Әле тагын да күбрәк эшлисе бар

12 апрельдә С.Н.Назин рәислегендә “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге“ җәмәгать оешмасы президиумыныӊ чираттагы утырышы уздырылды. Анда Бөтендөнья татар конгрессыныӊ (ВКТ) VIII съездына әзерлек, татар халкыныӊ бөек шагыйре Г.Тукайныӊ тууына багышланган чаралар оештыру hәм үткәрү, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ 30 еллыгына багышланган “Ягъфәр укулары“ китабын әзерләү, “Ак калфак“ Бөтендөнья татар хатын-кызлар җәмәгать оешмасы делегациясенеӊ Барда округына килүе hәм башка мәсьәләләр каралды.

Сәлим Нәҗип улы сүзләренчә, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ VIII съезды 3 августка планлаштырылган, ул Казан шәhәрендә узачак. Пермь краеннан делегация составына керәчәк Барда округыннан берничә кандидатура: округ башлыгы Х.Г.Алапанов, “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге“ җәмәгать оешмасы рәисе С.Н.Назин, “Таӊ“ газетасыныӊ баш мөхәррире Э.Ш.Уразов, “Тол буйлары“ җирле телерадиотапшырулар директоры Җ.С.Габделхакова hәм Барда районындагы “Ак калфак“ җәмәгать оешмасы рәисе Н.Г.Исмәгыйлова тәкъдим ителде, алар президиум әгъзалары тарафыннан хупланды.

— Габдулла Тукай 1886 елныӊ 26 апрелендә, 136 ел элек туган. Әлеге истәлекле датага багышланган чаралар арасында укучылар өчен “Тукай“ урыннары буенча виртуаль сәяхәт, шагыйрьнеӊ шәҗәрәсенә, тормышына hәм иҗатына багышланган дәресләр, аныӊ турында документаль фильм күрсәтү, Тукай әкиятләре белән танышу планлаштырылган. Шулай ук бу тантаналы чаралар кысаларында “Тукайны укыйбыз“ беренче муниципаль шигырь укучылар конкурсы да узачак, ул мәгариф идарәсе тарафыннан җәмәгать оешмасы катнашында оештырылачак. Моннан тыш, Габдулла Тукай әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән “Театр язы“ конкурсыныӊ муниципаль этабы hәм башка чаралар, китап күргәзмәләре, экспозицияләр, күзәтүләр узачак, — дип сөйләде Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясе директоры Г.Р.Ибраhимова hәм Башкортостан Республикасы Мәгариф hәм фән министрлыгы инициативасы буенча 9 апрельдә гимназия базасында үткәрелгән “Белем“ төбәкара мәгариф фестиваленә тукталды.

Аннары Нурия Габдрахман кызы Исмәгыйлова hәм Идият Мокыйм улы Әширов чыгыш ясадылар. Аларныӊ мәгълүматы буенча, быелгы край “IX Ягъфәр укулары“ hәрвакыттагыча күп санлы конкурсантлар – 110 кеше катнашында узган. Иӊ яшь катнашучыга нибары өч, иӊ өлкәненә 86 яшь булган. “Ягъфәр укулары“ китабына галимнәр, язучылар hәм Рәшит Фәйзрахман улыныӊ дуслары фотосурәтләре hәм истәлекләре керәчәк. Шулай ук Н.Г.Исмәгыйлова “Ак калфак“ Бөтендөнья татар хатын-кызлары җәмәгать оешмасыныӊ Барда округына булачак сәфәренә тукталды: “Әлеге чара май аена планлаштырылды. Татарстан Республикасыннан hәм бөтен Пермь краеннан кунаклар килүе көтелә. Хәзерге вакытта чаралар әзерләү, территориябез буенча маршрутлар төзү бара, кунаклар Үдик, Каенавыл, Төнгүк hәм Барда авылларында булачак“.

Президиум утырышы Барда районы туган якны өйрәнү музее лектор-экскурсоводы Гүзәл Таhирова чыгышы белән тәмамланды. Ул “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге“ җәмәгать оешмасыныӊ сайтын hәм “ВКонтакте“ социаль челтәрендәге Үзәк сәхифәләрен бизәү hәм тутыру буенча эшләрнеӊ торышы турында сөйләде.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *