Балалар өчен иӊ кирәкле табиб
Ел саен 20 ноябрьдә ике мөhим дата – Педиатрлар көне hәм Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан без балалар поликлиникасы мөдире, участок педиатры, неонатолог Л.М.Тугумова белән очрашып, күп кенә ата-аналарны борчыган сорауларны бирергә булдык. — Лилия Мөхәммәтгалиевна, коллектив турында сөйләгез әле. — Округыбызда педиатрия үсеше 90нчы елларныӊ катлаулы чорына туры килә. Ул вакытта педиатрлар өчен аерым бина, кирәкле җиhазлар булмый, балалар табиблары да санаулы гына була. Озак еллар район педиатры булып, әлеге өлкә үсешенә бәhасез өлеш кертеп, Наилә Мирзахмәт









