Хезмәтебез — безнең дөньябыз, яшәү рәвешебез

25 март – мәдәният хезмәткәрләре көне

Һәр һөнәр үзенчәлекле һәм кабатланмас сыйфатларга ия. Алар арасында ял һәм бәйрәмнәрдә эшләүче, халыкның күңелен рухи яктан баетучы мәдәният хезмәткәрләре бар. Бу һөнәрне сайлаган талантлы затлар сәхнә дөньясын бернигә дә алыштырмый, һаман тамашачы алдында балкый.

Мәдәният хезмәткәрләре белән якыннан танышу өчен Үдиккә юл алабыз. Бу авылга килеп керүе үк күңелле. Юлның ике ягында агачлар, яшь каеннар үсә, тирә — яктагы үләннәр вакытында кистерелеп, һәрчак каралып тора. Юкка гына театр гардеробтан башлана, димиләр бит. Авыл уртасында урнашкан мәдәният учагына якынлашабыз, 2020 елда инициатив бюджетлаштыру программасы буенча мәдәни-ял комплексы төзекләндерелгән. Бинага “яңа күлмәк” бик тә килешеп тора.

Үдик мәдәни-ял комплексында 2014 елдан директор булып Гөлшат Ижбулатова эшли. Ул Оса педагогия училищесын тәмамлаган, Үдик урта мәктәбендә 14 ел оештыручы педагог булып эшләгәннән соң хәзерге вазыйфага билгеләнә.

— Уздырылачак чаралар буенча елга план төзибез, сценарийлар язабыз. Беренчелекне алабыз, алга барабыз, эшебез үзенчәлекле булсын, дибез. Халыкны мәдәни чараларга тарту өчен тырышабыз, мәдәнияткә хезмәт итәбез, — ди Гөлшат Мөсәгыйт кызы.

Гөлнара Тюмисованың сәнгать җитәкчесе вазыйфасын алып баруына апрельдә 8 ел тула икән. Ул Пермь шәһәрендә беренче лицей тәмамлаган, Пермь дәүләт мәдәният институтында социаль-мәдәни эшчәнлекне яңадан әзерләү курсларында һәм хореография буенча квалификация күтәрү курсларында укыган.

— Хезмәтебез күзгә күренми, үлчәүләрдә үлчәнми, тынгысыз һәм мәшәкатьле. Тик ни генә булмасын, эшемне яратам, башка һөнәр иясе булуны күз алдына да китерә алмыйм. Девизым: “Эш яхшы эшләнсен дисәң, үзең тотын”, — диде Гөлнара Виктор кызы.

Ә Илсөяр Кунакаева – клуб берләшмәсе җитәкчесе, элегрәк методист һәм сәнгать җитәкчесе булып та эшләгән. Пермь крае Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән “Мәдәният” илкүләм проекты аша Үдик мәдәни-ял комплексында 2020 елның 10 сентябрендә социаль кинозал ачылган. Пермь синематикасы кирәкле җиһаз һәм фильмнар белән тәэмин иткән. Социаль кинозал авыл җирлегендә мәдәни-танып белү ялын оештыруга булыша, киноиндустрия продукциясенә уңай (доступный) йогынты ясый һәм кино сәнгатенә тартылучылар санын арттыра.

— Кинозалга халык йөри, түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр килә, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм укучылар да еш була. Эшебез 3 этаптан тора: башта аңлатабыз, аннан шул темага багышланган фильм күрсәтәбез, балалар мультфильм карый. Иң соңыннан нәтиҗә ясыйбыз. Безнең бурыч: кинозал буш тормасын. Ачылган көненнән башлап 148 чара үткәрелде, аларны 1752 кеше тамаша кылды. Пандемиягә бәйле килеп туган хәлдә нигездә мәктәп белән эшләдек. Кинозалның төп юнәлеше – төрле яшьтәгеләр өчен киносеанслар, укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен программа буенча медиаөйрәтү занятиеләре оештыру. Эшебезнең төп юнәлеше – якын тирә территориядә яшәүчеләргә фильмнар күрсәтү, клуб очрашулары, карау һәм тикшерү белән тематик занятиеләр үткәрү, — ди Илсөяр Фәтхалла кызы.

Бу хезмәткәрләр өчесе дә Пермь дәүләт мәдәният институтында социаль-мәдәни юнәлештә профильле белем алганнар.

Илсөяр Искәндәрова мәдәният өлкәсендә инде 40 елга якын икән.

— Уфа китапханә техникумын 1982 елда тәмамладым. Кырык ел кырык көн кебек кенә узды. Кечкенәдән китап укырга яраттым, шуңа да китапханәче һөнәрен сайладым. Язилә апа Рәсүлева белән эшли башладым. Татар язучыларын укыйм, Г.Әпсәләмов, М.Мәһдиев әсәрләрен, Һ.Такташ шигырьләрен яратам. Балаларда белемгә омтылыш уятырга тырышам. Китапханәбез берничә ел рәттән “Ел китапханәсе” исеменә лаек булды. Мәдәни чаралар үткәрү өчен сценарийлар язабыз, җырларга, скетчлар куярга да туры килә, — ди Илсөяр Фәрит кызы.

Рифат Киеков спорт һәм яшьләр сәясәте буенча белгеч булып эшли. Аның тырышлыгы белән үдиклеләр командасы гел алдынгылар сафында бара. Р.И. Киеков көрәш һәм чаңгы спорты буенча край күләмендә үткәрелгән ярышларда да актив катнаша һәм призлы урыннарга ирешә. Үдик җирлеге командасы соңгы ике елда округ спартакиадасында 2енче урын яулаган. Әйтергә кирәк, бу яхшы күрсәткеч. “Волейбол, чаңгы буенча да көчле без. Ярышлардан гел урын алып кайтабыз”, — диде Рифат Илфат улы.

— Коллективыбыз бердәм һәм дус, эшчәнлегебез күпкырлы. Без мәдәнияткә кагылган чаралар белән генә чикләнмибез, өмәләрдә катнашабыз, җирлектәге оешмалар белән бергәлектә эшлибез. Нинди генә фестиваль, я бәйге игълан ителмәсен, иҗади һәм һөнәри якын килеп башкарырга, яңа эш алымнары кулланырга тырышабыз.

Күпләр мәдәният хезмәткәре булу җиңел эш дип саныйлар – биисең дә, җырлыйсың гына. Әмма талантың булу һәм сәхнәдә үзеңне тота белү аз әле ул. Артистлыктан тыш син психолог та, педагог та булырга тиешсең, чөнки кешеләр арасында эшлисең. Сәләтлеләрне табарга, мәдәният йортына тарта белергә, ә аннары сәхнәдә эшләргә өйрәтергә кирәк. Бу гади генә бурыч түгел. Тамашачы бары тик бу чараларны тышкы яктан гына күрә, әзерләүдә күпме көч, хезмәт һәм тир түгелүе кадр артында кала. Шуңа карамастан, безнең өчен мәдәният йорты эш урыны гына түгел, безнең дөньябыз, яшәү рәвешебез дә ул. Хезмәтебездә иҗади сәләтне үстерү, гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәрне җанландыру, саклау, кәсеп-һөнәрләрне тергезү, яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә игътибар юнәлтәбез. Төрле түгәрәкләр алып барабыз, мәктәп укучылары өчен “Энҗе”, “Асылъяр”, “Гүзәлем”, “Күчтәнәч”, “Чәкчәк” җыр һәм бию түгәрәкләре бар. Өлкән яшьтәгеләр “Гөлсөяр” фольклор ансамбленә, “Сердәш” кул эшләре түгәрәгенә йөриләр. Алар бәйли һәм чигәләр, кәгазьдән төрле әйберләр ясыйлар. Сәламәт яшәү рәвешенә тартылып, скандинав йөрүе белән дә мавыгучылар бар. Гомумән, безнең мәдәният йорты көнозын гөрләп тора, хәтта гадәти һәм ял көннәрендә дә. Бильярд, теннис, шахмат, шашка уйнаучылар килә, тренажер залы эшли, барысы да түләүсез. Мәдәният йортында телевизор да бар. Күрсәткән ярдәмнәре, ремонт һәм төзекләндерү эшләре өчен Барда муниципаль округы һәм Үдик территориаль бүлеге җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез, — диләр хезмәткәрләр.

Үдик мәдәни-ял комплексының 3 структур бүлекчәсе бар: Тауавыл һәм Искир авыл клублары, Әрәмәавыл концерт мәйданчыгы. Хезмәткәрләр Газинур Мулланур улы Тугумов, Инсия Савет кызы Мөхсинова һәм Гөлнар Мәхмүт кызы Габдушева халыкның ялын файдалы һәм күңелле оештырырга тырышалар. Инсия Савет кызының мәдәният өлкәсенә эшкә килүенә 25 ел вакыт узган инде. “Бөтен бәйрәмнәр билгеләп үтелә, җылы эчтәлекле концертлар уздырыла, түгәрәкләр алып барыла. Рухи-мәдәни җәүһәрләрне саклап калуга әһәмият биреп, халыкның кызыксынуын һәм теләген күздә тотып эшлиләр”, — диде алар турында Гөлшат Мөсәгыйт кызы.

— Соңгы елларда онлайн рәвештә эшләргә өйрәндек, конкурсларда катнашабыз, онлайн концертлар үткәрәбез. Наил абый Искәндәров Г.Тукайның 115 еллыгына багышланган регионара конкурста катнашып лауреат исемен алуга иреште. Мәктәп укучысы Алмаз Латыпов Ф.Кудашева иҗатына багышланган җыр бәйгесендә 3 урын яулады. Яңа ел бәйрәмен икенче ел инде авылыбызның бик ямьле урынында – “Дуслык” паркында үткәрдек. Халыкка бик ошый. Даими спонсорларыбыз – авылдашларыбыз бертуган Гимадутдиновлар күп чараларны, сабантуйларны үткәрүдә булышлык күрсәтәләр. Сабантуй мәйданында сәхнә, шахмат уеннары уздыру урынында түбә эшләүне оештырдылар. Былтыр беренче тапкыр “тимер атлар”да узыш үткәрдек. Ярдәмнәре өчен Ильяс һәм Илсаф Гимадутдиновларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, — диде Гөлнара Виктор кызы.

— 2020 елда край “Үзсалым” программасы аша Тауавыл клубы алды төзекләндерелде. Быел анда шул ук программа кысаларында балалар мәйданчыгы эшләнәчәк, Әрәмәавыл һәм Искирдә төзекләндерү һәм ремонт эшләре дәвам итәчәк. Узган 2021 елда Әрәмәавыл концерт мәйданчыгы төзекләндерелде: түбәсе яңага алмаштырылды, плитәләрдән тротуар салынды. Шулай ук бу авылда яңа мемориаль обелиск төзелде. Быел Әрәмәавыл “Тол буйлары” фольклор коллективына милли костюмнар тектерү һәм “Кичке уен” фестивален үткәрүне күз алдында тотып, “Буыннар бәйләнеше аша нигезгә кайту” проекты язылды. Бөтен чараларыбыз агымдагы 2022 елда билгеләнүче Халык иҗаты һәм мәдәни мирас елына багышланачак, — ди директор Гөлшат Мөсәгыйт кызы.

Үдик авылында инде 22 ел буе дәвам иткән күркәм традиция бар икән — һәр ел 8 Март бәйрәмендә чыгарылыш класс укучылары һәм аларның ата-аналары концерт куя. Быел да матур бәйрәм оештырылган. Инде киләсе елдан аны үткәрү унынчы классларга йөкләнгән. Ә ноябрь аенда Әниләр көнендә һәр ел беренче класс укучылары концерт әзерли. Менә шундый күңелле традицияләр яши бу авылда. Җиңү көнендә мәктәп укучылары хәрби формаларда марш атлауда катнаша, бу матур гадәт тә бик озак еллар дәвам итә. Обелиск алдында узган бу тантананы күзәтергә халык күп килә. Җиңүнең юбилей елларында солдат боткасы пешерелә икән.

Сигез кешедән торган коллективка үз эшләренә бирелгән затлар тупланган. Халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүдән тыш, алар төрле проектларда уңышлы катнашалар. 2019 елда “Иң яхшы авыл мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме” юнәлеше буенча сайлап алу конкурсында Г.М. Ижбулатова җиңүче дипломына лаек булган. 2021 елда “ЛУКОЙЛ” социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында “Тарту үзәге” проекты белән “Экология” номинациясендә җиңеп “Мәхәббәт агачы” (“Дерево любви с элементами калины”) арт-объекты барлыкка килгән.

— Мәдәният хезмәткәрләрен һәм Барда округы мәдәният идарәсендә эшләүче белгечләрне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз. Сау-сәламәт булып, халыкны мәдәни агарту юнәлешендә армый-талмый эшләргә язсын, — диделәр алар әңгәмәбез ахырында. Әйе, сезгә киләчәктә дә сәнгатьтән тәм, тормыштан ямь табып яшәвегезне телибез, һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!

Роза Гыйззәтуллина. Ибраһим Тимганов фотосы. (2 фото, берсе коллективное, икенчесендә Рифат Киеков)


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *