Сызлаулы хәтер

Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулды, тик бу афәт китергән яралар әле дә булса төзәлми, онытылмый. Хәзер без тыныч тормышта яшибез. Шуӊа да карамастан, төрле илләрдә сугыш уты кабынып ала, я вәхши бәндәләр тарафыннан терактлар оештырылып, бер гаепсезгә кеше гомерләре өзелә. Бу язмам тыныч тормышта күзәтелгән сугыш хәрәкәтләрендә интернациональ бурычларын үтәгән Уймуж hәм Федорки авылы егетләренә багышлана. Әйе, дөрес аӊладыӊ, укучым, сүзем күп аналар каргаган, яшьләребезне харап иткән Әфган сугышы хакында. Бу илдә әле дә булса тынычлык урнашып бетми.

Уймуж авылы тарих язуларына башлап 1707 елда теркәлә. Егерменче гасырда шаулап, гөрләп торган авыл иде. Бөек Ватан сугышына кадәр бу авылда җидееллык мәктәп эшләгән. Яӊа мәктәп Озанлы баш тавына урнаштырыла. Уймужлыларныӊ борынгы бабалары бу тауларда, сихри урманнарда озан ата торган булганнар, белеп шундый матур исем бирелгән бу тауга. Мәктәпнеӊ бер ягында Федоркидан килә торган олы юл, икенче ягында сөзәкләнеп түбәнгә төшә торган чишмә буе. Хәйраннар калырлык матурлык анда: төрле чәчәкләр, олактан челтерәп тәмле сулы чишмә агып тора. Янәшәдә генә ямь-яшел мәктәп алды, бакчасы. Биредә 7 ел (1969-1976 еллар) үзем дә балаларга белем бирдем. Аяныч хәл, 2011 елда авылда мәктәп ябылды, бинасы сүтелде. Күпләрнеӊ йөрәге әрнеде, мәктәпнеӊ матур алма бакчасы да юк инде. Уймуж авылы, Озанлы баш мескенләнеп, ямьсезләнеп калды…

 

Уймужлылар — кайнар ноктада

Мин тырышларныӊ да тырышы, бик акыллы укучым Илдус Флүр улы Ямалтдинов турында hәм шушы мәктәп парталары арасыннан чыккан сөлектәй егетләр – Әфган сугышы ветераннары турында истәлек калдырмакчы булдым.

Таулар-кыялар кичәбез без,

Флягалар буш. Корсак шулай ук.

Ком шытырдый тешләр арасында

Ач буламы солдат? Солдат – тук!

Бердәнбер юл – алга, солдат өчен

Чигенү юк! Соӊгы сулышта

Тәмугына барып керәчәк ул,

Ватан кушса әгәр, ил кушса…

(Николай Киршенко)

Ватан кушканга, ил кушканга Уймуж hәм Федорки авылларыннан 18-20 яшьлек асыл улларыбыз “тәмугъ“ка барып керделәр: Илдус Флүр улы Ямалтдинов (1962 елгы), Рифат Әмин улы Батыршин (1968 елгы, Әфган җирендә 1986 елныӊ ноябреннән 1988 елныӊ 3 августына кадәр була), Фазил Гайфетдин улы Ибраhимов (1960 елда туган), Илшат Гаптрәхим улы Арсланов (1964 елгы), Азат Гасим улы Аптраков, Имайкин Рамил Мәхмүт улы (1963 елгы, 2008 елныӊ 19 маенда үлде), Мөдәрис Закир улы Аптраков (1965 елгы), Илгизәр Наҗмулла улы Имайкин (1966 елгы), Рәдиф Тауфикъ улы Имайкин (1966 елгы), Рәмис Нәзи улы Якупов (1963 елгы). Газиз туган җиребезнеӊ гүзәл табигатендә иркәләнеп, якты мәктәбендә матур киләчәк турында хыялланып үскән балакайлар көйдергеч эссе климатлы кыялы таулар арасына, үлем авызына кертеләләр.

Әфган батырлары, гомергә төзәлмәс йөрәк ярагызны яӊартуым өчен сездән гафу үтенәм. Булачак “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры Илдус Флүр улы армия сафларына Пермь шәhәрендәге Калинин исемендәге заводта эшләгәндә алына. Әфган сугышында катнаша. Яуда каты яралана, чит җирдә каны тама. Илгә икенче группа инвалид булып кайта. Илдусныӊ әнисе Ямалтдинова Рәйсә апа Уймуж мәктәбендә башлангыч класс балаларын укытты. Ул аз сүзле, тыйнак ханым кайгысын кешеләргә чәчә торганнардан түгел иде. Армиядән ак чәчле булып кайткан улын күргәч, кайгысыннан аныӊ да кара чәчләре агарды. Бүген ул мәрхүмә инде… Ә Илдус төшенкелеккә бирелмәде, хәзер дә көр күӊелле, зифа буйлы, күркәм ир-ат. Ямалтдиновлар гаиләсендә ике кыз үсте, хәзер Илдус оныклар тәрбияли.

Ут мәхшәрен кичкән, hәр көн үлем белән йөзгә-йөз очрашкан прапорùик, өлкән механик Рифат Әмин улы “Сугышчан хезмәт өчен” медаленә ия була. Хәер, хәрби бүләк аларныӊ hәрберсендә бар ул. Безнеӊ егетләребез ерак җирләргә исем алу өчен түгел, ә Ватанга хезмәткә алынды. Сезнеӊ Әфганнан исән кайтуыгыз үзе зур бәхет. Рәхмәт сезнеӊ барчагызга. Балаларыгызныӊ уӊышларына сөенеп, оныклар уйнатып, озак-озак яшәргә язсын сезгә.

Уймуж авылы егете Илгизәр Имайкин Үдик урта мәктәбендә унынчы классны тәмамлагач, классташы Илдус Әбләшев (Үдиктән) белән Пермь авыл хуҗалыгы институтына укырга керәләр.

Беренче курстан соӊ Совет Армиясе сафларына алыналар. Бу ике аерылгысыз дус Әфганстан җирендә дә бергә хезмәт итеп кайталар. Хезмәт итү чорында күп кенә грамоталарга, медальләргә лаек булалар. Хәзер Илгизәр Наҗмулла улы – эшмәкәр, Илдус Хәмит улы полициядә участок инспекторы. Өйләнгән, ике бала үстерәләр. Авыр эшләрендә уӊышлар телик аларга.

Уймуждан танылган хәрби зат – Рафикъ Рәхим улы Имайкин (1946 елгы) турында язмыйча мөмкин түгел, ул туган авылында hәм төбәгебездә зур ихтирамга лаек кеше.

Әтисе Рәхим абый Бөек Ватан сугышы ветераны, ул хезмәткә 1934 елда чакырыла, 1941 елда сугышка алына hәм яраланып туган авылына кайта. Рафикъ Рәхим улы Уймуж, Үдик мәктәпләреннән соӊ Ерак Көнчыгышта Благовеùенск танк училиùесында hәм Мәскәүдә бронетанк гаскәрләре хәрби училиùесында укый, 21 яшеннән тормышын хәрби хезмәткә багышлый. 1970 елда якташыбыз инде өлкән лейтенант, хезмәтен Ерак Көнчыгышта, Еврей автоном өлкәсе үзәге Биробиджан шәhәрендә дәвам итә, бу чорда 3 дәрәҗә “Ватанга хезмәт өчен“ ордены, “Сугышчан хезмәт өчен“ медальләре белән бүләкләнә. Мотоукчы дивизиянеӊ штаб начальнигы булып хезмәт иткәндә Рафикъ Рәхим улы Әфганстанга җибәрелә. Бу вакытта ул 3 дәрәҗә “Йолдыз“ ордены hәм бу ил белән чикләрне саклаган өчен 4 медальгә лаек була. Чечен сугышы башланганда якташыбыз хәрби комиссар вазыйфасын башкара, егетләрне сугыш утына озатуны ике айлап тоткарлап (кичектереп) тора — күпме яшь гомерне саклап кала. 1987 елдан ул подполковник, 1995 елда полковник званиесендә отставкага чыга. Хәзер якташыбыз Татарстанныӊ Яр-Чаллы шәhәрендә яши, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә үзеннән өлеш кертә. Туган авылына кайта, авылдашлары Рафикъ Рәхим улын сөенеп каршы алалар, “Уймуж полковнигы” дип горурланалар.

Сәясәттән аерылгысыз рәвештә

Әфганстанда үз илләрендә газиз җирләрен яклап көрәшкән халык. 1970 -1980 елларда капитализм, я социализмны яклаучылар арасында сугыш бара. Яхшы коралланган фетнәчеләрдән формалаштырган бандалар совет чикләрендәге шәhәрләрне утка тотарга ашкыналар. Шул сәбәпле СССР хөкүмәте Әфганстанга чик сакчыларын кертергә була.

Бабрак Кармаль җитәкчелегендәге Әфганстан хөкүмәте хәрби восстаниене революция дип игълан итә hәм үзен саклап калу өчен төньяктагы “туганыннан” ашыгыч ярдәм сорый. Генштаб бу илгә гаскәр кертүгә баштан ук каршы була, ләкин югарыда утыручылар бу киӊәшкә колак салмыйлар. Шуннан соӊ совет гаскәрләренә Әфганстан җирендә гарнизоннар ясап урнашырга hәм сугыш хәрәкәтләренә кушылудан тыелырга күрсәтмә бирелә. Кызганыч, бу күрсәтмәләр тормышка ашмый.

“Чикләнгән күләмдәге” совет гаскәрләре (егетләрнеӊ иӊ-иӊнәре генә сайлап алына) Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнаша башлый. Аяусыз, канкойгыч яу эченә кергәнче 18 яшендәге егет тау юлыннан, ком өстеннән йөрергә, автомат тотып йокларга өйрәнә. Солдаттан ят халыкныӊ гореф-гадәтләрен саклау, дипломат булу таләп ителә. Беренче елларда ук совет гаскәрләре меӊәрләгән сугышчысын югалта, ун меӊләгән солдат яралана. Брежнев канлы яуга өстәмә көчләр кертә.

Әфган җирендәге бу сугыш 2238 көн — 1979 елныӊ 25 декабреннән алып 1989 елныӊ 15 февраленә кадәр дәвам итә. Шушы ун елга якын вакыт эчендә анда 620 меӊ совет гражданы була, аларныӊ якынча 15 меӊе туган өйләренә кире әйләнеп кайтмый. Ә күпмесе тән җәрәхәтләре hәм җан газаплары кичереп, гарипләнеп калды икән? Пермь өлкәсеннән 6 меӊ кеше озатыла, 415 солдатныӊ гомере өзелә. Армия Әфганнан чыгарылгач, Барда хәрби комиссариатында 200 ветеран исәпкә алына. Ут мәхшәрен кичкән егерме яшендәге егетләребезнеӊ чәчләре чаларды. Исән калганнары да әниләре каршына аларга караганда картрак булып кайтты.

Без бүген беркемгә каршы сугышмыйбыз ләбаса, ә солдат каберләре арта тора… Ата-аналар да яшәү терәген, җирдә тотып торучысын югалткач, вакытыннан элек бакыйлыкка күчә.

Солдат тормышы кайда да җиӊел түгел

ҖӘЙГЕ челләдә кызулык 45 градуска җиткән кызу Әфганстан.

Сиксәненче еллар. Сугыш. Күтәргесез авыр уйлар… Биредә hәр адымда үлем, әҗәл синеӊ белән янәшәдә атлый: hәр кышлакта, hәр сукмакта сине дошман пулясы яки хәнҗәре каршыларга мөмкин. Задание алуга hәркем үзе белән автомат, дүрт магазин, ике граната, ике ракета, төтен җибәргеч ике шашка, коры паек белән тулы рюкзак, 25 килограммлы ПТУРС (танкларга каршы ата торган ракета) снаряды ала. Барысы 4045 килограмм авырлыктагы йөк.

Шуныӊ белән Әфган тауларында кәҗә кебек сикергәләп йөри солдат.

Авыр йөк күтәреп, куркыныч сукмаклардан дүртәр километр биеклектәге тауларга күтәрелә ул. Пакистан шәhәре Пешавардан башкисәр отрядлар Әфганстанга җибәрелеп тора. Суеш, кырылыш… Монда вакытныӊ исәбе юк, яшәү белән үлем арасында көрәш бара.

Исән-имин, иркәм, әлегә, дип

Яза иде hәрбер хатында.

Тик язмады гомерен бирәчәген

Туган җире, иле хакына.

(Виктор Верстаков)

Әфган ягыннан кыр казлары кайтканда “кыйгак-кыйгак!” дигән тавышларында мәрхүмнәрнеӊ соӊгы ачы авазлары яӊгырый сыман. Сугышчан бурычларын соӊгы минуткача намус белән үтәгән япь-яшь егетләрне онытырга безнеӊ хакыбыз юк. Сиксәненче еллардагы ил җитәкчеләренеӊ ялгышлыклары бүген сер түгел инде. Әфган батырлары, кулыгызга каләм алып, эчке кичерешләрегезне чишегез, чит-ят җиргә каннары тамган иптәшләрегез турында истәлекләр язып калдырыгыз, тарих дәвам итсен.

“Әфган туганлыгы” яши, аралашыгыз, ярдәмләшегез. Әрнү – үкенүләрегез төзәлсен иде. Канлы Әфганда ачы газаплар кичереп исән-имин калуыгызга шөкер итик, мондый яулар башка кабатланмасына өметләнеп яшик.

Тормыш рәхимсезлеген, гаделсезлеген күреп Әфганстаннан кайткан егетләрнеӊ бергә оешып, аралашып, ярдәмләшеп яшәүләрен хуплыйбыз. Барда районы Әфган сугышы ветераннар комитеты “РФ гражданнарын патриотик тәрбияләү буенча актив эшчәнлек өчен” почет билгесе белән бүләкләнде. Сугыш hәм тыныч тормыш арасы – җир белән күк арасы кебек. Кешеләр белән эшләве җиӊел түгел, уӊышлар телим сезгә, егетләр. Җитәкчегез — Әнәс Мөхәммәтдин улы Мәүликаевка рәхмәтләр әйтик. hәр елныӊ 15 февралендә сугышчы-интернационалистларны искә алганда, 28 маенда чик сакчылары көнендә батыр, кыю кешеләр очраша. Урамнан матур hәм горур атлап баруларына карап торуы ук күӊелле! Без Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә тәрбияләндек.

Әфганстан илебез халкыныӊ патриотизмын ныгытты. Совет солдатлары җирле халыкка азык-төлек белән ярдәм күрсәттеләр, Әфган балалары өчен мәктәпләр ачтылар, авыруларны дәваладылар. Безнеӊ хәрби җитәкчеләр Әфганстанныӊ революцион гаскәрләре өчен яртыеллык хәрби hәм азык-төлек запаслары калдырып китте.

Яшьтән өзелгән гомерләр

ХАТЛАР, саргая башлаган солдат хатлары. Солдат хатларында – сагыну. Солдат күӊеленә тормыш сулышы өрә хатлар, кайтасы көннәргә өметне көчәйтә. КамАЗ берләшмәсеннән озатылган Вячеслав Курочкин Әфганстанга кызу бәрелешләр чорында барып эләгә. Ул үзенеӊ хатларында hәрбер хәлне уен-көлкегә борып җибәрергә, үзенчә якыннарын юатырга тырыша.

Славаныӊ 1987 елныӊ 9 ноябрендә язган хаты аныӊ туган җирен, якыннарын никадәр юксынганын күрсәтә: “Шулхәтле нык сагындым, әйтеп аӊлатырлык сүзләр табып булмый.

Тик нишлим? Кая гына эләксәӊ дә, барыбер хезмәт итәргә hәм бу бурычны җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Кайтырга ничә көн калганын санап барам. Миӊа тагын 324 көн бар әле”. 4 август көнне Вячеслав рейстан исән-имин кайта, соӊгы хатын яза, ә 10 августтагы рейста аныӊ гомере өзелә. Хезмәт срогын тәмамларга нибары өч кенә ай калган була.

Ничек кенә итеп басарга соӊ

Җандагы бу сыкрау, әрнүне?

Төзәлмәслек булып калды

Әфганстан йөрәкләрдә мәӊге.

(Андрей Дементьев)

Бу сугышта hәлак булган бардалылар турында берничә сүз. Барда районыннан Әфган сугышында катнашкан ветераннар саны хәзер 51гә тигез. Ике егетебез — Байавылдан Наиф Исмәгыйлов hәм Озын Яланнан Ринат Батыркаевныӊ яшь гомерләре чит җирләрдә өзелде.

Исмәгыйлов Наиф Шәрифулла улы 1961 елныӊ 4 декабрендә Пермь өлкәсе Горнозаводск районында дөньяга туа. Озакламый гаилә Байавылга күченә, биредә аныӊ балачагы үтә. Ул музыка белән мавыга, тик үсә төшкәч кызыксынуы үзгәрә. Барда урта мәктәбен тәмамлаганнан соӊ, дусты Фәнил Әмиров белән ерак Сургут шәhәренә туганнарына баралар. Биредә ул профтехучилищега укырга керә, электр белән эретеп ябыштыручы белгечлеге алганнан соӊ, Сургутта газ эшкәртү заводына эшкә урнаша. Аралашучан, шаян бу егет hәрвакыт нишлисен белә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә шөгыль эзләп таба – уйлап чыгару осталыгына ия була. Аныӊ ягымлы елмаюы, зур яшел күзләре кешеләрне үзенә тартып тора. Ә якыннары аны чиктән тыш яраталар.

1980 елда Наиф армия сафларына чакырыла. Башта ул Курил утрауларына барып эләгә, чик сакчысы була.

“Яхшы хезмәт итәм. Без монда ундүрт кеше генә. Бик тату яшибез, әйтерсеӊ, без бертуганнар. Элек мин “дедовщина“ дигән сүздән курка идем, бездә мондый әйбернеӊ эзе дә юк. Барысы да яхшы, киләчәктә ничек итеп искә алырга да белмәссеӊ”, — дип яза бер иптәшенә. Наиф хезмәт иткән часть 1981 елда Әфганстанга күчерелә. Унбиш ай хезмәт иткәннән соӊ, 1982 елныӊ 20 январенда Мазари-Шәриф янында барган сугышта якташыбызныӊ гомере өзелә. Исмәгыйлов Н.Ш. Байавылда җирләнгән. hәлак булгач, “Кызыл Йолдыз“ ордены белән бүләкләнә.

Әфган җирендә гомере өзелгән икенче егетебез Батыркаев Ринат Рәүхәт улы 1965 елныӊ 22 маенда Пермь шәhәрендә туа. Озын Ялан урта мәктәбендә белем ала. Армиягә Пермь авыл хуҗалыгы институтыныӊ икенче курсыннан алына.

Ашхабадта сержант мәктәбен узганнан соӊ 1984 елныӊ маеннан хезмәтен Әфган җирендә подразделение командиры буларак дәвам итә. 1985 елныӊ 28 апрелендә, ягъни Апрель революциясе көнендә, аныӊ подразделениесе җаваплы хәрби задание үти. Юлларны миналардан арындырган вакытта Ринат hәлак була, әмма хәрби бурычын үтәп өлгерә. Ул туган авылында җирләнә. Тау бөркете кебек горур карашыннан көчле рух бөркелә Ринат егетнеӊ. Нинди кызганыч, секунд эчендә хыяллары җимерелгән, өметләре өзелгән асыл егетләребезнеӊ. Исәннәр хәтерендә шундый матур, батыр егет булып сакланырсыӊ, Ринат, мәӊгегә.

Озын Ялан урта мәктәбенеӊ тышкы стенасында Әфган hәм Чечен сугышларында хәрби бурычларын үтәгәндә hәлак булган укучылары Ринат Батыркаевка, Риф Халитовка hәм Эльмир Кариевка мемориаль такталар урнаштырылган.

Алар Башкортостан республикасыннан “Яшел беретлар” легендар ансамбле концертларыннан кергән финанс средстволарына эшләнә. Байавылдан Исмәгыйлов Наиф hәм Төнгүк авылыннан Савинов Сирень истәлегенә дә шундый ук мемориаль такталар алып киләләр. СССР hәм Рәсәйнеӊ Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда, Төньяк Кавказда hәм башка кайнар нокталарда hәлак булган иӊ яхшы уллары батырлыгы истәлеген саклау — бу коллективныӊ төп максаты булып тора. Элмә такталарны халыкка тәкъдир иткәч, артистлар Озын Ялан мәдәният hәм ял комплексында концерт белән чыгыш ясадылар.

Солдат гомере – илгә маяк

Нинди кыска гомер…

Егерме яшь!

Җиӊү мизгеленә бетте сыеп…

Нигә үлем белән түләргә соӊ?

Исемеӊне тик калдыру өчен

Мәӊгелеккә хәтерләргә уеп?

(Андрей Дементьев)

Газиз улларын югалткан, кургаш табут кочып үксегән аналарныӊ кешелеклеген югалтмауларына сокланырга гына кала. Чәчәк ата башлауга ук киселгән ничә меӊ гомер! Күпме канат каерылган, өметләр сынган. Түзсә дә түзә икән ул йөрәк – аналар йөрәге… Мәӊгелеккә халык хәтеренә уелып калган Наиф hәм Ринат кебек егетләребезнеӊ батырлыгы яшьләребезгә үрнәк булып калыр…

Дүрт-биш еллар буе халыктан яшереп барган нахак, кирәксез сугышта безнеӊ меӊәрләгән гүзәл егетләребез әрәм булды. Әсирлеккә эләккән сугышчыларныӊ террористлар борынын ера, колакларын кисеп ала, төрлечә мәсхәрә итеп туйганнан соӊ гына үтерәләр икән…

Дошманнарныӊ бу ерткычлыклары турында әкренләп хәбәрләр тарала.

Бу канкойгыч сугыштан кайтарылган цинк табутларны, 20 яшьлек ак чәчле гарипләрне күргән яшь солдат, бу гаделсезлеккә каршы чыга, үзенчә түрәләрдән үч ала. Кеше ышанмастай хәлләр турында солдат яза алмый, хатлар тикшерелә. Кулда бармаклар да тигез булмаган кебек, солдатлар арасында ачуын кычкырып әйтүчеләр ешая. Союзга кайтыр өчен үз кулларына үзләре атучылар да табыла.

Җир йөзендә 18 яшьлек тол хатыннар, бер яше дә тулмаган көенчә ятим калган сабыйлар, кургаш табутлар, япь-яшь егетләрнеӊ кабер өсләрендә hәйкәлләр булмасын өчен ни эшләргә кирәк? Гаскәрләребезне чит-ят илдән чыгаргач та, инде үзебезнеӊ Ватан эчендә дә әллә ничә “Әфганстан” барлыкка килде.

Әрмәнстан hәм Азәрбайҗан республикалары чигендә, Донбасста күпме кан коелды. Кичә дус hәм туган булып яшәгән халыклар бүген берберсен кыра башласалар, безне нәрсә көтә? Безгә башка канлы күз яшьләре белән корбаннар каршы алырга язмасын, Ходаем, илләр тыныч, күкләр аяз булсын! Автордан: бу язманы әзерләүдә “Таӊ“ газетасында басылган язмаларны, язучы Вахит Имамовныӊ “Әфган кызалаклары“ җыентыгын файдаландым. Авторларга зур рәхмәтемне белдерәм.

Фәймә ГАЗИЗОВА.

Барда авылыннан педагогик хезмәт ветераны.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *