Өч көнлек өйрәнүләр

12-14 апрельдә Барда округында Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелегендә команда-штаб өйрәнүләре уздырылды. Беренче көнне Барданыӊ базар мәйданында округ территориясендә гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә җәлеп ителүче көчләр hәм чаралар, ягъни янгын сагы, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтләре, газ хуҗалыгы, шулай ук юл тармагы предприятиеләре h.б. төзелеше каралды.

Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы hәм мобилизация эшләре бүлеге начальнигы И.М. Кучуков сүзләренчә, көчләрне hәм чараларны төзүнеӊ төп максаты – аларныӊ гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә әзерлеген тикшерү. “Өч көнлек өйрәнүләр барышында табигый янгыннар нәтиҗәсендә барлыкка килгән гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү, торак пунктларны саклау, шулай ук язгы ташуны авариясез үткәрү буенча мөhим мәсьәләләр каралачак. Практик эшләр бу юлы үткәрелмәячәк, әмма май аенда гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү hәм бетерү өлкәсендә Барда муниципаль округыныӊ төп чаралар планы нигезендә, булган көчләрне җәлеп итеп, урман янгынын сүндерү буенча штаб өйрәнүләре үткәреләчәген билгеләп үтәм. Бүгенге чара нәтиҗәләре буенча көчләр hәм чаралар тулы күләмдә тупланган дип саныйм, алар гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә әзер”, — диде Илдар Мәлик улы. Шулай ук ул көчләрне hәм чараларны тикшерүдән тыш, өйрәнүләрдә катнашучыларныӊ гадәттән тыш хәл булган очракта көч hәм чараларны планлаштыру hәм карарлар кабул итү мәсьәләләрен дә карап үтүләрен билгеләде.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *