Кулымда якташым — шагыйрь Рәшит Ягъфәровныӊ “Сагынылды” дигән зәвыклы, матур итеп эшләнгән, Бардада нәшер ителгән китабы. Инде ничәнче тапкыр яӊадан укыйм. Китапка кертелгән hәр шигырь туган илгә мәхәббәт белән сугарылган, бала чакларны сагындырып, укучы күӊеленеӊ рухи дөньясына тәэсир итеп уйландыра, дулкынландыра…
Шагыйрь өчен туган ягында барысы да кадерле. Ул тауларын, чишмәләрен, авылдашларын сагынып җырлый, моӊсулана. Туган якныӊ илаhи моӊына чумып, безне дә шунда алып китә hәм безне дә тәэсирләндерә, җырлата, елата, хисләр уята. Әйе, туган якныӊ гүзәллеген, аныӊ сихри матурлыгын hәр кеше тоеп үсә. Зурмы, кечкенәме — hәр кешегә үзенеӊ туган төбәге, аныӊ табигате, кешеләре якын була. Бу китапта без шул халәтне күрәбез, якташыбызныӊ йөрәгеннән ургылып чыккан чын хис-уйларын тоябыз. Сагындыра шул туган яклар…
“Татар халкыныӊ мәшhүр улы“ дип йөртәбез авылдашыбыз Рәшит Ягъфәровны. Бу киӊ күӊелле, сабыр холыклы, тыйнак якташыбызны олысы да, кечесе дә яхшы белә. Ул — галим, җәмәгать эшлеклесе, укытучы, журналист, режиссер, артист…
“Тормыш сынауларына чиста рух белән чыга алу — кешенеӊ зур бәхетедер. Гомерләр чапкан атлар-тулпарлар кебек бик тиз үтә икән бит“, — дигән иде Рәшит Ягъфәр. Әйе,гомерләр бик тиз үтә… Әмма якташыбыз гомере бушка узмады, сынауларны ирләрчә үтеп, мәӊге үлмәслек хәзинә калдырды ул.
hәркем белә, кыска гына гомер мизгелендә Рәшит Ягъфәров күпме шигырь китаплары, халык иҗаты үрнәкләре җыентыклары, фәнни эшләр, сценарийлар бастырып чыгарды. Казан шәhәрендә яшәп иҗат итсә дә, туган ягы аныӊ илhам чыганагы булды, шуӊа күрә ул авылыбызга бик еш кайта иде.
Рәшит абыйныӊ “Өйгә кайтам“ шигыре үзе үлгәннән соӊ кулъязмаларын барлаганда табылган иҗат җимешләренеӊ берсе. Үзе “киткәннән“ соӊ нәшер ителгән бу шигырьне кат-кат укыйм… Укыган саен янәдән авторныӊ ничек туган ягын бәяләвен,сагынуын күреп таӊ калам, укыган саен укыйсым килә, туган авылым Күчтәнтинеӊ аӊа никадәр якын икәненә тагын бер мәртәбә инанам, авылым өчен, якташым өчен горурланып куям.
Меӊ китәмен өйдән,
Меӊ кайтамын өйгә.
Безне көтеп
Үксерәгән Күчтәнтигә.
Җаным бик зарыкса
Моӊга-көйгә,
Кайтып китәм өйгә —
Җаным башкаласы Күчтәнтигә.
hәр үлгәнеӊ белән мин үләмен,
hәр терелгән белән тереләм.
hәр туган җан миӊа ямь өстәсә,
hәр киткән җан алып китә ямь.
Туган җирем,
Мәӊгелеккә сызлап торган
яра-җөй ул.
Мәӊге-мәӊге җырлап туймас
Моӊлы көй ул.
Гомер-бакый синдә калмавыма
Ярлыкагыл, илем.
Мәӊгелеккә кайтыр җирем,
Сиӊа кайткан чакта гына
Горурланып әйтәм:
Өйгә кайтам, өйгә кайтам.
Монда гына җирселәгән җирем,
Илне сагынып түзәлмәслек җирем.
Туфрак кочып сыктап ятам,
Өйгә кайтам, өйгә кайтам.
Анда атам-анам;
Өйгә кайтам, өйгә кайтам.
Күчтәнтигә гомерем буе кайтам.
Шигырьне укыганда йөрәкләр телгәләнә, җан тынычлыгы югала. Ничек итеп шагыйрьнеӊ туган авылын бәяләвен, яратуын, аныӊ өчен нәрсә эшләргә дә әзер торуын күрәбез. Сыктыйсылар килә…
Авылга еш кайта торган иде ул. Кайткан саен мәктәбебезгә кереп чыгарга hәрвакыт вакыт таба иде. hәр укучыныӊ башыннан сыйпап, нинди дә булса китап бүләк итеп куя торган иде…
Ул авыл язмышы өчен яна-көя, авылныӊ киләчәген кайгырта, җан сызлавына әйләнгән туган авылыныӊ йөрәк тибешен тоя. Хәленнән килсә, авылыбызны бер дә “үксерәтмәс“ иде кебек тоела миӊа…Чөнки ул анда куӊеленә ямь, йөрәгенә дәва, җанына тынычлык таба. Монда яткан әти-әниләре аӊа көч, дәрман өсти. Шулай булмаса, авыру Рәшит Фәйзрахман улы 2008 елда бөтен көчен җыеп, җаны-тәне белэн тырышып, авылыбызныӊ 400 еллык юбилеена кайтыр идемени? Авылыбыз аксакаллары киӊәше белән үткәрелгән Күчтәнти авылы юбилее чарасын үткәрүдә, әлбәттә, Рәшит абыебыз бик зур көч куйды, аныӊ үзәгендә кайнады. Бик матур булды бәйрәм! Бөтен Рәсәйгә Күчтәнти авылыныӊ абруен күтәрде абыебыз! Өенә кайтып (Күчтәнтигә), бик күп абруйлы кунаклар алып кайтып, авыл халкыныӊ күӊелен күреп китте… Авылны саклап калу, аныӊ данын югалтмау өчен җан атып йөри иде ул. Рәхмәт аӊа!
Балачагында ялан тәпи йөргән Күчтәнтибаш сукмак – болыннары, ул җирнеӊ җылысы гомере буе аны озатып йөргән, күрәсеӊ. Чишмәсенеӊ бер йотым суы сихәт, көч биргәнен, шушы суныӊ үзенә чакыруын, сагындыруын Казанга киткәч тагын да ныграк аӊлаган. Шулай булмаса, абыебыз сагынуны үзенеӊ балаларына, оныкларына сөйләп, соӊгы юлга туган җирендә озатуны васыять итеп калдырыр идемени?!
Алайса, нигә туган нигездән, туган җирдән аерылып киткән соӊ дигән сорау туарга мөмкин… Китүнеӊ сәбәпләре күп төрле, бик күп төрле! Шигырь җанлы авылдашыбызга, талантлы абыебызга үсәр өчен авыл белеме генә, әлбәттә, җитми. Талантныӊ бер өлеше — тумыштан, тугыз өлеше — тормыштан, диләр. Булган сәләтеӊне үстермәсәӊ, тырышмасаӊ, үз дигәнеӊә ирешүе кыен. Күп балалы колхозчы гаиләсендә (алты бала!) туып үскән, иӊ өлкәне булган Рәшит, татар иле башкаласы Казан шәhәренә юл тота. Ай-hай, бик авыр була монда укулар, яшәүләр… Акча җитмәгән чаклар,тамак ачкан вакытлар, кысан бүлмәләр… Әмма тырыш, максатчан, үҗәт Рәшит бирешми, үз максатына бормалы авыр юллар аша ирешә!
Казан шәhәренә китеп
Тырышып белем ала.
Олы тормышка юл ача
Егеткә бу зур кала.
(Ә.Таразова)
2009 елда мәктәбебез Ягъфәров Рәшит исемен йөртергә лаек булды, мәктәптә бик бай музей оештырылды. Кемнәр генә булмады безнеӊ музеебызда — халык артистлары, язучылар, шагыйрьләр, мәктәп директорлары,төрле район мәгариф җитәкчеләре…
Татар булуы белән горурланып, аны бетермәү өстендә гомер буе эшләүче, аныӊ имин булуы өчен көрәшүче якташыбыз ул безнеӊ Ягъфәр. hәрвакыт татар теленеӊ хәлен белүче Рәшит абыебыз бай әдәби мирас кына түгел, ә матур чын татар нәселе калдырды.
Тылыӊ ныклы, “ярты ягыӊ“ акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уӊышларга ирешеп тә булмыйдыр ул. Әкълимә ханым белән ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап. Берсен-берсе күз карашларыннан аӊлаучы бу матур пар, гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, ике балалары hәм аларныӊ гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, оныкларына кадерле картәти белән картәни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләргә аларныӊ ышанычын, хөрмәтен казанган киӊ күӊелле чын кешеләр булдылар.
Әмма, кызганычка каршы, шундый дус, тату, ярдәмчел (күпме якташларыбызны үз канатлары астына сыендырдылар алар!) бу гаиләгә бөтен авылга үрнәк, балалары-оныкларыныӊ гына түгел, ә барлык якыннарыныӊ горурлыгы булып, алтын туйга кадәр җитәргә насыйп булмады шул…
Аныӊ тормыш иптәше Әкълимә апа гомер буе актив тормыш алып бара. Казанда үткәрелгән Барда якташлары сабантуйларыныӊ үзәгендә кайный, татар кичәләрендә катнаша, төрле мөhим чараларда үзенеӊ файдалы киӊәшләрен бирә, матур фикерләрен әйтә. Әле бүген дә укырга килгән яшүсмер якташларыбызны үзенеӊ матур фатирында сыендыра. Барда якларына еш кайтып, туганнарын, якыннарын, авылдашларын гел күреп, хәлләрен белеп тора. Районыбызда чыга торган “Таӊ“ газетасын даими укып бара.
Туган җирнеӊ тарту көче кандадыр ул. Бу халәт әтиләреннән балаларына да күчкән!
Меӊ рәхмәтле сиӊа,
Иӊдергәнсеӊ
Кальбебезгә “татар“ дигән исем,
Без мәӊгегә синдә, Барда җире,
Егылсак та,
Егылырбыз бары сине үбәр өчен!
(Р. Ягъфәров).
Бу юллар халкы өчен җан атып, туган җирен, Барданы, Күчтәнтине өзелеп яраткан, күренекле якташыбыз — фольклорчы, галим, актив җәмәгать эшлеклесе шагыйрь Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәровныӊ күӊел дәфтәреннән. “Өйгә кайтам, өйгә кайтам“… Әйе, ул мәӊгегә өенә кайтты…
Фольклорчы hәм мәгърифәтче
Артист та ул hәм галим,
Җырчы, биюче, гармунчы,
Остаз, шагыйрь, мөгаллим.
Кем соӊ ул? – дип сорасагыз
Ул безнеӊ Рәшит абый!
Бөтен дөнья татарлары
Аӊа сокланып карый!
Әлфия Таразова,
укытучы, Россия Федерациясенеӊ гомуми белем бирү почетлы хезмәткәре.