Бердәм эш — яхшы нәтиҗә
Октябрьскийда үткән фәнни-гамәли конференция уӊай тәэсирләр калдырды. Ул сылва-ирень татарлары тарихын өйрәнүчеләрне җыйды, hәм әлеге мәсьәләгә багышланган инде дүртенче конференция иде. Октябрьский шәhәр округы татар-башкорт иҗтимагый үзәге рәисе Әлфирә Гыймранованыӊ шундый чара үткәрү буенча проект язып, Татарстан Мәдәният министрлыгы грантын яулавы, үзәк әгъзалары – ныклы ярдәмчеләре белән бергә оештыру мәсьәләләрен уӊышлы башкарып чыгуы hәм конференцияне тиешле дәрәҗәдә үткәрүе үзе никадәр зур эш. Конференция үткәрүнеӊ төп сәбәбе – Октябрь округында урнашкан татар авыллары тарихына багышланган китапны тәкъдир итү иде. Ул басу