Ковид бүлеге оештырылды

8 февральдә Пермь крае Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан А.П.Курочкина исемендәге Барда үзәк район больницасында COVID-19 белән пациентларны дәвалау өчен койка фондын үзгәртү турында приказ чыгарылды. Шул уӊайдан учреждениенеӊ баш табибы И.Ә.Сәгыйдуллинга әлеге закон актыныӊ үтәлеше буенча аӊлатмалар сорап мөрәҗәгать иттек.

Илнур Әдhәм улы сүзләренчә, 9 февральдә Барда үзәк район больницасында барлык кирәкле әзерлек эшләре башкарылып, 40 урынга исәпләнгән ковид бүлеге ачылган, аларныӊ 25е стационар бинасыныӊ өченче катында, тагын 15е – инфекцияле авырулар бүлегендә урнашкан.

— Бездә эпидемиологик хәл катлаулы. 10 февральгә округ территориясендә 400дән артык кеше коронавирус белән авырый. Әлбәттә, “Омикрон” штаммы элек теркәлгәннәреннән аерылып тора. Авыру җиӊелрәк үтә, әмма авыручылар арасында 60 яшь hәм аннан да өлкәнрәк кешеләрнеӊ күп булуын билгеләп үтәргә кирәк. Бу инфекцияне нәкъ менә алар авыр кичерәләр, үлем очраклары да була. Беренче чиратта, бу астма, шикәр диабеты, артык авырлык кебек патологияләргә бәйле.

Мондый нәтиҗәгә юл куймас өчен вакциналаштыру кирәк. Округта 65 яшьтән өлкәнрәк җиде меӊгә якын кеше яши, аларныӊ яртысыннан артыгы гына иммунлаштыру процедурасын узган. Күпчелек өлкән яшьтәге затлар пенсиядә булганга күрә, эшләмибез, өйдә утырабыз hәм авырмаячакбыз, дип саныйлар, күрәсеӊ.

Ни кызганыч, бу алай түгел, аларга кибеткә, даруханәгә барырга туры килә, кунакка балалары, оныклары килә, күршеләре хәл белешергә керергә мөмкин. Ә вирус бик җиӊел тарала hәм сез аны теләсә кайсы вакытта йоктыра аласыз, — ди Илнур Сәгыйдуллин.

Элегрәк, Барда үзәк район больницасында ковид бүлеге булмаганга күрә, биредә бик авыр хәлдә булган пациентлар гына кала иде. Ә авыруны Оса яки Пермьгә стационарга җибәрү өчен ул бик күп процедуралар узарга, анализлар тапшырырга, рентген ясатырга тиеш иде, шулай ук больницаларда урыннар булу-булмауга мәгълүмат җыю өчен вакыт кирәк иде. Гомумән, боларныӊ барысына 3-4 сәгать вакыт китә, ә бит әле юлны исәпкә алырга кирәк. Хәзер бу процесс җиӊеләйде, авырулар стационарга тизрәк эләгә hәм табиблар кыска вакыт эчендә дәвалауны башлый. Әлбәттә, пациентлар барыбер тикшерү процедураларыныӊ барысын да узачак, ләкин инде табиблар күзәтүе астында. Туганнары якыннары янына больницага эләгә алмый, керү тыела, әмма авыруга кирәк әйберләрне медицина персоналы аша тапшырырга мөмкин.

— Бездә ковид бүлеге ачылу белән ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә, участок терапевтларына эшләү җиӊелрәк булыр дип өметләнәм. Чөнки участоктагы hәр терапевтныӊ 60-70 hәм аннан да күбрәк коронавирус белән авыручысы бар. Хәзер өлкән яшьтәге пациентларны госпитальләштерү мөмкинлеге туды. Барлык 40 койка да диярлек кислород терапиясе өчен җайланмалар белән тәэмин ителгән.

Шулай ук медицина хезмәткәрләре өчен барлык кирәкле препаратлар, шәхси саклану чаралары запасы бар, — дип билгеләп үтте район больницасыныӊ баш табибы hәм, форсаттан файдаланып, Барда округы халкына мөрәҗәгать итте: “Әгәр медицина хезмәткәре сезгә госпитализация үтәргә киӊәш итсә, баш тартмагыз, өзлегүләргә юл куймас өчен дәваланыгыз. Больницада сез көн саен hәм тәүлек буе медицина күзәтүе астында булачаксыз”.

Ковид бүлегендә реаниматологлар, табиб-терапевтлар эшләячәк, алар барысы да коронавирус инфекциясен дәвалау буенча әзерлек үткән, шулай ук биредә тәүлек буе дежур тору оештырылган. Больницада барлык кирәкле җиhазлардан компьютер томографы гына юк, әмма аннан башка да белгечләребез рентген буенча үпкәләрнеӊ зарарлануын ачыкларга өйрәнде. Яӊа бүлек ачылуга карамастан, авыр патологияләре булган пациентларныӊ бер өлеше Пермьгә юнәлтеләчәк. 10 февральгә Барда үзәк район больницасында стационарда 9 кеше исәпләнә. Әмма ковидтан тыш, терапевтик профильдәге башка авырулар да булуын онытмаска кирәк. И.Ә. Сәгыйдуллин сүзләренчә, йөрәк, астма, диабет авырулары булган пациентлар кирәк булган очракта башка бүлекләргә урнаштырылачак.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *