башкарып чыгуы hәм конференцияне тиешле дәрәҗәдә үткәрүе үзе никадәр зур эш. Конференция үткәрүнеӊ төп сәбәбе – Октябрь округында урнашкан татар авыллары тарихына багышланган китапны тәкъдир итү иде. Ул басу

Подробнее