Яӊа җиӊүләребез

Агымдагы елныӊ апрель аенда “Дуслык” халык үрнәк биюе ансамбле ике конкурста катнашты.

17 апрельдә “Мин танылган!” Бөтенрәсәй ачык талантлар конкурсында “Малайлар гына димәгез!” татар биюе белән кече составка уӊыш елмайды. Жюриныӊ hәр әгъзасы иӊ югары “9” бәясен бирде. Иӊ күп 45 балл җыеп, нәниләребез I дәрәҗә лауреат булдылар. Ансамбльнеӊ уртанчы составы, 43 балл җыеп, II дәрәҗә лауреат булуга иреште.

24 апрельдә алар “Star FRIENDS” Халыкара иҗат конкурс-фестивалендә тамашачыларны hәм жюрины яулауларын дәвам иттеләр hәм янә бүләккә лаек булдылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча ике состав та I дәрәҗә лауреат дип танылды hәм Сочида узачак “SunnyTime FEST” Халыкара иҗат конкурс-фестивалендә катнашу өчен 10000 hәм 20000 сумлык сертификатлар алдылар.

Дуслыклыларны беренче яӊа җиӊүләре белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә иҗади уӊышлар hәм җиӊүләр телибез.

Э.Н.Мәүлитовка репетицияләр үткәрү өчен сәхнә тәкъдим итүе hәм яраткан әти-әниләребезгә конкурсларда катнашуда hәм сәфәрләрне оештыруда даими ярдәм итүләре өчен чын күӊелдән рәхмәт белдерәбез. Сезгә сәламәтлек hәм иминлек телибез.

Гүзәл НУРИХАНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *