Больница ял көннәрсез эшли

Ильнур СагидуллинПермь крае Сәламәтлек саклау министрлыгыныӊ “План тәртибендәге беренчел медик-санитар ярдәмен туктатып тору турында“гы министр вазыйфаларын башкаручы Е.В.Рожнев кул куйган 34-01-02-54 санлы приказы нигезендә, 25 январьдән план тәртибендәге беренчел махсуслаштырылган, медик-санитар ярдәме күрсәтү, диспансерлаштыру, профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү, Профилактик прививкалар милли календаре кысаларында балаларны вакциналаштыру туктатылды.

Район больницасыныӊ баш табибы И.Ә.Сәгыйдуллинга бу хәл буенча аӊлатулар сорап мөрәҗәгать иттек. Илнур Әдhәм улы сүзләренчә, кабул ителгән барлык чикләүләр – мәҗбүри чара, чөнки коронавирус инфекциясенеӊ яӊа дулкыны башланды. Узган ел белән чагыштырганда авырулар саны берничә тапкыр күбрәк. Көн саен 150гә якын мазок Пермьгә анализ ясау өчен җибәрелә, аларныӊ якынча яртысы уӊай нәтиҗәле була, ягъни көн саен округ буенча коронавирус йоктыруныӊ 60-70 яӊа очрагы теркәлә.

Бүгенге көндә якынча 360 кеше амбулатор дәвалану үтә. Пациентлар авыр хәлдә түгел, Барда, Чернушка, Оса hәм Пермь стационарларында 10га якын кеше исәпләнә. Бу – пневмония, кислород бәйлелеге, ягъни канны кислород белән тәэмин итү 95 процент дәрәҗәсендә hәм аннан да түбәнрәк булган пациентлар, шулай ук өч көн дәвамында тән температурасыныӊ 39 градуска кадәр күтәрелүе күзәтелгән кешеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, COVID-19ны шикәр диабеты, артык тән авырлыгы, кан басымы югары булган кешеләр, 65 яшьтән өлкәнрәкләр авыр кичерә, — ди Илнур Сәгыйдуллин.

Терапевтлар hәм педиатрлар тарафыннан план тәртибендә кабул итү туктатылды, бу барлык көчләрнеӊ коронавирус белән авыручыларга юнәлдерелүе өчен эшләнде. Өлкән кешенеӊ ОРВИ билгеләре барлыкка килгән очракта, ул hәр көн, шул исәптән шимбә hәм якшәмбедә 8дән 18 сәгатькә кадәр кичектергесез медицина ярдәме кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Язылу таләп ителми, кабул итү — чират тәртибендә. Кабинет өлкәннәр поликлиникасы бинасында урнашкан. “Кичектергесез медицина ярдәме кабинеты эше киӊәйтелде, фельдшер hәм терапевт кабул итә. Аларныӊ бурычы – ОРВИ симптомнары hәм югары температурасы булган пациенты кабул итү, коронавируска мазок алу, аннары пациент турында мәгълүматны участок хезмәтенә тапшыру. Мазок нәтиҗәсе уӊай булса, участок терапевты, фельдшер яки шәфкать туташы авыруны өенә барып караячаклар, кирәк булган очракта дару препаратлары бирәчәкләр, — дип аӊлата район больницасыныӊ баш табибы. — Әгәр авыру мөстәкыйль рәвештә кабул итүгә килә алмаса, 2-05-37, 2-40-03, 8-902-79-08-947 телефоннары буенча өйгә табиб чакыртырга мөмкин. Тәүлек буе эшли торган номер: 8-902-79-08-948, ашыгыч ярдәм номеры: “103“, ЕДДС аша “112“.

Балаларны кабул итү шулай ук ашыгыч hәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү режимында, чират буенча hәр көн, шул исәптән ял көннәрендә 8дән 18 сәгатькә кадәр бара. Кечкенә пациентларны карау өчен табиблар өйгә дә киләләр. Балалар поликлиникасы регистратурасыныӊ телефон номеры – 2-03-37. Әлеге чаралар кертелгән чорда сәламәт бала кабинеты ябык, барлык план тәртибендәге прививкалар да туктатылды.

— Пандемиянеӊ башында күзәтелгән беренче симптомнар белән чагыштырганда, авыру күпкә җиӊелрәк уза. Хәзерге вакытта күпләр тамак авырту, борынныӊ салынуына, берничә көн дәвамында температураныӊ күтәрелүенә зарланалар. Коллектив иммунитетныӊ булуы да йогынты ясый дип уйлыйм, чөнки кайбер кешеләр беренче тапкыр гына чирләми, икенчеләре инде прививка ясаткан. Килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, барысын да медицина ярдәме күрсәтүгә аӊлап карауларын сорыйм. Форсаттан файдаланып, округ халкына мөрәҗәгать итәм: больницага ашыгыч ярдәм кирәк булса гына килегез. Үзегезне hәм сәламәтлегегезне саклагыз, — дип билгеләп үтте И.Ә.Сәгыйдуллин.

Килеп туган хәлгә карамастан, онкология авырулары, йөрәк-кан тамырлары hәм эндокрин системалары авырулары, шулай ук бөер терапиясендә (диализ) булган пациентларга медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтеләчәк. Гражданнарныӊ льготалы категориясенә даруларны өйләренә китерәчәкләр. Эш оештырылган, округ администрациясе фельдшерларны чакыруларга йөртү hәм даруларны илтү өчен транспорт бүлде.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *