Бер мәхәббәт тарихы

Гашыйклар көтә торган иӊ назлы, гадәти булмаган бәйрәм – Изге Вәли көне (Гашыйклар көне) якынлаша. Безнеӊ илдә бу датаны чагыштырмача күптән түгел генә бәйрәм итә башласалар да, 14 февральдә инде меӊ ярымнан артык ел дәвамында төрле континенттагы кешеләр бер-берсенә йөрәкләрен ачалар. Гашыйклар көнендә ир-егетләрнеӊ зур тартмадан кызлар язып салган мәхәббәт хатлары алу традициясен искә алырга мөмкин. Кайсы кызныӊ хаты эләгә, шуныӊ белән йөри дә инде егет.

Шулай ук нәкъ менә бу көнне “Кош туе“ дип атау турында мәгълүмат бар, чөнки кошлар елныӊ икенче аеныӊ икенче атнасында парлашалар, дип санаганнар. Бардада да кошлар сыман 14 февральдә кавышкан пар бар — Әлфир Раушан улы hәм Әлфия Илгизәр кызы Балтаевлар.

— Беренче тапкыр бер-беребезне кибеттә очраттык, соӊрак дискотекада күрешеп, бер-ике сүз алмаштык, бу 2011 елныӊ мае иде. Ике айдан соӊ, июльдә ныклап аралаша башладык. Ул чакта Әлфир мине “ВКонтакте“ социаль челтәре аша эзләп тапты, — дип башлады әӊгәмәне хуҗабикә.

Тормыш иптәше сүзләренчә, алар бер-берсе белән күрешә алмаганнар, чөнки ул Бардада эшләгән, ә Әлфия Пермь дәүләт милли тикшеренү университетыныӊ химия факультетын тәмамлап, Нижневартовскига киткән hәм шунда эшкә урнашкан. Әмма яшьләрнеӊ күптән көтелгән очрашуы барыбер булган, hәм алар бүтән аерылышырга теләмәүләрен аӊлаганнар. Алга таба вакыйгалар агымы бик тиз барган. “Шул ук елныӊ ноябрендә Бардага кайттым, ә инде бер айдан соӊ никах укыттык, — дип уртаклаша Әлфия. – Азрак вакыт узгач, Гашыйклар көнендә валентинкалар бүләк итү традициясе булган мәктәп елларын искә алып, туй үткәрү өчен шушы матур көнне – 2014 елныӊ 14 феврален сайладык, биш ай алдан ЗАГСка гариза тапшырдык. Хәзер бу дата безнеӊ өчен бик мөhим. Дөресен генә әйткәндә, саннарныӊ сихрилегенә беркайчан да ышанганым юк иде. Ә хәзер аныӊ барлыгын күрәм, ә 14 саны безне “эзәрлекли“ кебек“.

Гашыйклар көне белән Балтаевлар гаиләсенә яӊа традиция дә килә. Бу көнне алар иӊ якын кешеләре белән бергә гаилә коруларыныӊ чираттагы туган көнен билгелиләр. Туй видеоларын карап, бу истәлекле көндә үзләренеӊ нинди булуларын искә алалар hәм бер-берсен тагын да ныграк яратуларын аӊлыйлар. Гаиләдә ике бала тәрбияләнә. Җиде ел элек, 14 мартта кызлары Амаль туа, ә иртәгә, 12 февральдә уллары Әмир үзенеӊ беренче туган көнен каршылаячак.

Бер-берсен ярты сүздән, хәтта караштан ук аӊлап, балаларын кайгырту hәм мәхәббәттә үстергән тату гаиләләргә каравы күӊелле. Гашыйклар көне гореф-гадәтләребез, динебез hәм традицияләребез белән берничек тә бәйле булмаса да, кошларныӊ кавышу вакыты итеп елныӊ икенче аеныӊ икенче атнасын сайлап беркайчан да хаталанмаулары ачык аӊлашыла.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *