Ул, барыннан да элек, бизнес

Дмитрий Владимирович Рожков hәм аныӊ йорт куяннары фермасы бөтен төбәк буенча hәм аннан читтә дә билгеле. Газета битләрендә бу хуҗалык турында бер генә тапкыр язмадык. Йорт куяннарын үрчетүче бу эшкә ничек тотынырга карар итүе, уӊышлары, фермадагы эшләрнеӊ ничек баруы, сату-алу эшен ничек җайга салуы турында сөйләп килде. Бүген дә уӊган хуҗа шаккаттырудан туктамый. 2019 елда биредә “Герефорд“ токымлы мөгезле эре терлек — үгезләр hәм таналар асрый башладылар.

— Йорт куяннары үрчетү өлкәсендә тәҗрибәм бик зур. Фермада селекция, йорт куяннарын үрчетү h.б. белән шөгыльләндек. Әгәр элек “Совет шиншилласы“, “Калифорния“, “Ак великан“, “Соры великан“ кебек ит токымлы куяннар карасак, соӊгы вакытта гибрид йорт куяннарына яки токымара кроссларга күчтек. Кроссларны тиз симертергә була, әмма аларныӊ нәселләре мондый сыйфатларга ия булмаячак. Шуӊа бәйле рәвештә янә тикшерелгән токымнарга күчәргә булдык. Ә моныӊ өчен терлекләрнеӊ күп өлешен сугымга кертергә туры килде. Бүгенге көндә читлекләрдә 250 йорт куяны бар, шуларныӊ 50се – ана куяннар. Якындагы айларда элеккеге куяннар күләмен тулыландырырбыз hәм булган күрсәткечләргә чыгарбыз дип уйлыйм, — дип уртаклаша Дмитрий Владимирович.

КФХ җитәкчесе сүзләренчә, мөгезле эре терлек сатып алуга аны илдәге тотрыклы булмаган икътисади хәл этәргән, чөнки бүгенге көндә хуҗалык – ул, барыннан да элек, бизнес. Әгәр эш табыш китерми икән, димәк, нәрсәнедер үзгәртергә вакыт. “Хәзерге вакытта безнеӊ 68 баш герефорд токымлы терлек бар. Сату турында сөйләргә иртәрәк, әлегә терлекләрнеӊ баш санын арттырабыз. Бозаулату ел әйләнәсендә бара, сезонлык юк. Бу токымга өстенлекләре күп булганга тукталдык. Беренчедән, аларны карау кыен түгел, маллар ачык hавада тотыла, хәтта минус 30 булганда да аларга уӊайлы. Бинада, киресенчә, хайваннарныӊ йонында паразитлар таралу өчен уӊай шартлар тудырыла. Икенчедән, герефорд сыерлар савылмый, сөтне бозаулар эчә (имә), шуӊа күрә савучы да кирәк түгел. Шулай ук сыерларныӊ герефорд токымы итнеӊ югары дәрәҗәдә булуы белән билгеле, ул хуш исле hәм йомшак була. Сыерлар теләсә нинди үләнне ашыйлар, әмма аларга азык күп кирәк, әйтик, гадәти кара-чуар сыерларга караганда ике тапкыр күбрәк“, — ди әӊгәмәдәшем. Хуҗалык 400 гектарга якын җир эшкәртә, анда козлятник, люцерна, клевер үстерелә, мәйданныӊ яртысыннан артыгы көтүлеккә бирелгән.

Күп кенә фермерлар округта яхшы ветеринария белгече булмауга зарланганга күрә, биредә мәсьәлә ничек хәл ителә дигән сорауга Дмитрий Владимирович бу теманыӊ безнеӊ округта гына түгел, ә бөтен җирдә дә урынлы булуын билгеләп үтте. Ул зур булмаган хуҗалык өчен ветеринар тоту кыйммәткә чыгачак, дип саный, чөнки белгечне укытырга, аӊа лаеклы хезмәт хакы түләргә кирәк. Ә штатта ветеринар булу аклансын өчен җитештерү, терлекләрнеӊ баш саны зур күләмдә булырга тиеш. Шуӊа күрә ферма хуҗасы үзе яки аныӊ мөдире ветеринария белгечлегенә ия булса отышлырак булачак.

Хезмәте авыл хуҗалыгы белән бәйле булган hәркемгә бу тармакныӊ катлаулы вакыт кичерүе билгеле, шуӊа күрә дәүләттән күрсәтелгән hәр ярдәм алар өчен яхшы таяныч булып тора. Язмабыз герое хакимиятләрнеӊ игътибары өчен рәхмәтле, 2021 елда ул махсуслаштырылган ит токымлы hәм катнаш сыерларныӊ баш санын карауга киткән чыгымнарныӊ бер өлешен кире кайтаруга субсидия алучы булды.

Саубуллашканда Дмитрий Владимирович барлык аграрийларга сәламәтлек hәм сабырлык, илдә икътисади хәлнеӊ hәм бәяләр сәясәтенеӊ яхшыруын теләде.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *