Кышкы фестиваль

Январь аеныӊ соӊгы шимбәсе күӊелле hәм мавыктыргыч чара белән истә калды – бу көнне “Әтине, әнине hәм хоккейны яратам“ дип исемләнгән гаилә фестивале уздырылды. Рәсәй хоккей федерациясе булышлыгы буенча Елена hәм Геннадий Тимченколар Хәйрия фондыныӊ “Рәхимле боз“ (“Добрый лед“) программасы кысаларында оештырылган әлеге чара зур бәйрәмне хәтерләтте.

29 январьда Барда округы үзәге шаулап, гөрләп торды. Көннеӊ чагыштырмача салкынча булуына да карамастан, уйлар чынга ашты. Бит бу көнгә гаилә фестиваленеӊ бөтен ил буенча алтынчы сериясе планлаштырылган иде — Рәсәйнеӊ 14 регионындагы 29 торак пунктында, шул исәптән Барда муниципаль округында да. Спорт бәйрәмендә 200дән артык кеше катнашты. Аӊлашыла ки, чараныӊ максаты булып гаиләләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, бер-береӊә ярдәм итү, дуслык кебек асыл сыйфатлар тәрбияләү билгеләнгән иде.

Барда мәдәният hәм ял үзәге хезмәткәрләре бәйрәмне әкият геройлары: Кыш бабай, Чыршыкай, Убырлы карчык, скоморохлар катнашындагы күренешләр белән башлап җибәрделәр. Аюлар, Микки Маус h.б. персонажлар әкияти төсмер өстәде. Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов hәм Дума рәисе И.Р. Вахитов гаилә фестивалендә катнашучыларга уӊышлар, лаеклы җиӊүләр теләде. Балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р. Батыркаев балалар спорт үсешенә өлеш кертүчеләргә, тренерларга рәхмәтен белдерде. Чара Рәсәй Федерациясе гимны яӊгырау белән дә истәлекле булды.

Хоккей турниры олимпиада системасы буенча алып барылды – җиӊелгән команда уеннан чыга барды. hәр матч 4әр минутка сузылган 2 таймнан торды, барысы 8 минут дәвам итте. Ахырда хоккей фестивале призерлары hәм hәвәскәрләр бүләкләргә лаек булды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: беренче дивизионда 14 яшькә кадәр егетләрдән торган балалар командалары арасында Әрҗән авылыннан “Орлята“ командасына тиӊнәр булмады. “Медведи“ (Әрҗән) hәм “Березники“ командалары икенче hәм өченче урыннарга лаек булды. Икенче дивизионда 14 яшькә кадәр кызлар уйнады, “Снежинка“ (Әрҗән) командасы җиӊүче булып танылды. Ә “Елпачиха — 5“ hәм “Печмень“ командалары калган призлы урыннарда. Өченче дивизионда 12 яшькә кадәр бала белән гаилә командалары көч сынашты. Уӊыш үдиклеләргә елмайды, “Елпачиха — 3“ hәм “Елпачиха — 4“ командалары беренче hәм икенче урыннарда. Төнгүклеләр исә өченче урынга лаек булды.

Урамда халык уеннары гөрләде: күӊелле бәйгеләрдә, аркан тартуда егәрлекләрен hәм осталыкларын сынап караучылар күп булды. “15 партиядә 30 катнашучы “Татлы шашкалар“ уйнап куанды“, — диде хөкемдар А.Ю. Мөхәммәтҗанов. Кышын капчык киеп йөгерүен күзәтү үзе бер мәзәк икән! Төш вакыты булуын исәпкә алып, бәйрәмдә катнашучыларга кайнар ботка, татлы чәй, күмәч тәкъдим ителде. “Кыр кухнясы“, тәмле ризыклар белән Барда коррекция мәктәбе хезмәткәрләре тәэмин итте. Барысы да зур рәхмәт белдерде, канәгать калды.

Мәдәният үзәгендә Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре Г.И. Акбашева hәм Д.Н. Кучумова декоратив-кулланма сәнгать буенча осталык дәресләре үткәрде. Теләүчеләр төсле тукыма hәм җепләрдән курчак, табигый чималдан сувенир ясау серләрен үзләштерде.

— Бәйрәм күӊелле үтте, безгә ошады, — диделәр Бардадан катнашучылар Гүзәл Азмагулова, Лилия Газизова, Әлфизә Шәмсетдинова.

Шунысы игътибарга лаек, гаилә фестиваленә округ үзәгеннән кала төрле авыллардан килүчеләр дә шактый булды.

— Хоккей командаларына, җанатарларга, хөкемдарларга hәм хезмәткәрләргә, Елена hәм Геннадий Тимченколарныӊ Хәйрия фондына рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук спонсорлык ярдәмнәре өчен Алена Тайсина, Гөлшат Илкәева, Ильнара Киндяшеваныӊ чәчәк салоннарына, “МегаСтрой“ төзелеш материаллары кибете хуҗасы Рафаэль Якшиевка да рәхмәтлебез. Оешкан төстә эшләгәнгә күрә халык актив булды, уеннарда теләп катнашты, фестиваль күӊелле узды, — диде ахырда Рөстәм Батыркаев.

Бүгенге көндә Барда муниципаль округы территориясендә хоккей бортлары белән 6 универсаль спорт мәйданчыгы бар. Якын авылларда яшәүчеләр биредә хоккей уйныйлар, тимераякта шуып куаналар.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *