Мәктәп булачак

Билгеле булганча, бу көннәрдә Төнгүктә зур төзелеш бара – мәктәп бинасы күтәрелә. Җирле халык, кечкенәсеннән алып зурысына кадәр, яӊа мәктәп ишекләренеӊ ачылу hәм балаларныӊ шау-гөр килеп, яӊа классларга ашкыну мизгелен түземсезлек белән көтә.

Округ башлыгы Х.Г. Алапанов күрсәтмәсе буенча округ администрациясе белгечләре территориядә төзелүче hәм ремонтланучы барлык объектларны атна саен тикшереп тора. 27 апрельдә капиталь төзелеш идарәсе начальнигы А.Х. Сарбаева hәм “Барда округы торак-коммуналь хуҗалык hәм төзекләндерү” МКУсы җитәкчесе Э.М. Нурсубин чираттагы тапкыр мәктәп төзелешендә булдылар. Безне төзелеш участогы начальнигы А.Н.Маткин каршы алды. Ул эшнеӊ график буенча баруын билгеләп үтте. Бүгенге көндә түшәмәләрне, ригельләрне монтажлау бара.

— Эшчәнлегебездә кыенлыклар юк, хәзерге вакытта кран китерелүен көтәбез. Әлеге техника белән төзелеш тагын да тизрәк барачак. Объектта Пермьдән килгән эшчеләр генә түгел, җирле белгечләр дә эшли. Край башкаласыннан биш монтажчыны җәлеп итсәк, барлык бетончылар бригадасы Барда округыннан. Ике телдә сөйләшү проблемасы юк, бер-беребез белән аӊлап эшлибез, — дип билгеләп үтте Андрей Николаевич.

Альмира Хатмулла кызы сүзләренчә, бу ел ахырына кадәр мәктәп бинасы төзелеше тәмамланачак, шулай ук җәен биредә территорияне төзекләндерү эшләре башкарылачак, физкультура-спорт зонасы, территория эчендә асфальт юллар hәм тротуарлар, резин өслекле хәрәкәтле уеннар өчен мәйданчыклар белән ял итү зоналары, чүп контейнерлары өчен мәйданчыклар h.б. булдырылачак.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *