Янгын кроссфиты – көч hәм чыдамлык үрнәге

hәр теләгән кеше янгын сүндерүче була алмый. Бу эш өчен физик яктан көчле булырга гына түгел, чын-чынлап ныклы характерга да ия булырга кирәк. 15 апрельдә Барданыӊ базар мәйданында бу игелекле hөнәр ияләре ихтыяр, рух көче белән көч сынаштылар, янгын сүндерүчеләрнеӊ нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Бу көнне 22нче янгын сүндерү hәм коткару отрядыныӊ 11 командасы, шулай ук ФПСныӊ 6 отряды (килешү буенча эшләүче) катнашында янгын кроссфиты буенча гарнизон ярышлары уздырылды.

Янгын кроссфиты” – җиӊел атлетика буенча тизлеккә башкарыла торган катлаулы күнегүләр комплексы ул. Бу спорт төре чагыштырмача яӊа, ул 1995 елда чит илдә барлыкка килгән hәм бары тик янгын сүндерүчеләр, полиция хезмәткәрләрен hәм хәрби көчләр әзерләү өчен генә кулланылган. Әмма кыска гына вакыт эчендә әлеге юнәлеш бик зур популярлык казанды hәм төрле илләрне колачлады. Рәсәйдә кроссфит буенча беренче чемпионат 2012 елда Мәскәүдә үткәрелгән иде.

Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Пермь крае буенча баш идарәсенеӊ 22нче янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы урынбасары Руслан Рафис улы Яруллин командаларны тәкъдим итте, куркынычсызлык техникасы, каршылыклар полосасы, штраф балларын исәпләү системасы hәм башка мәгълүмат белән таныштырды. Аннан соӊ ярышлар башланды. Берничә сәгать дәвамында янгын сүндерүчеләр авыр автомобиль шиннарын ташыдылар, аларга кувалдалар белән суктылар, өслектән этелделәр, герләр күтәрделәр… Болар барысы да чын янгын экипировкасы hәм янгын җиhазлары белән катлауландырылды, чөнки ярышлар “хәрби” әзерлек режимында узды.

Чернушка янгын сүндерү hәм коткару гарнизоны начальнигы Владимир Алексеевич Крупин “янгын кроссфиты”ныӊ ел саен 30 апрельдә бәйрәм ителүче Янгын сагы көне алдыннан үткәрелүен билгеләп үтте: “Бу ярышлар инде традициягә әверелде. Алар чын профессиональ осталык смотр-конкурсы булып торалар, аӊа командалар ел дәвамында әзерләнә. Ярышлар барышында без шәхси составныӊ психологик, физик әзерлеген күрәбез. Шулай ук бу чаралар янгын сүндерүчеләргә бер-берсе белән якынрак танышу, аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек булып тора”.

87нче ПСЧ командасыннан этапларныӊ берсен бүлек начальнигы Альвер Зөфәр улы Мансуров үтте. Эстафетадан соӊ ул үзенеӊ тәэсирләре белән уртаклашты: “Безнеӊ гарнизон буенча әлеге ярышлар инде өченче тапкыр уза, ике ел рәттән алар Чернушкада булды. Аларда безнеӊ янгын сүндерү hәм коткару бүлеге дә катнашты. 15 командадан ике тапкыр өченче булдык. Бүген җиӊү яуларбыз дип уйлыйм. Сынау узган алты команда арасында нәтиҗәбез әлегә иӊ яхшысы. Кубок Бардада калачак, дип ышанам. “Янгын кроссфиты” безгә бик ошый – бу hөнәри спорт төребез, анда иӊ катлаулысы булып барлык кагыйдәләрне үтәү тора”.

Җитди әзерлек hәм көрәш рухы командабызны сынатмады, җиӊүченеӊ күчмә кубогы 4.17 минут нәтиҗә күрсәткән 87нче янгын сүндерү hәм коткару бүлегенә (Барда авылы) тапшырылды. Икенче урынны 4.35 минут нәтиҗә белән 52нче ПСЧ (Чернушка) яулады, өченче урында 5.08 минут нәтиҗә күрсәткән 86нчы ПСЧ (Чернушка) командасы.

Венера Шәрәфетдинова.

Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *