Социалистик Хезмәт Герое, ике тапкыр Ленин ордены кавалеры, РСФСРныӊ атказанган врачы, Бөек Ватан сугышы ветераны Антонина Павловна Курочкинаныӊ тууына быел 100 ел тула. Гомерен hәм көчен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган бу изге шәхес исеме район hәм округ тарихына мәӊгегә язылган.
Әйе, бу чыннан да шулай, төбәгебездә А.П. Курочкина исемен белмәүчеләр юктыр ул. Аныӊ фидакарь хезмәт үрнәге олыларга да, яшьләргә дә билгеле. Үзәк район больницасы аныӊ исемен йөртә, бюсты булдырылды, аныӊ эше дәвам итә.
А.П. Курочкина 1922 елныӊ 25 июнендә Мари АССРныӊ Совет районындагы Яӊа Ургаш авылында туа. 1937-1940 елларда фельдшер-акушерлар әзерләүче медицина мәктәбендә укый hәм берникадәр шушы белгечлек буенча эшләргә өлгерә. Гитлерчылар Германиясе илебезгә hөҗүм иткәч, Антонина Павловна үзе теләп фронтка китә. 1941 елныӊ июленнән 1943 елныӊ ахырына кадәр хәрби фельдшер, носильùиклар взводы командиры буларак сугышта катнаша. 1945 елдан 1950 елныӊ августына кадәр Пермь медицина институтында укый. Аны уӊышлы тәмамлагач, безнеӊ Барда районына җибәрелә. Килү белән район сәламәтлек саклау мөдире, ә ел ярымнан районныӊ баш врачы итеп билгеләнә. Бу җаваплы эшләрне 29 ел дәвамында җитәкли.
Антонина Павловна 32 елдан күбрәк гомерен район халкыныӊ сәламәтлеген саклауга багышлый, эшендә ару-талуны белми, беренче чакыру белән тәүлекнеӊ теләсә кайсы вакытында кешеләргә ярдәмгә ашыга. Ул оста куллы хирург кына түгел, район медицина персоналын трахома шикелле авыр авыруларга каршы көрәшкә туплый белүче була. Вакыты кысан булуга карамастан, ул җәмәгать эшләрен алып баруда да актив катнаша. Күп тапкырлар район Советына депутат hәм башкарма комитет әгъзасы итеп сайлана. Сайлаучылар белән даими очрашып, медицина белемнәрен актив пропагандалый, эчкечелек hәм намуссызлыкка каршы аяусыз көрәш алып бара.
А.П. Курочкина район “Таӊ” газетасыныӊ штаттан тыш хәбәрчесе дә булып тора, аныӊ мәгънәле, халык өчен аӊлаешлы язмалары еш басыла. Мөмкинлектән файдаланып, газета архивында сакланган мәкаләләрен укучыларыбызга кабат тәкъдим итәчәкбез. Ничә еллар үтүгә карамастан, язмалар бүген дә актуальлеген югалтмаган.
Антонина Павловна чагыштырмача озак яшәми, аяусыз үлем аны арабыздан моннан 38 ел элек, 62 яшендә — 1984 елныӊ 16 апрелендә тартып ала. Бу язмабыз нәкъ шул уӊайдан әзерләнде дә инде.
Игътибарыгызга А.П. Курочкина белән бергә эшләүчеләр, аны якыннан белүчеләрнеӊ фикерләрен тәкъдим итәбез.
РСФСРныӊ атказанган врачы, “Сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе иясе Тәүфыйкҗан Галимҗан улы Тугумов:
— 1971 елда Пермь медицина институтын тәмамлап, Барда районы больницасына кайттым hәм 2012 елга кадәр эшләдем. Антонина Павловна баш врач иде. Ул универсаль врач булды, бөтен эш аныӊ кулында, тырышып, көчен биреп эшләде, хәтта төннәрен дә чакырталар иде. Башкача булмады, врачлар саны унлап кына иде. Мин 1972 елда аныӊ урынбасары итеп билгеләндем. Сугыштан соӊ трахома авыруын дәвалауда Курочкинаныӊ өлеше зур була, хатын-кызларны махсус укытып, районда утызлап трахоматоз пункт ачыла. Без кайтканда трахома авыруы беткән, тик шулай да контрольдә тотыла иде. Антонина Павловна кеше буларак та әйбәт булды. Ул кешелекле, аны яраталар иде, нинди генә очракта да: “Вакытым юк”, — дип әйтмәде. Аныӊ турында больницада эшләде hәм яшәде, дип әйтер идем. Әле бит ул елларда больницага йөкләнгән вазыйфалар күп булган: больницада эшләүчеләр авыруларны тукландыру өчен үзләре яшелчә үстергәннәр, дуӊгыз hәм ат караганнар. Машиналар булмаганлыктан, ашыгыч ярдәмгә ат белән йөргәннәр. Антонина Павловна турында юл өзеклегендә Каенавылда яшәүче хатын-кызга атка атланып барып ярдәм күрсәткән, дип тә ишеткәнем булды. Утын hәм суны да ат белән ташыганнар. Җитмешенче еллар башында больницада әле җылы су юк иде, мин килгәч кенә — якынча 1972 елларда үткәрелде. Коллективыбыз тату булды, эшебез алданрак төгәлләнсә, баш врачыбыз хезмәткәрләр белән аралашырга ярата, кайчагында җырлый да иде. Татарча аӊлый, азрак белә иде.
Районныӊ элеккеге баш врачы Сәлим Нәҗип улы Назин:
— А.П. Курочкина белән 1978 елныӊ язында таныштым. Барда районына эшкә кайтырга тәкъдим иткәч, килеп танышып киттем. Бардага кайтып, баш дәүләт санитар врачы булып урнашкач, район башкарма комитеты рәисе С.З.Абдалов чакырып, баш врач булырга тәкъдим ясады hәм 1979 елныӊ беренче апреленнән эшкә тотындым, 1990 елга кадәр эшләдем. Антонина Павловнаныӊ хезмәт тәҗрибәсе зур булганлыктан, киӊәшләшә идем. Ул бит врач-онколог, отоларинголог булып эшләде, гомумән, күпкырлы врач булды: хирург, невролог, педиатр, акушер-гинеколог та иде — берүзе 5-6 врачны алмаштырды. Шуӊа да карамастан, “Арыдым, авыруларны карый алмыйм”, — дип әйтмәде, үзен кызганмады. Авыл җирендә врач хезмәте җиӊел түгел. Утыз елдан артык врач булып эшләү, җаваплылык алып бару зур батырлык ул, геройлыкка тиӊ.
Барда үзәк больницасында 40 ел шәфкать туташы (медсестра) булып эшләгән Хаҗилә Вәсил кызы Юсуфкулова:
— Мин Бардада туып-үстем, 1937 елгы. Сигез класс тәмамлагач, Пермь медицина училиùесында укыдым, медицинаны яраттым. Башта Сараш больницасында эшләп алдым, аннан Бардага кайттым. Эшкә А.П. Курочкина үзе кабул итте. Больницада ике катлы агач корпуста эшләдем. Биек күтәрмәләрне көненә ничә менә hәм төшә идек, эшебез авыр булды. Сменабыз иртәнге сигездән кичке тугызынчы яртыга кадәр дәвам итте. Балалар бүлегендә озак эшләдем. Балаларныӊ хәле начарланса, венага укол ясарга Антонина Павловнаны чакырта идек. Бигрәк тә балаларныӊ венасын табуы авыр, аннан үзем өйрәндем. А.П. Курочкина хезмәткәрләрне нык тотты, тиешлесен сорады, эчкечелеккә бирелүчеләр, тәртипсезлекләр булмады. Гомумән, начар эшләмәдек. Аныӊ кемнедер әрләгәнен хәтерләмим, яхшылап аӊлата иде, чисталык, тәртип таләп итте. Миӊа: “Айда, Катюша, пошли!” – дип эндәшә иде. Антонина Павловна кебек врачлар бар микән, дип искә алам хәзер.
Үзәк район больницасыныӊ баш шәфкать туташы Әлфия Хөснулла кызы Кучумова:
— Барда больницасына эшкә Чайковский медицина училиùесын тәмамлап, 1980 елныӊ августында урнаштым. Сентябрьдән бала тудыру бүлегендә сменалар ала башладым, шул чорда Антонина Павловна белән таныштым, бергә эшләдек. Аны төннәрен дә чакырып ала идек, бер дә каршы килмәде, ярдәмгә йөгерә иде. А.П. Курочкина гаҗәеп врач булды, кешене ишетә hәм тыӊлый белә иде. Ул кешене аермады, җитәкчеме син, я булмаса санитаркамы – мөнәсәбәте бер үк иде. Бик игътибарлы, ярдәмен күрсәтмичә, киӊәшен бирмичә торып яныннан җибәрмәде. Үз эшен белеп, кабаланмыйча гына башкара иде. Антонина Павловнага хөрмәтебез зур, hәр ел Җиӊү көнендә каберен чистартабыз, карап торабыз, — диде ул.
Менә шундый җылы истәлекләр, хатирәләр яши халык күӊелендә. Ә халык хөрмәте олы мәгънәгә ия ул. А.П. Курочкинага багышланган язмаларыбыз әле дәвам итә. Киләсен Җиӊү бәйрәме санында укый алырсыз, ул Антонина Павловнаны фронтовик буларак чагылдырыр.
Роза Гыйззәтуллина.