Хәлне контрольдә тотарга

Озын салкын кыштан соӊ hәрберебез язны, аяз, кояшлы көннәрне түземсезлек белән көтә дип уйлыйм. Әмма көннәр җылыну белән без –машина йөртүчеләр hәм җәяүлеләр кар катламыннан чистарган юллар торышына гаҗәпләнәбез. Кыш буена асфальт өслеге бозыла, кар-боз астында яшеренгән зур hәм кечкенә чокырлар, ярыклар барлыкка килә. Танышларымныӊ күбесе юлларныӊ торышына зарлана, шуӊа күрә “Пермь крае Барда муниципаль округы торак-коммуналь хуҗалык hәм төзекләндерү” МКУсы җитәкчесе Э.М.Нурсубинга “тормыш артерияләребез” торышы hәм юлларны карап тоту мәсьәләләренеӊ ничек хәл ителүен белү өчен мөрәҗәгать итәргә булдым.

— Эльвир Мөхәмәтгалиевич, язын юлларныӊ мактанырлык булмавы беркемгә дә сер түгел, хәтта асфальт та кырыс Рәсәй hава шартларына бирешә. hава торышыннан тыш, асфальт сыйфатына тагын нәрсәләр тискәре йогынты ясый hәм аны хәл итү өчен нәрсә эшләнә?

— Чыннан да, язгы чорда иӊ мөhим бурычларныӊ берсе – юлларны норматив хәлгә китерү. Асфальт катламы төрле факторлар аркасында бозыла: транспорт күплеге, су, боз, химикатлар тәэсире, еш температура сикерүе. Округ администрациясе ягыннан шактый эш башкарыла. Беренчедән, подрядчы оешмаларныӊ эше контрольдә тотыла, бу оешмалар үз чиратында юл катламын тиз арада киптерү өчен канаулар ача, траншеялар ясый, ташлы юллардагы колеяларны, чокырларны бетерү максатыннан грейдерлау, асфальт юлларда экспресс ремонт үткәрелә. Икенчедән, округ администрациясе юлларны саклап калу өчен җирле әhәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буенча транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләүне кертә, подрядчы оешмалар шулай ук “Массаны чикләү”, “Транспорт чарасы күчәренә туры килә торган массаны чикләү” hәм өстәмә мәгълүматлы башка билгеләр урнаштыра.

— Асфальт катламын экспресс ремонтлау нәрсә дигән сүз ул?

— Әгәр гади генә әйтсәк, экспресс ремонт – ул чокыр ремонты. Ул язын, асфальт ачылгач ук үткәрелә, ә эшнеӊ нәтиҗәсе кыска вакытка исәпләнгән, ягъни капиталь ремонт үткәрү мөмкинлеге барлыкка килгәнче, ә бу бары тик асфальт-бетон заводларын эшләтеп җибәрү белән генә мөмкин. Гадәттә, алар 15 апрельдән соӊ эшли башлый. Бу вакытка кадәр юлны тиешле хәлдә тотарга экспресс ремонт ярдәм итә. Экспресс ремонтныӊ берничә технологиясе бар. Безнеӊ округта чокырларга вак асфальт ташын салып, аны таптатып тыгызлау кулланыла.

— Экспресс ремонт округныӊ кайсы торак пунктлары юлларында башкарылды?

— Подряд оешмалары экспресс ремонтны юлларны карап тоту кысаларында салынган средстволарга үткәрәләр. Бүгенге көндә әлеге ремонт эшләре төре муниципалитетныӊ асфальт түшәлгән hәм ремонтка ихтыяҗ булган барлык юлларында да башкарылды, дип ышанып әйтә алам. Әмма бу әлеге юлларга хезмәт күрсәтү тәмамланган дигән сүз түгел. Чокырлар барлыкка килгән саен экспресс ремонт яӊадан үткәреләчәк. Мәсәлән, аеруча катлаулы урыннарныӊ берсе – Бардада “Лукойл” заправкасы янында Ленин урамы участогы. Биредә асфальт дымлы hәм күп транспорт йөреше күзәтелә. Бу сезон эчендә монда инде өченче тапкыр экспресс ремонт башкарылды, әлеге участокта чокырларны капиталь ремонтлау бераз соӊрак башкарылачак.

— Округныӊ кайбер авыллары аша төбәк әhәмиятендәге “Барда-Куеда” автомобиль юлы уза. Бу участокта подрядчы кем hәм аныӊ белән мөнәсәбәтләр ничек корылган?

— Әлеге юлга “Дорос” ОООсы Оса юл участогы подрядчы оешмасы хезмәт күрсәтә (җит.Р.Г.Иткинов). Подрядчы Пермь крае Транспорт министрлыгы белән килешү төзүгә карамастан, “Дорос” ОООсы hәм Барда округы администрациясе арасында элемтә җайга салынган, hәм территориябездә предприятие эшчәнлеге җирле җитәкчелекнеӊ ныклы күзәтүе астында алып барыла. Подрядчы барлык проблемалы участоклар турында хәбәрдар, ә без булган җитешсезлекләрнеӊ нинди срокларда төзәтеләчәген беләбез.

— Бардада булып, сез, мәсәлән, Федорки яки Кармандагы юллар торышы турында каян беләсез?

— Барда округы безнеӊ өчен бердәм объект булып тора hәм юлныӊ кайда узуы – район үзәгендәме яки ерак торак пункттамы – мөhим түгел. Без бөтен юл челтәре өчен җаваплы. “Пермь крае Барда муниципаль округы торак-коммуналь хуҗалык hәм төзекләндерү” МКУсы белгечләре тарафыннан юллар мониторингы көн саен алып барыла. Заманча мессенджерлар ярдәмендә тәүлек буе диярлек подрядчы оешмалар, бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте (ЕДДС), территориаль бүлекләр начальниклары арасында юлныӊ нинди хәлдә булуы, нинди эш алып барылуы яки планлаштырылуы турында мәгълүматлар тиз алмашына. Белгечләр проблемалы участокларга эш көннәрендә дә, ял көннәрендә дә кыска вакыт эчендә чыгалар. Подрядчыны җәлеп итеп, юлдагы хәлне төзәтү мәсьәләсе хәл ителә. Муниципалитет территориясендә асфальт җәелгән юлларда хезмәт күрсәтүче подрядчылар: 19нчы ПМК (җитәкчесе Г.Г. Халитов), “Стройпром” (җит. Т.А. Монасыйпов), “Пермгазсервис” (җит. М.Н. Ибраhимов) ОООлары, “Барда” торак-коммуналь хуҗалыгы МУПы (җит. И.Г.Газизов) hәм шәхси эшмәкәр А.Ф. Мәҗитов.

— Округ халкына нинди теләкләрегез булыр?

— Форсаттан файдаланып, муниципалитет халкына мөрәҗәгать итәсе килә. Машина йөртүчеләр hәм җәяүлеләр, бер-берегезгә хөрмәт белән карагыз. Транспорт руле артында булганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен hәм тизлекне саклагыз. Юллар белән бәйле хәлгә килгәндә, барыгыздан да бу хәлгә аӊлап каравыгызны сорыйм, чөнки аларны кар эрегәннән соӊ норматив халәткә китерү өчен вакыт кирәк, бу бер мизгел эчендә башкарыла торган эш түгел. Салкыннар, су, боз, шулай ук кышкы чорда юллардагы бозлавыкка каршы салынучы тоз hәм төрле химикатларга бай материал асфальт катламын боза. Без боларныӊ барысын да күрәбез, беләбез hәм хәлне контрольдә тотабыз.

— Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Интервьюны Венера Шәрәфетдинова алды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *