Бәхетле әни
Бәйрәм уӊаеннан әзерләнгән язмабыз 5 ул тәрбияләп үстергән анага багышлана. Бу искиткеч гаилә турында округ территориясендә генә түгел, аннан еракларда да яхшы билгеле. Сүзебез Үдик авылында яшәүче Фәнирә Искәндәр кызы Гимадутдинова, аныӊ уллары турында. Бер кечкенә генә мәкаләдә бу күркәм ананыӊ балаларына булган җылы мөнәсәбәтен, улларыныӊ әниләренә карата хөрмәтен, гаиләнеӊ кылган изге эшләре хакында язып бетереп булыр микән? Белмим, шулай да тотынырга булдым. Бу гаилә белән инде күптәннән танышмын. Моннан күп еллар элек, әле гаилә башлыгы исән чакта ук очрашып,







