Тормышныӊ кадерен белик!

Бөек Ватан сугышы… Ул беркайчан бетми торган авыр кайгы булып hәрбер өйгә, гаиләгә кагылды. Аныӊ кайтавазы сыгыш кырында кан койган ветераннарныӊ, бу көрәштә туганнарын, якыннарын югалтканнарныӊ хәтерендә, ач-ялангач килеш фронт өчен эшләгәннәрнеӊ күӊелләрендә уелып калган.

Барлыгы Барда районыннан сугышка 7 меӊнән артык якташыбыз киткән. Аларныӊ дүрт меӊнән артыгы мәӊгегә сугыш кырында ятып калган, шул исәптән Барда авылыннан фронтка киткән 519 кешенеӊ 399ы hәлак булган.

Елдан ел сугыш ветераннары саны кими бара, бүгенге көнгә Барда округында барлыгы 6 ветеран гына калды: Гаптрәхим Шәрип улы Тимганов, Вахит Мөхлис улы Акбашев, Габделбәр Гайса улы Сәвәләев, Рәүхәтулла Минниәхмәт улы Ишморатов, Кашфулла Шәймәгъсум улы Сардыков hәм Нәҗип Гәрәй улы Туймачев.

Без Барда округы башкорт корылтае әгъзалары: рәисебез Марат Нәшәт улы Мозафаров, аныӊ урынбасары Әнисә Сәлим кызы Мәүликаева, секретарь Сария Шәрхәт кызы Уразбаева 7 hәм 8 май көннәрендә сугыш ветераннарыныӊ hәрберсенеӊ өенә барып хәлләрен белешеп, Җиӊү бәйрәме белән котладык, Бөтендөнья башкорт Корылтае исеменнән Уфадан җибәрелгән бүләкләр тапшырдык. Ветераннар безне бик шатланып каршы алды. Марат хәзрәт hәрбер өйдә коръән укыды. Хуҗалар бик сөенде, рәхмәтләр әйтте. “Киләчәктә дөньялар тыныч булып, исәнлектә күрешергә Ходай насыйп итсен“, -дип теләделәр алар.

Шуны да әйтеп үтәсем килә, апрель ахырында туган якны өйрәнү музеенда Барда колледжы студентлары өчен Бөек Җиӊүнеӊ 77 еллыгына багышланган “Хәтер“ дәресендә дә катнаштык. Дәрескә Пермь крае буенча Башкортостан Республикасы тарихи-мәдәни үзәге филиалыныӊ баш белгече Рафис Рәмис улы Мукаев hәм Барда районы “Хәтер китабы“ авторы, туган як тарихын өйрәнүче Ә.С. Позднеева (Мәүликаева) чакырылды. Студентлар “Хәтер китабы“ hәм райондашларныӊ Бөек Ватан сугышында күрсәткән лаеклы өлеше белән танышты.

Каhарман якташларыбызныӊ батырлыгы киләчәк буынга юл күрсәтүче якты йолдыз ул. Сугыш кырларында ятып калган райондашларыбызныӊ исемнәре мәӊгеләштерелгән: Барда районы “Хәтер китабы“нда, Пермь өлкәсенеӊ 16 томлы “Хәтер китабы“нда hәм “Кама буе геройлары“ китабында язылган, hәр авылда диярлек обелисклар, мемориаль комплекслар урнаштырылган.

Майда парадка үзебез белән әтиләребез, картәтиләребез, туганнарыбыз фоторәсемнәрен дә алабыз. Без шулай якыннарыбызны данласак, алар йөрәкләребездә мәӊге сакланачак, рухлары көч бирәчәк. Аларныӊ батырлыгы үлемсез!

Әнисә Мәүликаева.

Барда авылы.

Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *