Көчлеләр һәм егәрлеләр алгы сафта

Кышны озату, язны каршы алуга багышлап 19 мартта Бардада спорт чаралары уздырылды. Халыкны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, “Спорт — яшәү нормасы” региональ проектын тормышка ашыру максатында оештырылган бу бәйрәмдә күп спортчылар, округ авылларында яшәүчеләр һәм кунаклар катнашты.

Әле иртәннән үк Җиңү мәйданында сәүдә рәтләре эшли башлады, матур көйләр яңгырады. Теләүчеләр үз кирәк-ярагын алды, әйләнә-тирәдәге күренештән хозурланды. Чараны уен-көлке белән мәдәният хезмәткәрләре ачып җибәрде һәм котлау өчен сүз Барда муниципаль округы башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаевага, округ Думасы рәисе И.Р. Вахитовка һәм край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиевага бирелде. Край Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко исеменнән дә котлау җиткерелде. Изге теләкләр яңгыраганнан соң бер-бер артлы сәхнә түренә һәм мәйданга авыллардан мәдәният коллективлары: Үдик, Төнгүк, Яңавыл, Әрҗән мәдәни-ял комплекслары, Сөҗән авыл клубы хезмәткәрләре, Сүҗдедән “Күгәрчен” фольклор ансамбле, Бардадан үрнәк “Дуслык” һәм “Нурлы” бию коллективлары, “Партиника” бию студиясе, “Яшьлегем хисләре” һәм “Барда гүзәле” вокаль ансамбльләре чыкты. Татарстаннан Ринат Рәхмәтуллинның җырлавы тамашага ямь өстәде. Бу көнне махсус “карга ботка”сы пешерелгән иде, халык теләп авыз итте, төрле уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты.

— Бардага кунакка Татарстаннан килдек, язны каршы алу бәйрәмен дә күрергә насыйп булды. Безгә биредә ошый. Ботка бик тәмле. Алга таба да аралашып матур яшәргә язсын, — диделәр Яр Чаллы шәһәреннән Хуҗиннар.

Нәүрүз бәйрәме уңаеннан уздырылган спорт чаралары нәтиҗәләре белән таныштырабыз. Ярышлар 250гә якын спортчы катнашында югары дәрәҗәдә уздырылды. Мәктәп укучылары арасында ирекле көрәш буенча Бардадан Арсен Сәйдәшев, Азамат Латыпов, Артем Әхмәров, Ринат Иткинов, Илназ Үтәгәнов, Артем Мәүлитов, Үдиктән Рөстәм Савинов, Даниил Садыев, Сараштан Марсель Абдулов, Алмаз Тимганов, Лилия Тимганова җиңү яулады. Чаңгы ярышларында үз яшь категорияләрендә Амелия Акбашева, Тимур Акбашев, Аделина Иманаева, Арсен Мәхмүдов, Сабина Баянгулова, Марат Балтаев, Наргиз Монасыйпов, Элиза Барсаева, Динар Рахмангулов, Юлия Вахитова, Руслан Юлаев, өлкәннәр арасында Сания Латыпова, Гөлфия Әҗмәгулова, Рәмис Нурсубин, Миргаян Хәлиуллин, Руфина Тимганова, Роза Нәҗметдинова, Татьяна Кучукбаева, Айгөл Мөстәкыймова, Дилүз Мөстәкыймов, Рамазан Имайкин, Илфат Кучукбаев, Марат Монасыйпов беренче урыннарны алды. Шахматлар буенча призлы урыннарны Илнур Таразов, Светлана Әҗмәгулова (Барда), Рафаиль Таразов (1 Әрҗән) һәм Эльмарт Тляшев (Озын Ялан) яулады. Хоккей турнирында кече яшьтәгеләр арасында беренче урында беренчеәрҗәнлеләр, каенавыллыллар һәм үдиклеләр икенче, өченче урыннарда. Өлкәннәр арасында уңыш каенавыллыларга елмайды, бардалылар икенче урын алды. Мини-футбол буенча Барда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары җиңде, икенче һәм өченче урыннарны бардалылар һәм әрҗәнлеләр бүлеште. Гер күтәрүдә Венера Рангулова һәм Радмир Әхмәгалиевка, армрестлинг буенча Ләйсән Галиевага һәм Даниэль Игушевка тиңнәр булмады. Джакколо буенча Земфира Мөсәгыйтова, бочче буенча Файка Кадырова, Юныс Акбашев, новус буенча Ильнара Илкәева, дартс буенча Эльвира Яппарова, Юныс Акбашев җиңүгә иреште. Җиңүчеләребезне котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

Гомер гел алга атлый. Язларыбыз җылы, җәйләребез имин килсен, көзен мул уңыш җыеп алырга язсын, күңелләрдә һәрчак яз кояшы балкысын!

Роза Гыйззәтуллина. Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *