Чүпне кая илтергә?

Билгеле булганча, 15 апрельдә территориябездә округ башлыгы Х.Г. Алапанов, округ Думасы депутатлары, край hәм федераль башкарма хакимият органнарыныӊ учреждениеләре, предприятиеләре hәм структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында халык белән мәгълүмати очрашулар башланды. Әлеге очрашулар барышында катнашучылар өмәләр вакытында җыелган чүпне кая илтергә hәм зур габаритлы, төзелеш калдыкларын ничек утильләштерергә дигән сорау бирәләр.

Халыкка Барда авылы, Химиков урамы, 5 “в” адресы буенча сәнәгать hәм төзелеш калдыкларын сортировкалау элементлары белән вакытлыча урнаштыру өчен мәйданчык ачылуы турында хәбәр итәбез. Биредә зур габаритлы, төзелеш hәм көнкүреш чүп-чары да кабул ителә. Мәйданчыкныӊ эш режимы: көн саен 9дан 18 сәгатькә кадәр (төшке ашсыз hәм ялларсыз). Кабул итү бәясе: 1 куб. метр өчен 400 сумга кадәр (сортларга бүленгән чүп түләүсез кабул ителә).

Моннан тыш, халык сәнәгать hәм төзелеш калдыкларын Оса (Светлый бистәсе) hәм Чернушка (“Чернушка-Куеда” автоюлыннан 5 км ераклыкта көнбатышта) шәhәрләрендә урнашкан полигоннарга чыгара ала. Барлык сораулар hәм тәкъдимнәр буенча “ГЕОПЛЮС” ОООсына 8 (34292) 2-00-46 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Өмәләргә килгәндә, монда чүп-чарныӊ төп өлешен яфраклар тәшкил итә, алар, гадәттә, компост чокырларына туплана. Яна торган чүп-чар җыелган очракта, аны мичкәләрдә генә яндырырга мөмкин. Ә көнкүреш чүп-чары барлык билгеле кагыйдәләр буенча утильләштерелә.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *